Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

"Русиядәге милли театрларның мөшкел хәле татарга да килмәгәе"


Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов

19-25 ноябрь Казанда "Һөнәр" VIII русиякүләм яшь режиссерлар фестивале үтте. Әлеге чараны йомгаклауга багышланган матбугат очрашуында милли театрларга югалу куркынычы янавы, быел "Һөнәр"дә яңа татар режиссерлары аз булуы ачыкланды. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Азатлык хәбәрчесе соравына чәчрәп чыгып, татар журналистларына ризасызлыгын белдерде.

“Һөнәр” VIII русиякүләм яшь режессерлар фестивалендә быел татар режиссерлары аз булган. Моның сәбәбе нидә икәнлеген Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов Азатлыкка үзенчә аңлатырга тырышты.

“Режиссерлар бит арыш та, бодай да түгел – аларны ел саен үстереп булмый. 2009 елда, “Һөнәр”дә мәсәлән, алты яшь режиссер барлыкка килде. Хәзер инде аларның дәрәҗәләре үсә. Альберт Гаффаров Оренбурда, Дамир Самерханов Минзәләдә баш режиссер, Лилия Әхмәтова да Минзәләдә эшли, Илгиз Зәйниев Камалда. Димәк, хәзер бераз көтәргә кирәк”, ди Игъламов. Әлеге фикерне баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев җөпләп куйды, киләсе елларга булырлар дип тә ышандырды.

Хәзер планшет, телефон заманында яшьләр спектакль карамый дип уйларга мөмкин. Бу алай түгел, дип белдерде “Һөнәр” фестиваленең төп тәнкыйтьчесе Олег Лоевский. Ул Казан яшьләренең театрга мөнәсәбәтенә шаккаткан.

Олег Лоевский

Олег Лоевский

“Һөнәр” барышында үзем караган һәр спектакльдә зал шыгрым тулы иде. Димәк, фестиваль кешеләр өчен кызыклы, алар тамаша турында әңгәмә корырга да гел әзер торалар”, ди ул. Олег әфәнде Камалның Русия театрлары харитасында барлыгын, Ерак Көнчыгышны һәм берничә төбәкнең анда юклыгын әйтте. Әлегә татар театрына югалу куркынычы янамый, Бикчәнтәев, аның шәкертләре милли театрның дәвамчылары булып торалар, алар тирәсендә һәрвакыт тормыш кайный, дип Лоевский татарларны тынычландырырга теләде.

Камал театры яшь буынга бүген милли кыйммәтләр бирәме? Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне бу сорау уятып җибәрде. Аның фикеренчә, яшьләрнең кич бергә җыелышып татар телендәге спектакльне, гореф-гадәтләрне карарга килүләре - милли рух тууның ачык мисалы.

​Ә менә татар таетры бүген яшьләргә нинди идеология бирә дигән сорауны режиссер читләтеп үтәргә тырышты.

“Идеология дигән сүз театрга бөтенләй туры килми. Аның белән бүтән кешеләр шөгыльләнә, театрның монда катышы юк. Һәрхәлдә мин ул нәрсәдән читтәрәк йөрергә тырышам”, ди Бикчәнтәев.

Аның җавабын Нияз Игъламов тулыландырырга ашыкты. “Театр беркемгә бернәрсә дә өйрәтми һәм өйрәтергә тиеш тә түгел. Ул ситуацияне генә күрсәтә, тамашачы җавапны үзе таба: хисләр аркылымы, сюжет аркылымы, кешенең үзеннән тора. Әгәр без аңа әзер җавап бирсәк, театр "съездлар сараена" әйләнәчәк. Тамашачылар спектакльне бертавыштан кабул итсә, димәк, театрның юлы дөрес түгел. Шуңа күрә театр кешене өйрәтергә түгел, тәрбияләргә тиеш”, диде театр тәнкыйтьчесе.

Фәрит Бикчәнтәев, Камал театрының баш режиссеры

Фәрит Бикчәнтәев, Камал театрының баш режиссеры

Театр әһелләре белән тыныч барган әңгәмәнең хәйран кызу чаклары да булды. Бигрәк тә Камал театры миллилектән ерагая, тәрҗемә әсәрләренә зур игътибар бирелә бара дигән фикер Фәрит әфәндене тавышын күтәреп җавап бирергә этәрде.

Бүген Камалда бер генә тәрҗемә әсәр бара. 90нчы елларда биш булган, беркем бер сүз әйтмәгән. Ә хәзер бәйдән ычкынган эт кебек безгә ташланалар

“Тәрҗемә спектакльләр турында сорау бирүче кешеләр татар театры тарихын белмәүчеләр. Алар хәзерге репертуарга карамыйча безгә ризасызлык белдерәләр. Бүген Камалда бер генә тәрҗемә әсәр бара. Туксанынчы елларга карагыз: биш тәрҗемә әсәр куелган. Беркем бер сүз әйтмәгән, ә хәзер бәйдән ычкынган эт кебек безгә ташланалар. Нәрсә булды соң бу татар журналистларына?” дип аптырады ул.

Матбугат очрашуында Нияз Игъламов Русиянең башка милли театрлары арасында татар театрының хәле күпкә яхшырак. Калганнарны караңгылык каплый, дигән иде. Без аннан бу сүзләренә тулырак аңлатма бирүен сорадык.

Шул ук “Һөнәр” фестиваленә Мари Иле, Чуашстан, Башкортстан, Удмуртиянең милли театр режиссерлары килә, алар белән дә азчылык халыкларның театрларына югалу куркынычы янау турында сүз бара.

“Беренчедән, без күп - татарлар җиде миллионлык халык. Шуларның өч-дүрт миллионы татарча белә, сөйләшә. Безнең илдә яшәгән башка милләтләрнең сәнгать дәрәҗәсе югары булган театрлары бар, ә халык юк.

Мәсәлән, Карелия театры. Карелиялеләр, гомумән, Русиядә 35 мең кеше. Аларның үз театрлары бар. Әмма алар ирексездән рус теленә күчәргә мәҗбүр. Бу алар өчен куркыныч.

Менә бурят теле, ул ЮНЕСКО тарафыннан югалып баручы телләр рәтенә кертелгән. Алар үлеп бара. Бу процессны туктатырга кирәк”, ди Игъламов. Чыгу юлын ул милли театрлар берләшмәсен төзүдә, аларны җыеп сөйләшеп, проблемнарын үзләре теленнән ишетеп уйлауда күрә. Нияз әфәнде фикеренчә, татар театрының проблемнары аларныкы белән уртак һәм алар бик җитди.

“Әгәр бүген бу мәсьәләр белән шөгыльләнмәсәк, ул проблемнар киләчәктә безгә дә килергә мөмкин. Мин ел саен төрле милли театрларга барам: мари, мордва, удмурт, бурят, калмыкларга. Тагын бер кат әйтәм: проблемалар бик күп. Әгәр без көчлерәк икән, аларга ярдәм кулын сузарга тиешбез. Шул ук “Һөнәр” фестивале ашамы, оешма, берләшмә, алар белән җыеннар үткәрепме. Без бер көймәдә. Нинди диндә булуыбызга да карамастан бер илдә, бер үк шартларда яшибез”, дип йомгаклады фикерен Нияз Игъламов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG