Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Язучылар берлегенә вакытлыча рәис сайланды


Башкортстан язучылар берлеге утырышы
Башкортстан язучылар берлеге утырышы

Утырышта идарә әгъзалары вакытлыча рәис вазифасына тәнкыйтьче галим Зәки Әлибаевны сайлады. 3 мартка билгеләнгән корылтайда идарә рәисенә кабат сайлау үтәчәк.

29 ноябрь Башкортстан Язучылар берлегенең идарә утырышы узды. Берлекнең алдагы җыенында элекке рәис, драматург Наил Гаетбай сәламәтлеге сәбәпле урыныннан китүен белдергән иде.

Утырышта рәис вазифасына ике намзәт чыкты: атналык “Истоки” әдәби-нәфис гәзите мөхәррире, башкаладагы урыс шагыйрьләренең “Уфли” иҗат түгәрәге башы, Башкортстан Язучылар берлегенең тәрҗемә секциясе җитәкчесе, шагыйрь Айдар Хөсәенов һәм яшь галим, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт педагогия университетының башкорт кафедрасы доценты, тәнкыйтьче, Башкортстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе җитәкчесе Зәки Әлибаев.

Айдар Хөсәенов чыгышында берлекне батып баручы кораб белән чагыштырды, сайланган очракта, заманча технологияләр белән эшләүгә, язучыларны интернет белән файдалануга җәлеп итәргә ышандырды. Көндәше исә яшьләр белән эшләүгә өстенлек бирәчәген, төп эшчәнлегенең Язучылар берлегенең алдагы елда узачак корылтаена әзерлек булачагын әйтте. Идарә әгъзалары яшерен тавыш белән Зәки Әлибаевны сайлады. Аңа – 13, Айдар Хөсәеновка 8 кеше тавыш бирде.

Яңа рәис бу вазифага вакытлыча гына сайланды. Идарә рәисе кабат алдагы елда узачак корылтайда сайланачак. Ул 3 мартка билгеләнде.

25 ноябрь узган Башкортстан язучыларының еллык җыенында берлек низамнамәсенә бер үзгәреш кертелде: хәзер Язучылар берлеге идарәсе рәисе бер үк вакытта башка урында да эшли ала.

Рәсми булмаган чыганаклар берлек рәисе вазифасына күренекле драматург Рәлиф Кинҗәбаев килер дип фаразлый. Ул әлеге вакытта “Агыйдел” журналының баш мөхәррире вазифасын башкара.

XS
SM
MD
LG