Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Путин һәм Эрдоган телефоннан сөйләшкән


Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин 2016 елның 16 сентябрендә Кытайда

Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин 2016 елның 16 сентябрендә Кытайда

Телефоннан сөйләшергә Төркия ягы теләгән. Сүз Сүрия турында барган диелә, ләкин нечкәлекләре турында әйтелми.

Русия президенты Владимр Путин Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Сүриянең Хәлеб шәһәрендәге хәлләр һәм гомумән Сүрия турында телефоннан сөйләшкәннәр. Бу хакта BBC Кремльнең матбугат хезмәтенә таянып белдерә. Сөйләшүнең нечкәлекләре хакында әйтелми.

Эрдоган Төркия гаскәренең Ирекле Cүрия гаскәре белән берлектә “Евфрат калканы” дип аталган чара Асад режимын бәреп төшерүгә юнәлтелгән дип белдергән иде.

ТАСС язуынча, телефоннан сөйләшергә Төркия ягы теләгән.

Кичә Мәскәү Эрдоганның Бәшәр Асадны бәреп төшерү максатына бәйле Төркиядән аңлатмалар сораган иде. Русия Асадны Сүриянең легитим президенты дип саный.

29 ноябрьдә Эрдоган Сүриядәге Әнкараның хәрби чарасының максаты турында хәбәр итте. Төркия Сүрия җирлегенә Бәшәр Асадны бәреп төшерер өчен керде дигән иде Рәҗәп Эрдоган

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG