Accessibility links

Башкортстанның халык артисты Фәрит Бикбулатов вафат


Фәрит Бикбулатов
Фәрит Бикбулатов

БСТ каналында аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре Азатлыкка хәбәр итүенчә, Фәрит Бикбулатов сентябрьдән бирле авырган һәм 25 ноябрь кич Уфа хастаханәләренең берсендә дөнья куйган.

Уфада 81нче яшендә популяр җырчы, Башкортстанның халык артисты Фәрит Бикбулатов вафат булды.

БСТ каналында аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре Азатлыкка хәбәр итүенчә, Фәрит Бикбулатов сентябрьдән бирле авырган һәм 25 ноябрь кич Уфа хастаханәләренең берсендә дөнья куйган. “Арабыздан легенда китте, ул безгә зур мирас калдырды. Ләкин тормыш иптәшен җирләүне, ялгыз калуны авыр кичерде”, ди җырчының коллегалары.

Мәрхүм белән хушлашу 27 ноябрь Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында булачак. Ул Башкортстанның Зилаер районы Юлдыбай авылында җирләнәчәк. Бу аның соңгы васыяте булган.

“Җидегән чишмә”, “Аккош күле”, “Узып барган гомер”, “Гармунлы яшьлек” кебек җырлар белән халыкка танылган Фәрит Бикбулатов быел 8 августта 80 яшьлек юбилеен уздырган иде.

Ул 1936 елда Зилаер районының Мәкъсүт авылында туган. Гомеренең күп өлеше телевидениедә узган. Фәрит Бикбулатов анда башта диктор булып, аннары музыкаль редакциянең мөхәррире булып эшли. Шул ук вакытта үлмәс җылар башкаручы булып таныла.

1990 елда “Башкортстан” дигән иҗат клубы оештырды. Башкортстан телевидениесендә ТНВдагы “Җырлыйк әле” тапшыруына охшаган “Туган моңнар” тапшыруын алып барды.

Туксанынчы елларда яман шеш авыруын җиңгәннән соң ул хәйриячелек белән шөгыльләнде. Балалар һәм картлар йортларында, хастаханәләрдә бәйрәм тамашалары оештырды. Бу эшкә республиканың сәнгать әһелләрен дә җәлеп итте.

Соңгы елларда ул үзен рәссам буларак та күрсәтте. Аның пейзажларыннан нур, изгелек бөркелә иде. Картиналарда Башкортстанның гүзәл табигате урын алды.

XS
SM
MD
LG