Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея парламенты президентка импичмент белдерде


Пак Кын Хе
Пак Кын Хе

Президентны вазифасыннан алыр өчен 234 депутат тавыш биргән. Импичмент белдерер өчен 200 тавыш җитә.

Көнья Корея парламенты президент Пак Кын Хега импичмент белдерде. Импичмент өчен 234 депутат тавыш биргән. Хәзер президенты вазифасыннан китү турындагы мәсьәләне ярты ел эчендә Конституция мәхкәмәсе карарга тиеш.

Көньяк Корея башлыгы Пак Кын Хеның рейтингы октябрьдә төшә башлады. Ул вакытта президентның дус кызы дәүләт сәясәтенә йогынты ясый икән дигән хәбәрләр таралды. Ул Көньяк Корея ширкәтләрен иганә йөзеннән үз фондларына миллионнарча долларлар күчерергә мәҗбүр иткән. Ул сак астына алдынды.

Президентның элекке берничә ярдәмчесе дә шулай ук кулга алынды. Пак Кын Хе халык алдында гафу үтенде, ләкин вазифасыннан китмәде.

Ноябрьдән бирле Көньяк Кореяда президентның китүен таләп итеп каршылык чаралары уза. Активистлар Пак Кын Хены илне идарә итә белмәүдә гаепли.

Быел августта Бразилия президенты Дилма Руссефка импичмент игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG