Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Мостафа Җәмилевнең улы Хайсер Русия төрмәсеннән иреккә чыгарылды


Хайсер Җәмилев (уңнан икенче) иреккә чыкты

Хайсер Җәмилев (уңнан икенче) иреккә чыкты

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевнед улы Хайсер Җәмилев җомга көнне иректән мәхрүм итү җәзасы мөддәтен тутырып колоноиядән иреккә чыгарылды. Ул анда ялгышлык белән кеше үтерүдә гаепләнеп ябылган иде.

Бу хакта үзенең "Твиттер" хисабында аның адвокаты Николай Полозов белдерде.

24 ноябрьдә Әстерхан өлкә мәхкәмәсе Хайсер Җәмилевка карата административ күзәтүне гамәлдән чыгара һәм ул Русиядән китү мөмкинлегенә ия була.

Николай Полозов сүзләренә караганда, Русия Җәмилевнең Украина ватандашы булуын таный һәм шуңа күрә күзәтүне гамәлдән чыгара.

Мостафа Җәмилев улын иң элек дәвалауга җибәрәчәге турында әйтә. "Күпме вакыт изоляторда утырды, сәламәтлеге какшаган", ди ул.

Кырымтатар җитәкчесе сүзләренчә, Хайсер Җәмилевне 26 ноябрь иртәсендә Украинага кайтарачаклар.

Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда үз өенең ишек алдында кулга алынды. Ул шунда эшләгән 44 яшьлек төзүче Февзи Элемовны атып үтерүдә гаепләнде.

Киевтагы аппеляция мәхкәмәсе үтерүне "ялгыш" дип бәяләде һәм Җәмилевне тикшерү барышында иреккә чыгаруны сорады. Шундый ук карарны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе дә чыгарды. Аннексиядән соң яңа тикшерү башланды. Русия Хайсер Җәмилевны изолятордан чыгармады. Аны Акмәчеттән Краснодарга күчерделәр.

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев сак астындагы улының Кырымнан Краснодар ягына күчерелүен үзенә басым ясау максатындагы сәяси карар дип бәяләде.

Былтыр Хайсер Җәмилев биш ел колония хөкеме алган иде. Соңрак Русия Югары мәхкәмәсе җәзаны йомшартты, аны 3 ел ярымга иректән мәхрүм итү карары чыгарды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG