Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Мәүлид бәйрәме чаралары башланды


Казандагы Кабан арты мәхәлләсе ашханәсендә Мәүлид мәҗлесе, 27 декабрь 2015 ел. Быел да бу мәчет бәйрәмнәр оештыра
Казандагы Кабан арты мәхәлләсе ашханәсендә Мәүлид мәҗлесе, 27 декабрь 2015 ел. Быел да бу мәчет бәйрәмнәр оештыра

Татарстанда Мәүлид бәйрәме чаралары башланды. Аңа Башкортстан, Мәскәү һәм башка төбәкләр дә кушылырга тора. Бу чаралар сәяси максатны да куллана.

Быел Татарстанда 11 декабрь – Мәүлид кичәсе, 12 декабрь – Мәүлид көне дип күрсәтелә. Дини бәйрәм яки гыйбадәтләр вакыты кояшка түгел, айга караган җәдвәл буенча билгеләнә һәм кайбер илләрдә бер көн соңрак яки алданрак та билгеләнергә мөмкин. Матбугатта чыккан яки интернетта булган календарьларда да Казан өчен бәйрәм көннәре аерылырга мөмкин. Революциягә кадәр дә, совет чорында да гает бәйрәмнәре яки башка даталар төрле мәхәлләләрдә кайвакытта төрле көндә оештырыла иде. Аерма бер тәүлек чамасы була иде. 90нчы елларда да мондый хәлләр булгалады: бер гаиләдә бер бәйрәмне ике кеше ике төрле көнне каршылаучылар да очрады. Чөнки яңа ай туганны алар төрлечә билгели иде. Соңгы унбиш елда бәйрәмнәрнең төгәл датасы мөфти яки баш казый күрсәткәч тагаенләнә һәм ул төгәл итеп матбугатта күрсәтелә. Гает дәүләт бәйрәмнәре исемдеген дә кертелә. Татарстандагы даталар гадәттә дини мәктәпләр бик охшаш булган Төркия диния эшләре идарәсенеке белән туры килә.

Бер ай бәйрәм

Татарстан нәзарәте 30 ноябрьдә Рәбигыйл әвәл башлануын хәбәр итте. Ул Мөхәммәт пәйгамбәр туганга Мәүлет ае дип тә атала. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" дип тәрҗемә ителә. Аны “Мәүлид ән-Нәби” – “Пәйгамбәрнең тууы” дип тә атыйлар. Рәбигыйл әвәл аенда Мөхәммәтне искә алу, аның тынычлык сөючәнлеген, мәрхәмәт иясе булуын раслап һәм рухын шатландырып төрле чаралар оештырыла. Татарстан мөфтияте ай дәвамында мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә дини мәҗлесләр үткәрергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра. Бәйрәмле айның максаты - халыкка ислам дине турында Мөхәммәт пәйгамбәр тормыш юлы аша аңлатып бирү.

Сүлпән яки тыйнак кына башланып киткән Мәүлид ае чараларның тыгыз парады белән тәмамлана. Өлгерә алмаганнар аннары дәвам итә. Кайберләре зурлап берничә ай буе чаралар оештыра. Зур сәхнәләр арендага алына. Аларда балалар тавышын аеруча теләп кулланалар. Зур итеп ясалган Мәүлидкә танылган артистлар махсус җырлар яздыра, клиплар чыгара. Әйтик Мәскәүдә 2015 елда башланган Мәүлидне зурлап 2016 елның гыйнвар ахырында гына сәхнәгә чыгара алдылар. Чарага чакырылган артист Марат Бәшәров акчага кызыгып катнашуын искәртте. Мәскәү ясаган чарада “триллионер мулла”, Хәтер мәчете имамы Шамил Әләүтдинов та катнашты. Тамашаның калыбын, җыр сүзләрен исә Ренат хәзрәт Әбәнов язган иде. Ул шайтан булып та сәхнәдә уйнады."Җан белән сөйләшү" исемле бу чара февральдә Казанга килеп җитте. Гастрольдә кырык өч кеше чыгыш ясады, сәхнә артында эшләүчеләр саны егерме өчкә җитте. Билетларны бушлай тараттылар. Азатлык бюджет күпмегә төште дип белешсә дә, саннарын әйтмәделәр. Урыстелле тамаша аннары башка төбәкләргә юл алды.

Видео: Мәүлетләргә махсус җырлар яздыралар. Балалар тавышын аеруча теләп кулланалар. Чувашстандагы Урмай авылы клубында балалар Мәүлид бәйрәменә әзерләнә.

Төп бәйрәм чарасы

Татарстанда берара Мәүлидне Кол Шәриф мәчетендә оештырдылар һәм Төркиядәге телевизион каналлар аша күрсәттеләр. Аннан соң Татарстанда тагын бер дини урын күтәрелде: Болгарда зур мәчет салынды, үзәк мәдрәсә корыла башлады. Күрсәтмә мәүлетләрне дә шунда ясый башладылар. Быел да Татарстан түрәләре һәм динчеләре өчен 11 декабрьдә Болгардагы Ак мәчеттә “Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы” оештырыла. “Чарада Татарстан җитәкчеләре, Русия төбәкләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Аның кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве көтелә”, дип Татарстан мөфтияте хәбәр итә. Бу чара журналистларга һәм телевизон камераларга да күрсәтеләчәк.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчете “Гаилә”дә якшәмбе көнне үк чара узды һәм анда балалар өчен программага өстенлек бирелде. Казандагы мөфтият бинасы саналучы Акмәчеттә исә Мәүлет сишәмбедә узды һәм догалар кылынды, “Мәүлет ән-Нәби касыйдасы”укылды. Норлатта да сишәмбә көнне ясаганнар, мөнәҗәт укыганнар. Ә менә сукырлар һәм инвалидлар көн күргән “Ярдәм” мәчете исә чарасын бераз соңгарак ясарга җыена. Элекке елларда инвалид балаларга мәүлетләр ясаучы Кабан арты мәчете дә читтә калмаган. Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин 12 һәм 18 декабрь көнне гарип балаларны да ашатачак. Аз керемле зыялыларны һәм дини яшьләрне дә чакыра: “Милли бәйрәм кебек ул, онытмасыннар”, - ди. Җомга көннәрендә Кабан арты мәхәлләсе юксылларны ашханәгә чакыра. Ә 25 декабрьдә Әмәт бистәсендәге "Өмет" мәчетендә "Сөекле пәйгамбәребез" исемле бәйге узачак.

Бәйрәм шау-шуларсыз булмый

Мәүлид бәйрәмнәре шау-шуларсыз калмый. Гамәлләре, сүзләре, киемнәре белән аптыратып торучы Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин 2015 елда Болгарда узган Мәүлидтә дә шаккаттырды. Ул Татарстан диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенең баш мөфти вазифасын тапшыруы турында белдерде. Әлеге уңайдан төрле имеш-мимешләр таралды. Казаннан Сәмигуллинны Уфага Таҗетдин урынына җибәрәләр дип фаразлаучылар да булды. Ә Тәлгать хәзрәт Азатлык хәбәрчесенә Уфа нәзарәтендә Камил Сәмигуллинга бүлмә әзер икәнлеген дә ирештергән иде. Ә Татарстан мөфтие тәкъдимне җитәкчелек белән киңәшләшеп кабул итәргә кирәклеген әйтте. Башкортстандагы Дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков исә Тәлгать Таҗетдинның белдерүенә игътибар итмәскә тәкъдим итте. Баш мөфти Татарстан президенты киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә дә вазифасын тәкъдим иткән, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә дә вазифа ышандырган иде инде.

Сәясәт яки пропагандасыз да эшләнми

Русиянең рәсми динияте дәүләт идеологиясен мөселманнар арасында тарату, сәяси пропаганда алып бару өчен дә даими кулланып тора. Мөфтиләр Мәүлидне куштанланыр өчен дә ясый. Әйтик, Казанда 2012 елда узган нәбәви бәйрәмдә сәяси агитация яңгырады. Шунда катнашкан Тәлгать Таҗетдин сайлаудагы намзәт Владимир Путинны мактады. Икътисади алга киткән, кеше хокуклары тамыр җәйгән, вөҗдан иреген яклаучы дәүләтләргә каршы да мөселманнарны котырталар. Уфада узган илаһи-мәдәни Мәүлидтә Уфа мөфтие Американы тәнкыйтьләде, Босния мөселманнарын геноцидтан саклап калган Мэдлен Олбрайтны Мәскәүгә килеп фәхишә булып эшләргә чакырды.

XS
SM
MD
LG