Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәүнең этномәдәни мәктәбендә татар балаларын арттырасы иде"


Сулдан: мәгариф департаменты вәкиле Марина Смирницкая, мәктәпнең элекке мөдире Лемма Гирфанова, яңа мөдире Роза Хәбибуллина
Сулдан: мәгариф департаменты вәкиле Марина Смирницкая, мәктәпнең элекке мөдире Лемма Гирфанова, яңа мөдире Роза Хәбибуллина

Мәскәүнең татар этномәдәни юнәлешендә белем бирүче мәктәбендә озак еллар эшләгән Лемма Гирфанованы лаеклы ялга озаттылар. Аның урынына мөдир итеп мәскәүләргә яхшы таныш булган Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина билгеләнде.

Роза Хәбибуллина Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында укытучылар гаиләсендә туа. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, артист булам дип Казанга укырга килә. Музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Татарстанның җыр һәм бию ансамблендә дә эшләп ала. Мәскәүдә композитор Сәяр Хәбибуллин җитәкчелегендә “Хыял” төркеме оештырылгач, күп еллар шул төркемдә эшли. Соңыннан Мәскәү мәдәният университетын тәмамлый.

Роза ханым мәктәп өчен яңа кеше түгел. 90нчы елларда, әле бу мәктәп барлыкка килгәнче үк Мәскәүдә татар сыйныфлары гына оешкан вакытта, ул үзенең татар теле укыткан әнисе Венера ханым белән бу сыйныфларда эшләгән иде. Аннан соң татар мәктәбенә бина бирелгәч, 1997 елда укыта башлады. Үзешчәннәрне җитәкләде, балаларга җыр өйрәтте, мәктәп каршындагы мәдәни үзәкне оештырып аның җитәкчесе булды.

Роза Хәбибуллина сәхнәдә чыгыш ясый
Роза Хәбибуллина сәхнәдә чыгыш ясый

Мәктәптә бер ел эшләгәннән соң ул мәктәптән китә. Аны Ренат Ибраһимов үзенең җыр театрына чакыра. Аның белән эшләгәннән вакытта Роза Хәбибуллинаны яңа оешып килгән Мәскәүнең татар мәдәни үзәгенә мәдәният җитәкчесе итеп чакыралар. Берничә ел эшләгәннән соң, мәдәни үзәктәге күптөрле үзгәрешләр, тотрыксызлыклар аны үзәктән дә китәргә мәҗбүр итә һәм ул 13 елдан соң – 2011 елда яңадан мәктәпкә кайта. Анда тәрбия мәсьләләре буенча мөдир урынбасары итеп билгеләнә. Аңа әле “Дин нигезләре һәм дөньяви әхлак” дигән дәресләр алып бару өчен тагын да укырга туры килә. Шул ук вакытта мәктәптәге үзешчән җыр түгәрәкләре дә, төрле семинар, конференцияләр оештыру да Роза ханымга йөкләнә.

Әгәр мәктәпкә башка милләт кешесе мөдир итеп билгеләнгән булса, мәктәп үзенең этно юнәлешен югалту куркынычы астында кала иде. Чөнки бу билгеләнү дә бер көнлек кенә эш түгел. Аңа кадәр күп төрле тикшерүләр дә аттестацияләр дә узарга туры килгән Роза Хәбибуллинага. Чөнки оптимизация дип аталган канун нигезендә берничә мәктәпне кушылырга мәҗбүр иткән заманда мәктәпнең сакланып калуы – аның элекке мөдире Лемма ханымның зур каһарманлыгы дип әйтергә була.

Лемма Гирфанова
Лемма Гирфанова

Бүгенге көндә мәктәптә Каюм Насыйри институты да, методик бүлек тә эшләп килә. Мәктәпнең ике музее бар. Берсе аның татар халкының көнкүрешенә багышланган булса, икенчесе Муса Җәлил музее. Чөнки мәктәп берничә ел инде герой шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә.

Яңа билгеләнү уңаеннан Роза ханымга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Роза ханым, Лемма ханымның лаеклы ялга китүе турында күптәннән әйтеп килделәр. Тик яңа мөдирнең кем буласы гына билгеле түгел иде. Сезне билгеләү нинди иләкләр аша үтте?

– Бездә бит аттестация дигән нәрсә бар. Анда нинди генә сораулар бирмиләр, нинди генә тикшерүләр ясамыйлар. Чынлап та, бик вак иләктән илиләр инде. Мине башта мәгариф департаменты башлыгы Калина үзенә чакырып сөйләшүләр уздырды. Ул сөйләшүләрнең нәтиҗәсен дә көттем. Аннан соң инде чакырып, бу эшкә теләгемне белдерү турында гариза яздырдылар. 25 ноябрьдә Калинаның урынбасары Марина Смирницкая исемле ханым мәктәпкә килеп мине укытучыларга тәкъдим итте. Лемма ханым Гирфанова турында да бик күп яхшы сүзләр әйтте, аңа бүләкләр тапшырды. Шулай итеп, мин рәсми рәвештә 25 ноябрьдән 1186нчы санлы эткомәдәни юнәлешендә эшләүче мәктәпнең мөдире булып билгеләндем.

– Эштә нинди дә булса үзгәрешләр кертергә уйлыйсызмы? Әллә хәзерге юл белән барыргамы исәп?

– Үзгәрешләр, әлбәттә, булачак. Беренче чиратта һөнәргә юнәлтелгән, шул һөнәр буенча тирәнтен белем бирүче сыйныфлар ачарга уйлыйбыз. Табиблык, техник һәм башка төрле сыйныфлар. Ул хакта киңәшәсебез бар әле. Шушы көннәрдә Татарстанның вәкаләтле вәкиле белән дә очрашып киңәшергә уйлыйбыз. Безгә укыту буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк булачак.

Мәскәүдәге татар мәктәбе бинасы
Мәскәүдәге татар мәктәбе бинасы

Бүгенге көндә безнең мәктәптә татар балалары бары тик 50% кына. Шуларны күбәйтәсебез килә. Күбрәк татар балаларын аласыбыз килә. Ләкин финанслау балалар саныннан түләнгәнгә күрә, бу кыенлыклар тудырачак дип тә уйлыйбыз. Үзебезнең төбәктән генә ул тикле бала җыелырмы, Мәскәүнең башка урыннарыннан да балаларын безнең мәктәпкә йөртүчеләр табылырмы? Монда сораулар күп. Татар телен өйрәтер өчен җан атып йөрүчеләр күп түгел бит. Мин шундыйлардан Рушан хәзрәт Әббәсовны гына беләм. Ул баласын безнең мәктәптә укытыр өчен фатирын алыштырды, якынрак күчеп килде.

Әлбәттә, туган телгә күбрәк игътибар бирергә телибез. Татар җыры, татар моңы болай да тынып тормый мәктәптә. Шулай да башка юнәлештә эшлисе эшләр дә бар.

– Мәктәптә ничә укытучы эшли?

– Иллегә якын укытучы эшли. Ләкин безгә хәзер тагы берничә укытучы кирәк булачак. Музыка буенча да, урынбасарлар да. Шул ук вакытта хезмәт хакы фонды артмый, шул көе кала. Димәк, укытучыларның хезмәт хаклары беркадәр кимиячәк дип уйлыйм. Шул ук вакытта бәлки кайбер укытучыларга дәресләрне арттырырга кирәк булыр. Шулай эшләгәндә хезмәт хаклары да сакланыр дип уйлыйм.

Ләкин безнең мәктәптә мөмкинлекләр зур. 2018 елдан мәктәп каршында балалар бакчасы да эшли башлаячак. Безгә туган телне балаларга бакча яшеннән өйрәтү мөмкинлеге булачак. Менә хәзерге шундый көр күңел белән, планнар белән эшкә алынырга торам. Укытучылар коллективы безнең дус, тату. Бергә-бергә, Татарстан белән дә ныграк бәйләнешләрдә эшләсәк уңышлар булыр дип ышанам.

– Сез бит әле Татарстанның атказанган артисткасы да. Җырга вакыт калырмы соң бу тикле җаваплы эш белән?

– Җыр ул һәрвакыт минем белән. Җырга вакыт табылыр дип ышанам.

XS
SM
MD
LG