Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлзадә Сафиуллина: "Телемне онытырга хакым бармы?"


Гөлзадә Сафиулллина: "Сәнгать – ул чын тәрбия мәктәбе"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

Гөлзадә Сафиулллина: "Сәнгать – ул чын тәрбия мәктәбе"

Җырчы Гөлзадә Сафиуллина татар эстрадасының бүгенге хәлен пычрак суда йомычка шикелле җәһәннәмгә агып баруга тиңли. Сәнгать белән динне һич кенә дә аерым карарга ярамый, имамнарны мәктәпләргә сабак бирергә җибәрергә кирәк ди ул.

5 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе узды. Гөлзадә ханым әлеге кичә алдыннан Азатлыкка татарның киләчәк язмышы өчен нык борчылуын белдерде. Аның сүзләренчә, сәнгатьне һич кенә дә татар тормышыннан аерып карарга ярамый.

Үз телләрен, үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап килгән халыклардан үрнәк алырга, ә замана шаукымы һәм Русия эчендә яшибез дип милли үзенчәлекләрне санга сукмаудан туктарга чакыра Гөлзадә ханым.

Безне изәргә, бетерергә тиешләрме?!

"Миллилегебезне без Русиянең уртасында булган өчен сакламаска тиешме? Безне изәргә, бетерергә, тегеләрнеке белән катнаштырып бер ботка ясарга тиешләрме?

Нишләп мин башка милләтнең көенә биергә, нигә аның җырын җырларга тиеш? Минем үземнең җырым, үземнең ата-бабамның җыры, ата-бабамның биюе, аның киеме, аның яшәү рәвеше, традицияләре бар. Нигә мин аларны сакламаска тиеш?! Минем хакым бармы милләтемне, динемне алыштырырга?! Телемне онытырга минем хакым бармы?!" ди Сафиуллина.

Аның сүзләренчә, бүген татар концертлары, төрле шоулар татарның язгы ташуда пычрак суда аккан йомычка шикелле җәһәннәмгә агып баруына охшаган.

Халык җырларын, композиторларның әсәрләре белән беррәттән мөнәҗәтләр, мәкамнәр дә башкаручы буларак, Гөлзадә ханым фикеренчә, сәнгать белән дин аерым була алмый.

"Нигә бүген имамнарны җыеп, берсен бер мәктәпкә, икенчесен икенче мәктәпкә җибәреп, балаларга дин сабакларын өйрәтмәскә? Сәнгать, гомумән нәрсәгә кирәк соң ул? Күңел ачу өченме? Юк, күңел ачу өчен генә түгел, сәнгать кешенең рухын тәрбияләүдә бик зур роль уйный. Сәнгать – ул чын тәрбия мәктәбе. Укып карагыз мөнәҗәтләрне, халык җырларын, алар кешене елата алырлык, ә елап кеше явызлыктан, хөсетлектән чистарына", ди Сафиуллина.

XS
SM
MD
LG