Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның сәяси кырында кискен хәрәкәтләр башланды


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Ноябрь азагында Уфа хакимиятен кадрлар алыштыру өянәге тотты. 26 ноябрь кичен республика башлыгы Рөстәм Хәмитов моңа хәтле үзенең администрациясе җитәкчесе булган Сергей Молчановны урыныннан төшереп, ул урынга вице-премьер булып эшләгән Владимир Нагорныйны билгеләде.

Шул ук көнне башка фәрманнар белән Башкортстанның транспорт һәм юл хезмәте комитеты башлыгы булган Ильяс Мөниров республика хөкүмәтенә, Нагорныйдан бушаган урынга вице-премьер итеп тәгаенләнде, ә Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшләүче Евгений Гурьевка “вице-премьер” дигән титул өстәлде.

Имеш-мимешләр барысы да бер тезис тирәсендә бөтерелә – 18 сентябрьдә Башкортстанда үткән сайлаулар тирәсендә

Рөстәм Хәмитов моңа хәтле дә министрларны, үз администрациясендәге төрле дәрәҗәдәге түрәләрне бертуктаусыз дигәндәй алыштырып торган булса да, нәкъ менә шушы соңгы кадрлар алыштыруы җәмәгатьчелектә төрле фикерләр, фаразлар, имеш-мимешләр тудырды. Алар күп булса да, нигездә, барысы да бер тезис тирәсендә бөтерелә – 18 сентябрьдә Башкортстанда үткән сайлаулар тирәсендә. Имеш, Башкортстандагы сайлаулар бик зур канун бозулар, хәрәмләшүләр белән үткән, нәтиҗәдә Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә бик күп хатлар яуган һәм бу факт Кремльдә тирән канәгатьсезлек уяткан, шуңа күрә Рөстәм Хәмитов ашыгыч рәвештә чаралар күрә башлаган.

Башкортстанда үтүче сайлауларның төп дилбегәсе элеккедән килгән гадәт буенча республика җитәкчесе администрациясе башлыгы кулында

Сүз дә юк – Башкортстандагы сайлауларда да, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек Русиянең гамәли хакимияте файдасына бик күп төрле канун бозулар, алдашулар булгандыр. Хәтта Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Уфага килеп сайлауга кагылышлы җәнҗалларны тикшерергә мәҗбүр булдылар. Әмма комиссия рәисе Элла Памфилова Башкортстанда сайлаулар канунга ярашлы рәвештә, бик күп башка төбәкләргә караганда гаделрәк үтте, дигән нәтиҗә яңгыратты. Аңлашыла ки, халыкка ыргытылган сөяккә “Башкортстанда сайлаулар гадел үтте” дип язсалар да, һичшиксез, чынбарлыкны яхшы белүче Кремль кураторлары Башкортстандагы сайлаулар җәнҗалсыз үткәрелмәгәнлеге өчен Хәмитовка канәгатьсезлек белдергәннәрдер. Ә Башкортстан җирлегендә үтүче сайлауларның төп дилбегәсе элеккедән килгән гадәт буенча, республика җитәкчесе администрациясе башлыгы кулында була. Бу очракта хәзер инде эшеннән бушатылган Сергей Молчанов кулында була.

Шуңа күрә дә күпчелек сәясәт белгечләре Сергей Молчановның эшеннән алынуын сайлауларны җәнҗалсыз үткәрә алмавы белән бәйлиләр. Бу факт, әлбәттә, үз эшен эшләгәндер. Бигрәк тә алда торган Русия президентын сайлау көне якынлашып килгәнен искә алсаң.

Хәмитовның кадрлар мәсьәләсендә кискен хәрәкәтләр ясый башлавының икенче, тагын да мөһимрәк сәбәбе бар

Әмма Рөстәм Хәмитовның кадрлар мәсьәләсендә кискен хәрәкәтләр ясый башлавының икенче, тагын да мөһимрәк сәбәбе бар – “Кремль рейтингы” дип аталучы исемлектәге рейтингының ныклап түбәнәя баруы. Шулай “Профиль” журналының губернаторларның урыннарын югалту ихтималлыгына ишарә ясый торган рейтингларын билгеләүче 31 октябрьдә игълан иткән тикшеренүләре нәтиҗәсенә караганда, Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның “Кремль рейтингы” 2013 елдан башлап түбәнәя бара һәм ул бүген минус дүрткә калган (иң югары балл – 5). Ә бу инде, әгәр алда Русия президентын сайлау торганлыгын искә алсак, бик мөһим сигнал булып тора. Тискәре сигнал. Юкка гына, шул ук “Профиль” журналы соңгы “Кремль рейтингы” нәтиҗәләренә анализ ясаган материалын “Чыгып китәргә чакырылалар” (“На выход приглашаются”) дип исемләмәгәндер.

Үтә тәҗрибәле һәм хәйләкәр сәясәтче Радий Хәбиров бүген эшсез утыра

Ә бит шул ук Хәмитовның рейтингы аның үзенең генә түгел, бөтен командасының эшчәнлегенә бәйле. Шуңа күрә дә, Башкортстан җитәкчесе шулпалана барган рейтингын “куертыр” өчен командасын көчәйтергә тырыша. Яңа кадрлар белән, эшнең рәтен белгән кадрлар белән. Тагын бер нәрсәне онытмыйк – үтә тәҗрибәле һәм хәйләкәр сәясәтче, элек Башкортстан президенты администрациясе башлыгы булган, ә шуннан соң Мәскәү Кремлендә Русия президенты администрациясенең Эчке эшләр буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Радий Хәбиров бүген эшсез утыра. Ә менә ул инде (ул моны Мортаза Рәхимов чорында үткән сайлауларда раслады) сайлауларны, шул исәптән Русия президенты сайлауларын да, Башкортстан җирлегендә ничек кирәк шулай үткәрә алачак. Бигрәк тә кулында республика дилбегәсе булса.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG