Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "Әй, гүзәл Кырым" җырына клип тәкъдим ителде


Җырга Ролан Сәлимов (DJ Bebek) аранжировка ясаган, ә клип үзе Qaradeniz Production продюсерлык үзәге тарафыннан төшерелгән.

Кырымда "Әй, гүзәл Кырым" дип аталган киң билгеле җырга клип күрсәтелгән дип яза QHA агентлыгы. Клипны тәкъдим итү кичәсе Акмәчеттә Алем ресторанында узган.

Бу кырымтатарлар арасында иң билгеле җырларның берсе. Ул кырымтатарларның авыр язмышын чагылдыра. Җырга Ролан Сәлимов (DJ Bebek) аранжировка ясаган, ә клип үзе Qaradeniz Production продюсерлык үзәге тарафыннан төшерелгән. Җырны танылган кырымтатар җырчылары башкара.

"Әй, гүзәл Кырым" җырын белмәгән кырымтатар бар микән? Әлеге җыр белән халкыбыз туган җиренә кайтты. Ышанам, ул Кырымны ташлап китәргә мәҗбүр булган дусларыбызны, туганнарыбызны янәдән ватанына кайтарыр. Бу безнең чакыру. Беләм, чит якларда яшәүче күпләр безнең ирекле Кырымга кайтыр өчен көч куя", дип белдерә милли хәрәкәт лидерларының берсе Нариман Җәлил.

Клипны тәкъдим итү кичәсендә шулай ук Илми Умеров һәм башка кырымтатар активистлары катнашкан.

"Әй, гүзәл Кырым" җыры кырымтатар теленнән тәрҗемә ителеп рус, украин, инглиз телләрендә дә җырлана. Бу җырның юлларын Евровидение-2016 бәйгесендә җиңеп чыккан Җамала да үзенең "1944" җырында кулланды.

XS
SM
MD
LG