Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Колумбиядә һәлакәткә очраган очкычта исән калучылар бар дип хәбәр ителә


Колумбия табиблары очкыч һәлакәтендә исән калган Бразилия футболчысы Алан Русхелга ашыгыч ярдәм күрсәтә. Сан-Хуан-де-Диос, 29 ноябрь

Колумбия табиблары очкыч һәлакәтендә исән калган Бразилия футболчысы Алан Русхелга ашыгыч ярдәм күрсәтә. Сан-Хуан-де-Диос, 29 ноябрь

Бразилиянең "Шапикоэнсе" футбол такымы очкан чартер очкычы Колумбиядә һәлакәткә очраган. Очкычта 72 спортчы һәм 9 экипаж әзъзасы булган.

Бразилиянең "Шапикоэнсе" футбол такымы сишәмбегә каршы төндә Колумбиянең Медельина шәһәренә җиткәндә һәлакәткә юлыкты.

Соңгы мәгълүматларга караганда, очкычтагы 81 кешенең 76сы һәлак булган.

Җиргә төшәр алдыннан экипаж очкычтагы электрон җиһазларның дөрес эшләмәве турында хәбәр итә. Һава аланы махсус юлга төшәргә рөхсәт бирә һәм очкыч ягулыкны яндырып бетерер өчен әйләнеп оча башлый. Ләкин берникадәр вакыттан соң ул Ла-Унион шәһәре янында төшеп җимерелә.

Очкыч Боливиядән очып киткән. Спортчылар Медельинага Көньяк Америка кубогы кысаларында Колумбия такымы "Атлетико Насьональ” белән ярышырга барган булган.

Һәлакәттә "Шапикоэнсе" такымының барлык спортчысы диярлек һәлак булган. Очкычта 22 футболчы, клубның тагын 25 вәкиле, "клубның өч дусты" һәм 22 журналист булган.

SporTV телеканалы белдергәнчә, исән калучылар арасында такымның сакчысы Алан Русхел, капкачылар Маркос Данило һәм Джексон Фольман бар. Бразилия журналисты Рафаэль Хензел белән стюардесса Химена Суарес та исән калган.

El Tiempo язуынча, такым әлеге рейс белән очарга тиеш булмаган. Бразилиянең Авиация идарәсе "Шапикоэнсе"га чартер белән очарга рөхсәт бирмәгән, шуңа күрә такымга башка түләүле рейс ялларга туры килгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG