Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Левада: Көнбатыш илләр белән якынаюны теләүчеләр саны арта


Русия һәм НАТО әләмнәре

Русия һәм НАТО әләмнәре

Русия халкының 71 проценты Көнбатыш илләр белән икътисади, сәяси һәм мәдәни бәйләнешләрне киңәйтү яклы.

Әлеге күрсәткеч 2015 елның июле белән (50%) чагыштырганда күпкә артык. Левада үзәге тикшерүе шуны күрсәтә.

Бер үк вакытта Көнбатыштан аерылу, элемтәләрне кыскарту өчен тавыш бирүчеләре саны кимегән, 2015 елның июлендә 37% булса, хәзер 17%. Сораштыру 18-21 ноябрьдә Русиянең 48 төбәгендә 137 шәһәр һәм авылларында 1600 кеше арасында уздырылган.

Респондентларның 70 проценты халыкара проблемнарны чишкәндә Русиянең роле зур дип саный, 13 проценты илнең роле бу мәсьәләдә хәлиткеч дип белдерә. Сораштыруда катнашканнарның калган 27 проценты капма-каршы фикердә.

Русиялеләрнең 52 проценты НАТОга керүче Көнбатыш илләренә Русиядән куркасы юк дип белдерә, ә 37 проценты куркырга нигез бар ди, 10 проценты җавап бирергә авырсынган.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан халыкның 57 проценты НАТО илләреннән Русиянең үзенә куркрыга кирәк дип уйлый. 31 проценты капма-каршы фикердә, 12 процент җавап бирергә авырсынган.

Моннан тыш, сораштыру күрсәткәнчә, Көнбатышның Русия турындагы фикере русиялеләрнең 44 процентына әһәмияткә ия, 51 процентына барыбер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG