Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

Дамир Самерханов: "Тамашачы театрга йөрми башлады"


"Бер картлыкта, бер яшьлектә" комедиясеннән күренеш

"Бер картлыкта, бер яшьлектә" комедиясеннән күренеш

Бу көннәрдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 80 еллык юбилеен билгели. Бүген театр ничек яши, нинди проблемаларны хәл итәргә туры килә, иҗат дәверендә нинди уңышларга ирешә алган һәм алга нинди планнар кора – әлегеләр хакында Азатлык баш режиссер Дамир Самерханов белән сөйләште.

– Дамир әфәнде, театрыгыз 80 еллык юбилеен билгели. Минзәлә театры бүген ничек яши, аны нәрсә борчый, нинди проблемнар бар?

– Әле генә Мәскәүдә Русия театр әһелләре форумы үтте, шунда бәләкәй шәһәрләрдә эшләп ятучы театрлар зарлана башлады. Кемдер безнең шәһәр халкы 50 меңнән артмый, кайсылары 60 мең тирәсе дип зарлана. Ә мин сөйли башлагач, барысы шаккатты.

"Безнең театр 1936 елдан бирле бертуктаусыз эшләп килә һәм шәһәребез халкы нибары 17 мең генә", дип әйттем. Бөтенесе аптырап калды. Сез ничек яшисез, ничек план тутырасыз, ничек кеше җыясыз, ничек спектакльләр чыгарасыз, диләр. Бу аларның башларына сыймаслык хәл булды. Тырышабыз дидем.

Чыннан да, без театрның данын төшермәскә тырышабыз. Минзәлә театрын бөтен җирдә беләләр. Халыкта элек-электән килгән сүз дә бар: "Ике театрны – Минзәлә театры белән Академия (Камал) театрын беләбез, шулай да Минзәлә театрын яратабыз", диләр. Чөнки Минзәлә театры электән үк һәрбер авылга, һәр район үзәгенә килә иде. Кеше белән күзгә-күз аралашып, спектакльләр күрсәтеп торды, спектакльләр гомер-гомергә халыкчан булды.

Без үзебезгә яңа буын тамашачысын үстерәбез, һәм ул буын безгә рәхмәтле булып, безнең башка спектакльләргә дә киләләр. Мәсәлән, "Сөннәтче бабай"ны мәктәпләргә күрсәткән идек, ул балалар инде хәзер безнең башка репертуарга килә башлады. Менә шундый буыннан-буынга традиция бара.

"Бер картлыкта, бер яшьлектә" комедиясеннән күренеш

"Бер картлыкта, бер яшьлектә" комедиясеннән күренеш

Әмма проблемнар бар әлбәттә. Иң беренче проблем – ул тамашачы. Авылда да, шәһәрдә дә тамашачы спектакльгә йөрми башлады. Кайтып телевизор, компьютер ачалар, спектакльгә килмиләр. Кешене өеннән чыгару кыен хәзер. Ә чынлыкта килгән кеше канәгать булып китә, "ошамады, акчаны кайтарыгыз" дип әйтүче юк. Киресенчә, безне [өйдән - ред.] чыгаруыгызга рәхмәт дип әйтәләр гадәттә. Барган җиребездә дә рәхмәтләр ишетәбез. Әмма спектакльгә китертү – кыен.

– Бу халыкның иренүе белән бәйлеме, тамашачының зәвыгы төштеме?

– Иренү дә түгел, зәвык та түгел. Мәсәлән, өлкән артистлар сөйләвенчә, элек театр бер авылда бөтен тамашачы да карый алсын өчен икешәр-өчәр көн спектакль куеп яткан.

Ул вакытта театр тамашачыга ниндидер яңалык алып килә иде, спектакль аша ниндидер яңа әйбер белә иде. Театр "яңа мәдәни код" ача иде. Без дә бит инде, мәсәлән, абый Мәскәүдән килсә, аннан яңа әйберләр – музыка, мода һәм башкалар турында белә идек. Театрның да шундый вазифасы бар иде. Хәзер интернет, телевидение бар, театрның андый функциясе юкка чыкты. Театр үзенең чиста миссиясе белән генә калды – яраткан кеше килә, битараф кеше читтә кала.

Ләкин ни генә булмасын, безнең максат – театр яратучыларны, битараф булмаган кешеләр санын арттыру. Реклам, газеталар аша мәгълүмат тарату, хәтта гап-гади "сарафан радиосы" аша шул эш белән шөгыльләнәбез.

– Авылларга гастрольләр белән чыгасызмы?

– Йөрибез. Авылларда тамашачының реакциясен карыйбыз. Мәсәлән, "Ташкын" спектаклен күрсәткән идек. Авылда халык елый-елый карый, рәхмәт әйтеп, торып кул чаба. Шул ук спектакль белән Чиләбедә үткән халыкара фестивальгә киттек. Залда гел урыслар гына иде. Тәрҗемә юк. “Ташкын” бик авыр спектакль – пышылдап кына сөйләшәләр, атмосферасы үзгәрми, сәхнәдә хәрәкәт аз. Бер 10-15 минуттан соң кеше торып чыгып китә башлар, дим. 15 минут уза, ярты сәгать, болар йоклап киткәндер дим. Пәрдәне ачып карасам, урыс тамашачы елап утыра икән.

"Остазбикә" әсәреннән күренеш

"Остазбикә" әсәреннән күренеш

Әгәр дә яхшы спектакль булса, ул барлык тамашачының да йөрәгенә үтеп керә ала. Авыл, шәһәр, татар, урыс – барыбер. Шул ук спектакль белән без Төркмәнстанга бардык. Төркмән теле белән татар теле аерыла, алар безнең бер сүзне дә аңламый. Ләкин азакта безгә сүз әйтергә ирек бирмичә ярты сәгать буе рәхмәт әйтеп, басып торып кул чаптылар. Шуңа кеше ничек кабул иткәнен белер өчен, аңлар өчен мин авылларга йөрим.

– Яшь артистлар кайтамы, кадрлар белән проблем юкмы?

– Кадрлар – ул тагын бер проблема. Аларны җәлеп итәр өчен торак проблемын хәл итү кирәк. Артистларга яшәү урыны табу, аларга тормыш итү шартлары тудыру проблемы тора.

– Бу мәсьәләдә район хакимияте булышамы?

– Кануннар үзгәрә тора. Элек эштән бирелгән, муниципаль торак бар иде. Хәзер алар бөтенесе юкка чыкты. Хәзер шәһәр эшләгән өчен фатир бирә алмый, хәзер ул мөмкинлек юк. Ул заманалар үтте.

Шуңа күрә без район хәкимияте белән бергә чара таптык, торакны арендага алу програмы дип атала ул. Яшьләрне шул програмга кертергә тырышабыз. Мәсәлән, киләсе елда Минзәләдә күпфатирлы йорт төзелергә планлаштырыла, шуның берничә фатирына без яшь артистларны урнаштырырга тырышачакбыз.

– Артистлар ул аренданы үзе түләп торырга тиеш булалар инде?

– Әйе, шунысы кыен – бу аренда була. Фатир "Госжилфонд" милке була, яшьләр аны арендага гына алалар булып чыга. Һәрхәлдә кеше өстендә торуга караганда бу отышлырак булырга тиеш дип саныйбыз.

"Остазбикә" әсәреннән күренеш

"Остазбикә" әсәреннән күренеш

Төп проблем – яшьләр, яшь артистлар. Бер артистыбызны мисал итеп китерәсем килә, ул башта Казаннан безгә килергә теләмәде, әмма аңа Казанда да театрларда үзенә урын табу кыен булды. Мин аны үзебезгә чакырдым. Килде, бездә эшләп танылды, "Тантана” бүләгенә дә лаек булды. Хәзер ул театрыбызның яшьләре арасында үзәк бер кеше. Ильяс Закиров дигән егет ул. Бер дигән артист, искиткеч яхшы кеше, оештыручы. Хәзер ул режиссерның уң кулы, коллективның яшьләр арасында иң "җиләге" булып тора. Казанда урын таба алмаса да, монда кирәклеге чыкты.

– Режиссерлар, пьесалар белән кыенлык туамы?

– Анысы аерым бер проблем. Гомумән, татар драматургиясендә элек-электән пьесалар булмау белән интектеләр. Совет заманасын искә төшерәләр дә, имеш, элек пьесалар күп иде, хәзер генә юк диләр. Элек тә юк иде. Мәсәлән, безнең театрны оештыручы Сабир абый ун кешене өенә чакырып, ашатып, эчертеп, аларга темалар бирә иде. Алар шул темаларга пьесалар яза башладылар. Араларында Туфан ага Миңнуллин да булган. Сабир абыйдан бөтенесе көлгән, нигә кирәк бу сиңа, күпме расход тотасың дигәннәр. Сабир абый: "Шул ун пьесадан берсе булса да сәхнәгә менәрлек чыкса, хәтта чимал хәлендә булса да, ул минем бөтен чыгымнарны каплый, театрга яңалык китерә, яңа сулыш кертәчәк дигән.

Юныс Әминовны Минзәлә авторы дип әйтәләр. Беренче адымнарын коллектив эчендә ясады, коллектив аңа киңәшләрен бирде, пьесалары китергән дан шөһрәтнең нигезен Юныс абый бездә алды.

"Өзелгән йөзем" мелодрамасы

"Өзелгән йөзем" мелодрамасы

Беренчедән, хәзер пьесалар язучы яшьләр юк. Күбесенчә егерме битлек эскиз, этюд язалар. Элекке кебек зур, 60-100 битлек әсәрләр юк бит хәзер. Сәбәбен белмим каян эзләргә.

– Татар мәктәпләрен тәмамлаучылар аз булгангадыр бәлки?

– Мәктәп татарча булмаудан... Әмма Мансур Гыйләҗев татарча яза бит. Шәһәрнең урыс мәктәбендә укыган дип беләм мин аны. Анда гына хикмәт түгел. Драматургия, театр халыктан аерылган дип әйтим микән. Пропаганда юк микән. Ниндидер аерылу китте.

– Ул татарларга гына хасмы, бөтен ил буйлап шундый хәлме?

– Бу татарга гына хас түгел, ил буенча шулай. Бөтен җирдә пьесалар юк бит хәзер. Русиядә дә шулай. Әллә никадәр бәйгеләр оештыралар, 50шәр пьеса килә, шулар арасыннан бары бер-икесе сәхнәгә куярлык килеп чыга. Пьесаларга кытлык электән дә булды ул.

– Кеше йөрми, дисез. Заллар туламы? Тамашачы нәрсәгә күбрәк йөри – драмагамы, комедиягәме?

– Мәсәлән, бер районга барабыз. Администратор кулында ике афиша – "Мулла" драмасы һәм Әхәт Гаффарның "Бер картлыкта, бер яшьлектә” комедиясе. Керүгә үк: “Ууу, бездә драма болай да күп, телевизордан да драма, бөтен җирдә драма, безгә комедия кирәк", диләр. Комедиягә тамашачыны оештыру җиңелрәк, драмага кешене китерү кыен. Тик драманы караган кеше ныграк тәэсирләр ала, ярый килгәнбез әле, рәхмәт дип кайтып китәләр. Берсенең дә: "Безгә ошамады, нигә килдек икән", дигәне юк.

– Вакытында сез "Мөһаҗирләр"не куйган идегез, ул зур бер вакыйга булды, эпик әсәр. Тагын шундый күләмле әйбер куярга планлаштырмыйсызмы?

– Һәрбер әсәр үз заманасына туры килергә тиеш. "Мөһаҗирләр"гә кадәр "Яр”, "Остазбикә" булды. "Яр"ны Чаллы театры режиссеры Фаил Ибраһимов куйды, бик уңышлы барды ул. "Остазбикә"не Ренат Әюпов үзе куйды. Бик уңышлы барды. Аннары "Сөннәтче бабай", аннары гына "Мөһаҗирләр" чыкты. Ул бит тик торганда килеп чыкмады. Аңа хәтле үк зур әсәрләр булды. Тамашачы яратты, аңа тансык булды, бу әсәрләрне кабул итте.

"Мөһаҗирләр" әсәреннән күренеш

"Мөһаҗирләр" әсәреннән күренеш

Хәзерге заманда безгә андый зур эпопеяга алынырга коллективның да көче элеккечә түгел, зур остазларның кайсы пенсиягә чыкты, кем вафат булды. Колективтан да тора ул. Элек өлкәннәр бар иде – Фәиз абый, Илүсә апалар эшләгән чакта эшләнгән әйберләр булды ул.

Хәзер без Бертольд Брехтның "Галилей тормышы" дигән әсәрен чыгарырга Театрлар берлеге грантын оттык. Яңа елдан соң без аңа тотынабыз. Ул әсәргә планнар-өметләр бик зур, нәрсә булып бетер. Әле генә Кәрим Тинчуринның "Кара күз" исемле музыкаль кыйссасын чыгардык. “Мөһаҗирләр” белән чагыштырып булмый, әлбәттә, ләкин барыбер игътибарга лаек.

– Бүгенге татар театрлары татар телен һәм мәдәниятен саклауда максатларына ирешәме?

– Театр – сәнгатьләр кушылмасы. Театр тел белгечләрен, композитор, шагыйрь, язучыларны, рәссамнарны бергә туплый. Театр аларны берләштерә торган урын. Алдынгы фикерлеләрне йөрткән урын ул. Шуңа күрә, бернәрсә калмаса да, мәктәпләр юкка чыкса да, театр милләтнең рухын саклап тора торган урын була.

Театр һәм икенчесе – музей. Әгәр дә, бернәрсә дә калмаса да, театр белән музейны ничек тә булса сакларга кирәк. Борыңгы Грецияне алыйк – ул мәдәният югалган, кешегә кирәк булмаган, берничә мең ел онытылып торган. Хәзер без аларны казып чыгарып югары антик сәнгать дип шаккатабыз. Бәлки халык театрның кирәклеген аңлап бетермидер, театрның тормыштагы урынын аңламыйча торадыр, тик ул вакытлыча гына. Без барыбер ниндидер башка дәрәҗәгә, баскычка чыгачакбыз.

Мәсәлән, Мәскәүдә күпме театр һәм һәрберсендә тулы заллар. Чөнки кешегә театр кирәк, ул үз тормышын театр белән бергә кора.

– Мәскәүгә килгәндә, шушы гына көннәрдә Мәскәүнең "Диләфрүз" татар театры да 70 еллыгын билгели, сезгә – 80 ел. Ничек уйлыйсыз, татар халкында тагын шундый ренессанс, дулкын шаукымы булырга мөмкинме?

– Әлбәттә, булачак! Булачак! Чөнки... Мисал өчен, беренче “Сәйәр” труппасы барлыкка килгәч театр хәрәкәте күтәрелде, аннары бит драматургия, шигърияттә дә ниндидер төшенкелек булып алды. Аннары кинәт кенә тулы бер плеяда Мәскәүдән кайтты – Газиз Айдарский, Һади Такташ, Бакый Урманче, Салих Сәйдәшләр. Нинди ренессанс башланган иде! Бездә дә шулай ук булачак.

Дамир Самерханов

Дамир Самерханов

Хәзер Мәскәүдән укып кайтулары да кирәкми, Мәскәүгә карау да мәҗбүри түгел. Чөнки хәзер интернет бар, укытучылар үзләре монда киләләр. "Нәүрүз", "Һөнәр" форумнары, фестивальләр үтә, аралашырга интернет бар. Мин ышанам – театр, сәнгать ренессансы булачак әле.

– Якын арада Минзәлә театрыннан нинди премьералар көтәргә, кайларга гастрольләргә чыгарга җыенасыз?

– Районнарга-авылларга гел йөрибез. Киләсе елдан, гыйнвар аеннан тагын чыга башлыйбыз. 2017 елда Удмуртиягә, Мари Иленә, Башкортстанга баруны планлаштырабыз. Бу олы гастрольләр булачак. Ә болай без гел юлда. Минзәлә эчендә без бер айга ике-өч спектакльгә генә кеше җыя алабыз. Калган спектаклләрне кую өчен бөтен декорацияләрне, артистларны автобуска төяп чыгып китәргә туры.

Премьераларга килсәк, әйткәнемчә, "Галилей тормышы", режиссер Альберт Сәхәбетдинов “Ахырзаман” дигән бер сатирик комедия әзерли. Аның авторы Мәхмүт Әбүбәкер. Яңа сезонны "Галилей тормышы" белән ачарга телибез.

80 еллык юбилей алдыннан Казанга гастроль белән килдек, Тинчурин театрында дүрт көн уйнадык, репертуардагы булган иң зур, күренекле, күләмле әсәрләрне алып килергә тырыштык. Мин баш режиссер дип, минем спектакльләр белән генә чикләнмәдек. Мәсәлән, Ренат Әюпов Достоевскийның "Абзыйның төше" әсәре буенча спектакль куйган иде, аны алып килдек. "Кара күз" кыйссасын күрсәттек. Аны Әтнә драма театры режиссеры Рамил Фазлыев куйды.

– Казан тамашачысы сезне ничек кабул итте?

– Казан тамашачысы безне бик яхшы кабул итте, заллар тулы булмаса да, буш залга уйнамадык. Соңгы спектакльләрдә генә кеше уянып киткән сыман күпләп килә башлады. Бик җылы кабул иттеләр, күптән килгәнегез юк, тагын килегез дип әйтеп калдылар. Ара ерак булгач, Казанга гел килеп йөреп булмый шул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG