Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция министры: "Русия һәм Асад гамәлләре Сүрияне бүлгеләүгә китерә"


Жан-Марк Эро
Жан-Марк Эро

Русия һәм Бәшәр Асад режимы сайлаган сугыш стратегиясе Сүрияне бүлгеләүгә китерә дип белдерә Франциянең тышкы эшләр министры Жан-Марк Эро. Аның сүзләренчә, Асад контрольлек иткән җирләрдә "ИГИЛостан" барлыкка килә.

Франциянең тышкы эшләр министры Русия һәм Асад сайлаган "сугыш һәм кансызлык юлы" төбәктә озакка сузылган хаоска гына китерәчәк, дип кисәтә. Әлеге стратегия террорчылыкның тамырын корыта алмаячак, диде Жан-Марк Эро Халыкара француз радиосына.

Эро сүзләренчә, Русия БМОның Иминлек Шурасына тыныч халкының гомерен саклап калырлык карарларны кабул итүгә комачаулый. Сугыш эскалациясе юлы бернигә дә китермәячәк, дип саный Франция тышкы эшләр министры.

Сишәмбедә матбугат чаралары Хәлебнең көнчыгышында һөҗүмнәрнең көчәюе һәм халыкта Асад гаскәрләренең якынлашуын сиземләү барлыгы турында язды. Хәлебтәге CNN хәбәрчесе Сүрия хокук яклаучылары мәгълүматына таянып, Асад гаскәре элек оппозиция контроле астында булган җирләрнең дүрттән өч өлешен басып алды, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG