Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шома бас": "Татар биюләре урыслаша, милли биюләр кими"


"Шома бас" Гай Таһировның 110 еллыгына багышланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:08 0:00

"Шома бас": "Татар биюләрен урысчалатып биибез, милли биюләр кими"

Ноябрь азагында Казанның Тинчурин театрында "Шома бас" татар халык биюләре бәйгесе гала-концерты узды. Белгеч татар биюләрен урысчалатып биюгә, ә сәнгать коллективы җитәкчесе татар биюләренең кими баруына борчылу белдерә.

28 ноябрь Казанда үткән III республикакүләм "Шома бас" татар халык биюләрен башкаручылар бәйгесенең гала-концертында нинди генә биюләр юк иде. Яшьләр Казан сөлгесе тотып та, ап-ак кулъяулыклар белән дә, сәхнәгә самавыр, ясалма бәрән алып чыгып та биеделәр. Тамашачы Түбән Камадан килгән "Второе дыхание"нең себертатар, самар татарлары, Минзәләнең "Шаян" коллективының кырымтатар биюләрен аеруча җылы кабул итте.

Сәхнәдә биючеләрнең күбесе кызлар иде. Саба кызлары әйтмешли, егетләр күбрәк спортка өстенлек бирә. Алай да Казанның "Счастливое детство" егетләре сәхнә түрендә булды.

Татарстандагы шәһәрләрдән килгән егет-кызларның күпчелеге татарча биюне үз итсә дә, татарча белмәүләрен яшермәде. Түбән Камадан килгән яшьләр себертатарлары биюен яратып башкара, әмма себертатарлар турында белми.

Тукай районыннан килгән керәшен татарлары төркеме "Шома бас"та беренче тапкыр катнаша. "Питрау" коллективы җитәкчесе Людмила Адамова фикеренчә, фольклор коллективлар саны белән Тукай районы Татарстанда алдынгылар рәтендә. "Ә менә милли бию, татар биюләре хореографлар аз булгангамы, кими бара", ди ул. Людмила ханым мондый бәйгене ешрак үткәрсәләр, халык саны аз булган районнарда да оста биючеләр артыр иде дип уйлый.

"Шома бас" бәйгесенең жюри әгъзасы Лилия Яфарова әйтүенчә, бу чараны ел саен уздыру мөмкин түгел, чөнки коллективлар әзерләнергә өлгермиләр. Биш елга бер булгач, өченче тапкыр узган бәйге иң талантлы бию төркемнәрен генә җыйган.

Республика күләмендә үткән әлеге бию бәйгесендә катнашучыларның иң өлкәненә 75, ә иң кечкенәсенә җиде яшь булган. Лилия ханым сүзләренчә, бию балаларны компьютер, телефоннан бөтенләй үк аермый, ә ике шөгыль бергә үрелеп бара. Ул соңгы арада татар биюенә игътибар кимүен дә сизмәгән.

"Бүгенге көндә татар бию иң популяр. Бер проблема бар: нинди генә халык биюе булса да, без аны урысчалатып биибез. Әгәр Гай Таһиров куйган "Шома бас", "Туй", "Өч дус"ка игътибар итсәгез, аларда татар характеры сакланган, анда милләткә хас тыйнаклык, эчке горурлык та бар. Шуңа һәр образны, һәр хәрәкәтне аңларга кирәк. Коллективлар халыкның характерын өйрәнсеннәр өчен тырышабыз", дип белдерде Яфарова.

Ул элекке елларда "Шома бас" лауреатлары белән Төркиягә барып чыгыш ясауларын да искә алды. Узган ел көзеннән соң Русия белән ике арада сәяси вазгыять начараеп хәзер инде аралар җылынса да сәнгать төркемнәренең Төркиягә баруы җайланмаган.

Жюри тарафыннан "Счастливое детство" (Казан), "Питрау" (Тукай районы), "Алтын" (Яшел Үзән районы), "Нардуган" (Түбән Кама), "Дуслык" (Актаныш районы), "Әлмәтем" (Әлмәт шәһәре), "Шаян" (Менделеевски районы) коллективлары, "Ютазы йолдызлары" солисты Минзилә Габдрахманова быелгы бәйгенең "иң шома басучылары" дип билгеләнде. Дистәләгән төркем гала-концертта чыгышларын күрсәтте. Биш елга бер үтүче чара беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 ел тулу уңаеннан үтте.

"Шома бас" татар халык биюләре һәм фольклор коллективлары бәйгесен Татарстанның мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды.

XS
SM
MD
LG