Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания Нуруллина: "Мин беркайчан да бирешмәдем"


Дания Нуруллинада кунакта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:20 0:00

Дания Нуруллинада кунакта

Камал театры артисты Дания Нуруллина "Үлеп яратты"да Мөхлисә Бубый, "Миркәй белән Айсылу"да Айсылу, "Әниләр һәм бәбиләр"дә Гөлфинә, "Дивана"да ана образларын яратып башкаруын әйтә. "Аларда чын татар рухы ачыла", ди ул. Камалда артистның 70 еллыгы уңаеннан кичә булды.

"Үлеп яратты" федераль үзәкнең урыс булмаган милләтләргә карата мәрхәмәтсез сәясәте көчәйгән вакытта Камал театры сәхнәсенә куелган спектакль. Аның дөньяга чыгуы Мәскәүнең Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирүне тыйган чагына туры килде. Биредә татарлар үз фикерен чагылдыра алды. Ркаил Зәйдулланың бу әсәре татар җәмәгатьчелеген тетрәндерде, шактый уйланырга мәҗбүр итте.

Татар рухын, татарлыкны саклаучы образлар иҗат иткән, милләтнең киләчәге өчен борчылган Дания Нуруллина әлеге пьесада Мөхлисә Бабинская (Бубый) ролен башкарды. 50 елга якын гомерен театрга багышлаган Дания ханым күп рольләр башкарырга туры килүен, әмма Мөхлисә Бубыйны тормышының иң авыр чагында сынмаска ярдәм итүен әйтә.

Мөхлисә Бубый роле минем өчен зур дәрәҗә булды

"Мөхлисә Бубый – образ түгел, ә тормыш. Гыйлемле, көчле холыклы, милләтебезнең горурлыгы, казый булып торган хатын ул. Миңа шул рольне тапшырдылар. Ләкин ул куелган елда тормышымда зур фаҗига булды. Бердәнбер кызым Айсылуны югалттым. Бөтен хәсрәтемне йодрыкка төйнәп эшли башладым. Мөхлисә Бубый турында шактый материал укырга туры килде. Аллага шөкер биш ел буе бу рольдә уйнадым. Һичшиксез, ул минем иҗатымны баетты. Андый рольне уйнаганым юк иде әле, минем өчен зур дәрәҗә булды", ди Нуруллина.

"Үлеп яратты"ны Камал театры сәхнәсендә биш ел уйнадылар. Кайбер үлемсез спектакльләр белән чагыштырганда бу аз тоелса да, мондый рухи яктан авыр әсәр өчен бу бик озак вакыт", ди Дания ханым.

Татар рухын, аның асылын ачып бирә торган рольләрдән ул Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклендә Айсылу, Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр"ендә Гөлфинә, "Дивана"да ана рольләрен атап узды.

Дания Нуруллина "Дивана" спектаклендә Хәнифә ролендә
Дания Нуруллина "Дивана" спектаклендә Хәнифә ролендә

"Миңа "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклендә баш роль бирелде. Гөлфинә - унике балалы чын татар хатыны. Авылда үсмәсәм дә, бу образның ягымлы якларын ачарга тырыштым. Ул тәмле телле, һәр кешегә ярдәм итә торган образ иде. Бик яратып уйнадым.

Сөембикә ролен бик теләп башкарыр идем

Еллар уза-уза характерлы рольләр бирделәр. Әйтик, "Дивана" спекталендә ана образы. Дүрт ел бу рольне үзем генә уйнадым. Бу ана авыру баласы өчен борчылып, аны ничек дәваларга белми, азаплана. Бу рольне дә мин йөрәгем аша үткәреп уйнадым", ди Дания ханым.

50 ел эчендә уйналган рольләр бихисап, әмма актрисаның электән үк Сөембикә ролен башкару теләге булган. "Сөембикә" журналы тәкъдиме белән ул татар җәмәгатьчелегенә Сөембикәне алып чыккан кеше һәм биш ел буе төрле чараларда Сөембикә образын башкарган.

"Нинди генә җыелыш булмасын, әдәби кичәләрдә, Хәтер көннәрендә мин биш ел буе Сөембикә булып йөрдем. Ләкин язучылар тарафыннан "Сөембикә" пьесасы язылмады. Ул чорда бу рольне бик теләп башкарыр идем", ди Нуруллина.

Дания Нуруллина "Казан сөлгесе" спектаклендә Әсма ролендә
Дания Нуруллина "Казан сөлгесе" спектаклендә Әсма ролендә

Дания ханым татар милләте, теле, дәүләтенең киләчәге өчен дә борчыла, татар милләте беркайчан бетмәс дигән фикердә.

"Чит илләрдә күп булдым. Андагы татарлар шундый тату яши. Бу бик матур күренеш. Татарстанда да хәлләр начар димәс идем. Татар гимназияләре, балалар бакчалары бар, театр сәнгате үсә, татар телевидениесе бар. Бу тармакта үсеш тә бара дияр идем", ди Дания ханым.

Дания Нурулинаның 70 яшьлегенә багышланган кичәгә тамашачы Камал театрын тутырып килгән иде. Тантанада спектакльләрдән өзекләр, юбиляр тормышына бәйле фото һәм видео язмалар күрсәтелде. Биредә Дания Нуруллинага багышланган китап та тәкъдим ителде.

Дания Нуруллина "Алты кызга бер кияү" спектаклендә Хәдичә ролендә
Дания Нуруллина "Алты кызга бер кияү" спектаклендә Хәдичә ролендә

Театрдан кала актриса төрле илләргә сәяхәт кылырга ярата. Бигрәк тә ул Европага гашыйк. "Барлыгы 13 илдә булганым бар", ди ул. Юбилей кичәсендә аны, видеоэлемтә аша Париждагы дуслары котлады. Тантана урыны-урыны белән көлдереп тә, кайчак елатып та ала торган иде.

Дания ханым сәхнәдә менә дигән уйнау белән беррәттән тәмле итеп милли ризыклар пешерү остасы да икән. "Гөбәдия, итле пәрәмәч дисенме, барысын да булдырам", дип шаяртты ул.

Хатын кыз бәхете турында сорау биргәч, Дания ханым: "Мин һичшиксез аз гына булса да бу бәхетне татыдым, әмма тормышым китек булды. Башта иремне, аннан соң бердәнбер баламны югалттым. Әмма беркайчан да бирешмәдем, сабырлык белән яшәдем", диде.

XS
SM
MD
LG