Accessibility links

Искәндәр Ясәвиев үзен тоткарлау турында Татарстан эчке эшләр министрына мөрәҗәгать иткән


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Активист Искәндәр Ясәвиев 26 ноябрьдә Тукай скверында ялгыз пикет уздырган вакытта Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре кылган гамәлләрен тикшерергә чакыра.

30 ноябрьдә “Югары икътисад мәктәбе”нең өлкән фәнни хезмәткәре, фәннәр докторы Искәндәр Ясәвиев Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга “Казан-Арена” янындагы әрәмәлекне яклап пикетка чыгуы өчен тоткарлануы турында мөрәҗәгать иткән.

"2016 елның 26 ноябрендә Тукай скверында "Football for the Planet" вәгъдәсен үтәгез” дигән плакат белән ялгыз пикет уздырган вакытта мине тоткарлаган Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре гамәлләрен тикшерергә чакырам. Мине үзем яшәгән йорт яныннан берничә йөз метр ераклыкта тоткарладылар. Димәк, полиция күзәтеп торган. Үзләренең конституцион иреген һәм фикер, сүз, пикетларга чыгу иреген белдерергә җыенган ватандашларга карата полиция кылган гамәлләрнең нигезе нинди?” дип сорый активист.

Искәндәр Ясәвиевның машина номерларын алып киткәннәр
Искәндәр Ясәвиевның машина номерларын алып киткәннәр

Моннан тыш Ясәвиев Хохоринны экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренең аның машина номерларын алу-алмау ихтималын да тикшерергә чакыра. Ясәвиев белдерүенчә, аның машинасының арткы бамперыннан номерларны беркая да бара алмас яки юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре тоткарласын өчен алып куйган булырга мөмкиннәр. Активист үзенең өй кереше өстендә видеокамера куелганлыгын белдерә.

26 ноябрьдә Казанда Конфедерация кубогына жирәбә уздырылган көнне "Казан-Арена" стадионы янында Казансуны корыту һәм әрәмәлекне бетерүгә каршы чыгучы активистларны полициягә алып киткәннәр иде.

XS
SM
MD
LG