Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенза өлкәсендә татар мәгарифе көне уза. "Министрны көтәбез"


Бәкәр Акъегет
Бәкәр Акъегет

Пенза өлкәсе татар мохтарияте рәисе Бәкәр Акъегет Азатлыкка, Татарстан мәгариф мининстрының килүен көтәбез, алдыбызда проблемнар бик күп, дип белдерде.

30 ноябрь Пенза шәһәренең Лермонтов исемендәге китапханәсендә өлкә күләмендә татар мәгарифе көне узачак. Пенза өлкәсе татар мохтарияте рәисе Бәкәр Акъегет Азатлыкка, Татарстан мәгариф мининстры Энгел Фәттаховның үзенең килүен көтәбез, алдыбызда проблемнар бик күп, дип белдерде.

Акъегет сүзләренчә, өлкәдә 52 татар авылы, шуның 29нда мәктәпләр бар. "17 мәктәптә генә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Калган 12 мәктәптә дә татар телен укыту төп максатыбыз булып тора", диде Бәкәр әфәнде. Соңгы 2-3 ел эчендә өч авылда туган телне дә өйрәнүне мәктәп җәдвәленә (расписание) кертүгә ирешкәннәр.

Укытучылар булмауны да җитди проблемнарның берсе буларак санап үтте ул. "Авылларга татарча укытуны керткәндә укытучылар булсын өчен Казанга укырга дип җибәргән идек, әмма аларны, татарча яза һәм укый белсәләр дә, алмаганнар, чөнки аттестатларында билге юк. Алар бит татар телен һәм әдәбиятын укымаган. Министр белән әлеге мәсьәлә турында да сөйләшергә телибез", ди Акъегет.

Аннан да кала, мохтарият җитәкчесе соңгы елларда Пенза өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучылары аттестация үткәндә Татарстан мәгариф министрлыгыннан вәкилләр килмәүне дә җитешсезлек дип саный.

Балалар бакчаларында татарчага өйрәтү өчен әсбаблар, китаплар булмауны да Бәкәр Акъегет министр алдында күтәрергә җыена.

XS
SM
MD
LG