Accessibility links

Себертатарлары ялгыз түгел!


Тубыл шәһәрендә узган "Искернең тарихи язмышы" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. 5 август 2016
Тубыл шәһәрендә узган "Искернең тарихи язмышы" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. 5 август 2016

Бу көннәрдә Азатлык сәхифәсендә "Ни өчен татар конгрессы себертатар мохтариятен үз канаты астында алырга теләми?" дип аталган язма чыкты. Күп еллар буе себертатарлары белән уртак эшләр эшләгән, алар турында дистәләгән тарихи хезмәтләр язган кеше буларак, бу хәл мине борчуга салды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы буларак, ошбу сорау турыдан-туры миңа да кагыла иде. Хәер, Бөтендөнья татар конгрессы артында Татарстан хакимияте торганлыгын истә тотсак, бу инде себертатарларын үги итүдә Казанны да гаепләү булып яңгырый иде. Үзем бик яраткан себертатарларына хаклыкны аңлату, шул ук вакытта Казанны да нахак сүзләрдән аралау өчен, ошбу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдым.

Беренчедән, себертатарлары мохтарияте, һичшиксез, Бөтендөнья татар конгрессында теркәлү үтәргә хаклы, алар моны үзләре дә тели, конгресстан да каршылык юк. Моңа кадәр теркәлү үтми торуның төп сәбәбен мин оештыру эшләрендә күрәм. Конгресска яңа әгъзаларны бары тик идарә генә кабул итә ала, ә ул елга бер җыела. Узган ел себер татарлары мохтарияте җитәкчесе декабрь башында Казанга килгәндә идарәнең дә җыелган көннәре иде, әмма документларны алдан җентекләп өйрәнми торып, ул идарәгә чыгарылмый, шуңа күрә, узган ел аларны кабул итеп өлгермәгәннәр. Бу бер себертатарларына гына кагылмый, йөзләгән, меңләгән татар оешмалары да шушы юлны үтә. Быел да Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән идарәсе декабрь башында җыела, димәк ки, себертатарлары мохтариятен конгресска әгъза итеп алырга бернинди каршылык та булмас дип уйлыйм.

Без, Милләт-Ананың Сак-Сок балалары кебек, Урал тауларының ике ягында – мәгърибтә һәм мәшрикътә яшибез, телләребездә дә аерма шактый, холкыбыз да төрле, әмма язмышыбыз уртак, тарихыбыз уртак, динебез уртак

Икенчедән, себертатарлары белән казантатарлары арасында каршылык тудыруга, уртак проблемнарны бергәләп хәл итәсе урында, аларны өреп кабартуга мин кискен рәвештә каршы. Әйе, без, Милләт-Ананың Сак-Сок балалары кебек, Урал тауларының ике ягында – мәгърибтә һәм мәшрикътә яшибез, телләребездә дә аерма шактый, холкыбыз да төрле, әмма язмышыбыз уртак, тарихыбыз уртак, динебез уртак. Бүгенге көндә барыбыздан да “россиян милләте” дип аталган гибрид манкортлар ясарга теләгән заманда, бөтен Русия буенча милли мәктәпләр ябылып бетеп килгәндә, алдагы язмышыбыз да бер төрле булырга охшаган. Шуңа күрә, арабызга “кара мәчеләр” кертергә ирек бирмичә, бер-беребездәге уңай якларны үстереп, кимчелекләрне куертмыйча, бер-беребезне яклап яшәргә өйрәнергә туры киләчәк.

Мәскәүдә безнең аз гына аерымлыкка, аз гына каршылыкка да имән күсәк тыгып болгатырга, татарны төрле якка каерып ташларга әзер торучы көчләр бар. Онытмыйк – татарның татардан башка яклаучысы юк. Мин үзем себертатарларын яклап, язучы буларак та, тарихчы буларак та, милли сәясәтче буларак та беренче булып амбразурага ташланырга әзер, әмма гомуммилләт мәнфәгатьләренә зыян килерлек булса, үз сүземне дә әйтәчәкмен. Бөтендөнья татар конгрессы да шушы фикердә тора дип уйлыйм, шулай булмаса, ул Себер төбәгенә шулай зур игътибар бирмәс иде.

Себертатарлары дигәндә, без Алтайдан – Уралгача, Котыптан – кыпчак далаларынача җәелеп яткан борынгы Туран илен, анда яшәүче йөз меңләгән милләттәшләребезне дә күздә тотабыз

Әйе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан җитәкчелеге Себер төбәгенең, Ерак Көнчыгышның, анда яшәүче милләттәшләребезнең һәм тарихи, һәм сәяси яктан нинди геополитик үзенчәлеккә ия булуларын яхшы аңлый һәм аңа күп көч сала. Себертатарлары дигәндә, без Төмәнне генә күздә тотмыйбыз, ә Алтайдан – Уралгача, Котыптан – кыпчак далаларынача җәелеп яткан борынгы Туран илен, анда яшәүче йөз меңләгән милләттәшләребезне дә күздә тотабыз. Бүгенге көндә татар конгрессының себертатарлары күпләп яшәгән Новосибирски, Кемерово, Томски, Омски, Красноярски, Төмән һәм башка өлкәләрдә көчле структуралары эшләп килә, рәсми рәвештә теркәлгән оешмалары, инде үсеп чыккан лидерлары бар. Һәм монда эш җырлап-биюгә, Сабантуйларга гына кайтып калмый, ә милләтнең үзаңын үстерү буенча фәнни конференцияләр, тарихи-мәдәни чаралар да үткәрелә.

Мәсәлән, мин үзем татар конгрессы әгъзасы буларак быел Новосибирскида уздырылган фәнни-тарихи чараларда, Тубылда фәнни конференциядә, Казакъстанның Семей шәһәрендә уздырылган тарихи-мәдәни чараларда катнаштым, аларның барысында да себертатарлары темасына докладлар ясадым. Шундый ук эш белән инде ничә еллар буе Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы, тарихчы Дамир Исхаков шөгыльләнә, тарихчы Габделбәр абый Фәйзрахманов, татар конгрессы фатихасы белән Себерне аркылыга-буйга урады һәм анда яшәүче милләттәшләребез турында уникаль хезмәтләр язып калдырды. Филология фәннәре докторы Фәрит Юсупов та себертатарлары буенча эшчәнлеген татар конгрессы белән киңәшеп алып бара. Новосибирскида һәм Омскида узудырылган милли фестивальләр, кара урманнар арасындагы Томскида уздырылган федераль Сабантуй, шул ук Төмән һәм Тубылда булып торган мәдәни чаралар барысы даТатарстан хөкүмәте, татар конгрессы ярдәмендә, себертатарларын саклап калу өчен эшләнгән эшләр бит!

Мин инде шәһәр саен Татарстан һәм татар конгрессы ярдәмендә салынган мәчетләр, Казанда бастырылып, Себердә кочак-кочак бушка таратылган дини һәм милли китаплар турында әйтеп тә тормыйм, алары Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган изге гамәлләр. Хәтта Төркиядәге бердәнбер себертатарлары авылы Бөгределикнең йөз еллыгын уздырырга да Бөтендөнья татар конгрессы 2007 елда анда зур делегация җибәрде, бу төркемдә галимнәр, язучылар, артистлар бар иде. Моңа кадәр үзләрен ялгышып “үзбәк” дип йөргән себертатарлары хәзер Татарстанны тарихи Ватаннары итеп карыйлар, Казан белән даими элемтәдә торалар. Мин үзем исә Себердән Төркиягә күчеп киткән бу себертатарлары турында “Һиҗрәт” дип аталган тарихи романымның беренче китабын язып тәмамладым. Аңа кадәр себертатарлары тарихы турында “Күчем хан” дип аталган тарихи роман язган идем, ул ике тапкыр Казанда, быел исә Төркиядә төрек телендә дә басылып чыкты. Бу да бит себертатарларын дөньяга танытуның бер алымы!

Милләткә каршы эшләмәгез, казантатарларыннан гел гаеп эзләп алардан дошман ясамагыз, көчегезне аларга каршы түгел, ә үз хокукларыгызны яклауга юнәлдерегез

Инде соңгысы. Әйткәнемчә, Себер – иксез-чиксез, һәм анда яшәүче татарлар тарихы да әле тулысынча ачылып бетмәгән. Казаннан килгән галимнәр генә бу эшне эшләп бетерә алмыйлар, шуңа күрә себертатарларының үзләреннән милли белгечләр, тарихчылар әзерләр вакыт күптән җитте. Себердә әле татарларны көчләп чукындыру тарихы өйрәнелмәгән, бу турыда Тубыл һәм Екатеринбур дәүләт архивларында бик мөһим документлар саклана. Шулай ук узган гасырдагы репрессияләр дә әле аз өйрәнелгән, югыйсә, Омскида, Тарада, Томскида һәм Новосибирскида халык дошманнары, Япония-Төркия шпионнары дип йөзләгән татарны атып үтергәннәр. Ул елларда казантатарларын Себергә сөрсәләр, себертатарларын Котыпка – Ямал ярымутравына үләргә җибәргәннәр, Ханты-Манси сазлыкларына ташлаганнар. Бу тарих әле татарлар тарафыннан өйрәнелмәгән. Мин Себердә яшәүче милләттәшләремә тарихның шушы фаҗигале якларын да өйрәнергә, золым корбаннарының балалары исән чагында, ул истәлекләрне киләчәк өчен теркәп калдырырга киңәш итәм.

Төп киңәшем һәм амәнәтем – милләткә каршы эшләмәгез, казантатарларыннан гел гаеп эзләп алардан дошман ясамагыз, көчегезне аларга каршы түгел, ә үз хокукларыгызны яклауга юнәлдерегез. Кимсетелгәннәр позициясеннән торып эш итмәгез, ә тигез хокуклы, гыйлем, иманлы, горур себертатарлары булып сөйләшегез һәм гамәл кылыгыз. Һәм беркайчан да онытмагыз – сез ялгыз түгел, артыгызда 7 миллионлы татар халкы бар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган Татарстан республикасы бар, шушы миллионлаган милләттәшебезне берләштергән Бөтендөнья татар конгрессы бар! Без бар!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитет әгъзасы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG