Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызлар оешмалары Тубыл, Төмән мәктәпләрендә татар теле дәресләре кертергә чакыра


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Төмән өлкәсенең татар хатын-кызлар оешмалары 3 декабрь үткән конференциядә милләт, хатын-кызлар, гаилә алдында торган проблемнарны чишү өчен бергәләшеп эшләргә килеште.

3 декабрь Төмән өлкәсенең татар хатын-кызлары конференциягә җыелды. Бу чарага өлкәнең төрле районнарыннан йөзгә якын хатын-кыз килгән иде. Соңгы берничә ел эчендә "Ак калфак", "Сүзге", Төмән шәһәре мөслимәләр оешмасының бергә җыелып проблемнарны барлаганы, алга максатлар куйганы юк иде әле. Конференциядә "Сүзге" һәм мөслимәләр оешмасы киләчәктә "Ак калфак" канаты астында бергәләшеп эшләргә дигән карарга килделәр.

Конференциядә резолюция кабул иттеләр һәм ул Төмән өлкәсе хакимиятенә дә тапшырылачак, татар милли оешмаларына җибәреләчәк.

Документта Төмәндәге һәм Тубылдагы мәктәпләрдә татар теле дәресләрен, балалар бакчаларында ана телен өйрәнүне кертү кирәклеге турында әйтелә. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын татарча дәреслекләр һәм китаплар белән тәэмин итү өчен өлкә мәгариф департаментына Казан белән эшне җайга салырга диелә.

Шулай ук хатын-кызлар мәчетләрдә мөселман балаларына ислам дине нигезләрен, туган телне өйрәнү өчен якшәмбе мәктәпләре ачу кирәклеген дә белдерә. Резолюциядә "Тюменское время" телеканалында балалар өчен татарча тапшыру ачу, "Регион-Тюмень" каналында татарлар өчен булган "Очрашулар" тапшыруын яңадан кайтару, "Хикмәт" газетын чыга башлаган вакытындагыча асылына кайтарып, татар һәм урыс телләрендә басу кирәклеге турында да язылган.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Чарага Татарстаннан җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова да килгән иде. Ул Азатлыкка бүген хатын-кыз тормыштагы бөтен үзгәрешләрдә дә катнашырга һәм үз сүзен әйтергә тиеш дип белдерде. Русиядәге икътисади кыенлыклар сәбәпле, Бәйрәмова сүзләренчә, мохтаҗлар көннән-көн арта бара. "Ятимнәргә, өлкән яшьтәгеләргә булышу да хатын-кызлар алдында көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора", ди Фәүзия ханым. Европа илләрендә өлкәннәргә, ялгызларга ярдәмнең яхшы оештырылуын үрнәк мисал итеп китерде.

Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаментының "Ышаныч телефоны"на 2016 елның 9 ае эчендә ярдәм сорап 6 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Авыр хәлгә калган хатын-кызлар да, ирләр дә, балалар да шалтыраткан. Алар арасында үзләренә карата көч куллануны белдергән хатын-кызлар да аз түгел. Татарларның күпме булуы билгеле түгел.

"Бездә ятим бала юк" фонды рәисәсе Мөнирә Хөснетдинова сүзләренчә, татар балаларының ятимнәр йортына эләгүе соңгы елларда арткан. Хәзер әлеге хәйрия фонды 75 баланы бага. Мөнирә ханым балаларга ярдмә итү өчен фондның акчасы җитешмәүне, халыкның даими ярдәмдә битарафлыгын да белдерә. "Кешеләр су басканда, янгын булганда гына дәррәү булып ярдәмгә килә", ди Хөснетдинова.

Бибинур Сабирова чыгыш ясый
Бибинур Сабирова чыгыш ясый

"Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Бибинур Сабирова бу конференцияне оештыруның башында торды. Ул җитәкчелекне яшь буын вәкиленә тапшырасын әйтеп, хатын-кызлар оешмасы киләчәктә дә мәктәпләрдә, балар бакчаларында татар телен укыту өчен тырышырга, ханымнар гаиләдә татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи байлыкларын саклау учагы булырга тиеш дигән фикерен белдерде.

"Ак калфак" оешмасының яңа җитәкчесе итеп татар яшьләре хәрәкәте активисты Римма Вәлиева сайланды. Ул татар рухлы бизәнү әйберләре һәм кирәк-яраклар эшләү дизайнеры. Вәлиева гасырлар буе килгән мирас сакланган очракта гына татар халкының киләчәге бар дигән фикердә.

"Беренче чиратта хатын-кызлар үзебезнең мәдәниятне саклау өчен тырышырга тиеш. Аны өстән кушып, мәҗбүриләп эшләп булмый. Аларны бу эшкә җәлеп итеп, кызыксындырып кына була. Гомумән алганда татар хатын-кызлары бөтен өлкәдә – бизнеста, сәламәтлек саклауда, хәйриячелектә, эшмәкәрлектә дә актив булырга тиешләр", диде Вәлиева Азатлыкка.

Конференция башыннан ахырына кадәр татар телендә барды, беркем дә урысча чыгыш ясамады.

Чәй табыны янында да милләт киләчәге турында сөйләшүләр тынмады
Чәй табыны янында да милләт киләчәге турында сөйләшүләр тынмады

XS
SM
MD
LG