Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны тел нигезләренә өйрәткән татар шакмаклары чыкты


Балаларга татар телен өйрәнергә ярдәм иткән татар шакмаклары проекты уңышка ирешеп, сатуга чыкты. Зайцевның тел укыту методикасына нигезләнгән шакмакларны чит илләрдән кызыксынып алучылар да бар.

Татар теле шакмаклары балаларны махсус методика нигезендә татар телендә укырга өйрәтү ысулы булып тора. Комплектка 72 шакмак, таблица, язулы рәсемнәр, методик кулланма керә, дип аңлатты Азатлыкка проект авторы Азат Шәфигуллин.

"Әлегә берничә йөз данә әзерләдек. Күбесенчә эшне үзебез башкарып чыктык", ди ул. Кызыксыну зурмы дигән сорауга исә ул "шактый кызыксыналар" ди. "Төрле төбәкләрдән, Татарстаннан мөрәҗәгать итәләр. Чит илләрдәге якташларыбыз да кызыксына. Күп кенә кеше балаларына Яңа Ел бүләге буларак ала" ди Азат Шәфигуллин. Шакмаклар белән укыту Зайцев методикасына нигезләнгән.

Элегрәк Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Азат әфәнде бу эшкә аны татар халкының, теленең дәрәҗәсе төшү, милләт буларак юкка чыгу куркынычы этәрде дип сөйләде. Шакмаклар "Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимовның милли психология һәм педагогика фәненә нигез булып торырлык фикерләренә; телгә, милләткә тугры хезмәт иткән Ибраһим Гази, Гомәр Бәширов сүзләренә; телебезнең асылын саклаган Гыйбадулла Алпаровларның фәнни хезмәтләренә таянып барлыкка килде".

Шәфигуллин сүзләренчә, татар шакмаклары хәрефләрне рәсемгә бәйләмичә, схемаларсыз, фонетик анализга таянмыйча җайлы гына укып китәргә мөмкинлек бирә. "Биредә укыту программасы түгел, бала психикасы, бала теләге, бала уены өстенлек итә", дип ассызыклый ул.

XS
SM
MD
LG