Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Русия икътисади үсеш министры итеп Максим Орешкин билгеләнде


Максим Орешкин

Максим Орешкин

Русия президенты Владимир Путин Русия икътисади үсеш министры итеп Максим Орешкинны билгеләде. Моңа кадәр ул финанс министры урынбасары булып эшли иде.

Максим Орешкин 1982 елда Мәскәүдә туган. 2004 елда "Югары икътисад мәктәбе"нең "Икътисад" юнәлешендә магистратура тәмамлаган. 2002-2006 елларда Русия банкында баш икътисадчы, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

2006-2013 еллар арасында "Росбанк", "Креди Агриколь Корпоратив һәм Инвестиция банкы", "ВТБ Капитал" банкларында җитәкче урыннарда эшли. 2013 елда финанс министрлыгына департамент җитәкчесе булып килә, 2015 елның мартыннан министр урынбасары булып тәгаенләнә.

Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә Улюкаевны ике айга йорт сагында тоту турында карар чыгарды. Моннан соң Владимир Путин аны эшеннән алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG