Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коммерсант": YouTube Русиядән китәргә мөмкин


Руси думасы онлайн кинотеатрларның эшчәнлеген чикләү турында канун өлгесен кабул итсә, YouTube видеохостингы Русиядән китәргә мөмкин.

Әгәр Русия думасы онлайн кинотеатрларның эшчәнлеген чикләү турында канун өлгесен кабул итсә, YouTube видеохостингы Русиядән китәргә мөмкин. Бу хакта “Коммерсант” медиакоммуникация берлегенең хокук комитеты белдерүенә таянып, сылтап хәбәр итә.

Канун өлгесендә аена 100 мең кеше кергән аудиовизуаль сервислада чит илләр катнашы 20 процентка кадәр генә булырга тиеш дип язылган. Google ширкәтенә караган YouTube бу кысаларга сыймый. Әгәр канун кабул ителсә, ширкәткә өстәмә инфраструктура төзергә яки контентны чит илләрдәге серверларга күчерергә туры киләчәк. Бу очракта, сервердан әбүнәчегә кадәр юл озыная һәм элемтә операторларының чыгымнары арта. Шул ук вакытта Русия кулланган трафикның 30 проценты YouTube хостингына туры килә.

Медиакоммуникация берлегенең хокук комитеты канун өлгесе көндәшлекне чикли һәм кайбер кешеләргә табыш китерер өчен уйлап чыгарылган дип саный.

Басма белдерүенчә, “Газпром-медиа” һәм “СТС Медиа” үзгәрешләрне кабул итү яклы. Нәкъ менә алар, Американың Netflix онлайн-кинотеатры Русиягә килүе турында белдергәч, әлеге канунны яклап чыкканнар.

МТС һәм "Вымпелком" канунны “бәхәсле” дип саный һәм җәмәгатьчелек белән фикер алышуга чакыра.

2016 ел башында матбугат чараларында чит илләр катнашын чикләү турында канун кабул ителгән иде. Канунга ярашлы, ширкәтләр һәм оешмаларны тотучыларның 20 проценттан артыгы чит ил кешеләре булса, аларга аккредитация бирелми.

XS
SM
MD
LG