Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкорт республикасының 97 еллыгына багышланган йөреш узды


Уфада Башкорт республикасының 100 еллыгына багышланган йөреш
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

"Күк бүре" оешмасы активистлары Мостай Кәрим һәйкәле яныннан плакат һәм байраклар тотып Ленин паркына кадәр бармакчы булды. Ләкин полиция аларны бөтен әзерләгән атрибутикасын алып куярга мәҗбүр итте.

29 ноябрьдә Уфа вакыты белән 16:00дә 20ләп активит Уфа үзәгендә Мостай Кәрим һәйкәле янына җыелды. Полиция хезмәткәрләре йөреш башланганчы ук җыелучылардан плакатлар һәм байракларны алып куярга кушты.

Нәтиҗәдә активистлар Ленин паркына юл алды. Ләкин бервакыт "Күк бүре"нең элекке җитәкчесе Азат Сәлмәнов байрак күтәрде. Полиция хезмәткәрләре байракны алып куярга кушты, алмаса, берүзе генә әләм белән басып калачак дип кисәтү ясады. Сәлмәнов әләм тотып урынында калды.

"Башкорт юлы" дип аталган башкорт милли хәрәкәте чарасы 2014 елдан бирле уздырыла. Оештыручылар үзләренең сайтында белдерүенчә, ул "Башкортстан республикасының туган көненә багышлана". "1917 елның 29 ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Оренбур, Уфа, Самар һәм Пермь губернияләрен милли-территориаль автономия дип игълан итә. Бу көн тарихка Беренче Башкорт республикасы – Башкортстан оештырылу көне буларак кереп калган", диелә сайтта.

Җитәкчелек республиканың 100 еллыгын 2019 елда билгеләп узарга җыена. Башкортстанның туган көне дип 1919 елда автономияле республика төзү турында килешү имзалаган көн санала.

Русия президенты Владимир Путинның 2019 елда Башкортстан республикасы оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында фәрманга кул куюы төрле каршылыклы фикерләргә сәбәп булды.

Кайбер белгечләр тарихи документлар нигезендә Башкортстан 1917 елда ук төзелә, аның 100 еллыгы да нәкъ 2017 елда билгеләнергә тиеш дип белдерә.

XS
SM
MD
LG