Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" фиркасе Дума сайлау нәтиҗәләрен Югары мәхкәмәгә шикаять итә


“Яблоко” шикаятендә агитация вакытында намзәтләр өчен тигез мөмкинлекләр булмады, ә җитәкчелек хокук бозуларга күз йомды диелә.

“Яблоко” фиркасе Югары мәхкәмәдән Дәүләт Думасы сайлауларының нәтиҗәләрен гамәлсез дип тануны сорый. “Яблоко” шикаятендә агитация вакытында намзәтләр өчен тигез мөмкинлекләр булмады, ә җитәкчелек хокук бозуларга күз йомды диелә. Эшне тыңлау 29 ноябрьгә билгеләнгән, дип яза “Ведомости”.

Фирка партиясенең гаризасында язылуынча, күп кенә матбугат чаралары сайлау алдыннан мәгълүмат бирәбез дип, “Бердәм Русия”не агитацияләгән. Моннан тыш күп төбәкләрдә “Яблоко” сайлау алды чаралары уздырганда җиткәчелек тарафыннан каршылыкларга очраган, ә “Бердәм Русия” чаралары бернинди чикләүләрсез үткәрелгән диелә.

Тавыш бирү һәм бюллетеньнәрне санау да, журналистларны һәм күзәтүчеләрне кертмәгәнлектән, үтәкүренмәле булмады дип саныйлар фиркадә. “Яблоко” 16 сайлау бүлегесендә күзәтүчеләрне, намзәтләрне һәм комиссия әгъзаларын санауга кертмәү очраклары турында белдерә.

Моннан тыш “Яблоко” фиркасе алдан тавыш бирүчеләрнең күп булуын да тикшерүче булмады дип зарлана.

Дәүләт Думасына сайлаулар 18 сентябрьдә узды. “Бердәм Русия” фиркасе күпчелек мандатка ия булды. “Яблоко” фиркасе ике проценттан кимрәк тавыш җыйды һәм Дәүләт Думасына узмады.

Сентябрь ахырында фирканең федераль сәяси комитеты сайлау нәтиҗәсен танымау турында белдерде.

XS
SM
MD
LG