Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Татарстан акчасына чыккан "Бакчасарай" сәхифәсе туктатыла


Кырымтатар телендәге "Бакчасарай" кушымтасының беренче саны
Кырымтатар телендәге "Бакчасарай" кушымтасының беренче саны

Роскомнадзорның Кырымдагы бүлеге кырымтатар телендәге "Бакчасарай" сәхифәсенең чыгуын канунсыз дип табуы сәбәпле сәхифә чыгудан туктатылган. Ул Бакчасарай районын шефлыкка алган Татарстан акчасына чыга иде.

"Бакчасарай" сәхифәсе Бакчасарай районының "Слава труду" газетында 2015 елда чыга башлап, 2016 елның сентябрь аеннан туктатылган иде. "Финанс булмау сәбәпле кырымтатар сәхифәсе алга таба чыкмаячак", диде Азатлыкка газетның мөхәррире Николай Балыков.

"Роскомнадзор газетаның низамнамәсендә аның кырымтатар телендә чыгуы билгеләнмәгәнен сәбәп итеп, низамнамәдә газета ике телдә, ягъни урыс һәм кырымтатар телләрендә чыгуын билгеләп яңадан теркергә кушты, ә без кырымтатар телендә сәхифәне ел ярым чыгарып тордык. Район шурасы безнең газетаның оештыручысы буларак низамнамәгә үзгәртүләр кертмичә эш итте”, диде Балыков. Ләкин ул үзе моны белә торып ни өчен дәшмәгәнен аңлатмады.

Район шурасы рәисе Рефат Дердаров сәхифәне мин ачтым дип йөрсә дә, аны яңадан теркәүне оештырмаган. Ләкин ул сәхифәне кырымтатар телендә чыгару өчен Татарстаннан акча сорарга онытмаган һәм Бакчасарай районына шефлык ясаган Татарстаннан бу сәхифәгә 500 мең сум аерттырган. Ләкин бу акчалар шик тудыра. Кырымтатар сәхифәсен чыгару өчен алынган кырымтатар журналисты янына баш мөхәррир беркем белән килешмичә, кырымтатар телен белмәгән кешене эшкә алган, ә эшне шул кырымтатар журналисты алып барган. Редакция сәхифәне чыгару өчен компьютер, фотоаппарат һәм башка җиһазлар алырга кирәк дип күрсәтсә дә, бер принтердан башка яңа җиһазлар алынмаган. Татарстаннан килгән акча ничек сарыф ителгәне хакында хисап та билгесез.

Хәзер "Слава труду" газеты яңадан теркәлү уза. Яңа низамнамәдә газета ике телдә чыга дигән маддә юк. "Газет урыс телендә чыгуын дәвам итәчәк, ә кырымтатар сәхифәсен чыгару өчен 2 миллион сум кирәк, ә бөтен газета өчен елына 5 миллион сум кирәк", диде мөхәррир Николай Балыков. Бу кырымтатарларның “Йолдыз” журналы, “Яңа дөнья” газетының бергә кушылган еллык бюджетыннан да күп. Бу ике басманың еллык бюджеты 4 миллион сумга да җитми. Ә кырымтатар сәхифәсе җирле бюджеттан тәэмин ителергә тиеш дигән фикерне хакимият санга да сукмый.

Кырым Украинада булганда мондый кырымтатар сәхифәләре район газеталарында Карасубазарда, Судакта өстәмә түләүсез, ягъни бушлай чыгып торалар иде.

XS
SM
MD
LG