Accessibility links

"Иран һәм аның кешеләренә гашыйк булып кайттым"


Тәһран базарындагы көнчыгыш кибет
Тәһран базарындагы көнчыгыш кибет

Пропаганда каналлары күпме генә тырышмасын, халык дипломатиясе бөтен киртәләрне җимерә ала. Мәскәүдә яшәүче татар кызы Чулпан Дәүләтованың Тәһранга булган кыска гына сәяхәтеннән социаль челтәрләргә берничә рәсем чыгаруы булды, шунда ук Иран турында күп кенә уйдырмалар юк ителде. Ул бу илгә махсус, катып калган фикерләрне үзгәртер өчен бардым ди.

Чулпан сәяхәтнең иң кызык мизгелләрен Инстаграм һәм Фейсбук битенә чыгарып, кыска аңлатмалар биреп барды. Бу фоторәсемнәр социаль челтәрләрдә бик зур кызыксыну уятты. Чулпан танышларының да Иран белән кызыксынуы һәм күп яклары турында ялган фикердә булуы ачыкланды. Сәяхәтче кыз социаль челтәрдәге сәяхәтнамәгә керми калган якларын Азатлык укучыларына да сөйләде.

"Мин сәяхәт итәргә бик яратам һәм бу ил мине hәрвакыт үзенә җәлеп итте. Әмма, Иран турында төрле уйдырмалар аркасында анда барырга шүрли идем. Мәсәлән, телевидениедән исламны, мөселманнарны бик тискәре яктан сурәтлиләр, Иран белән күрше илләрдә барган сугышларны күрсәтеп торалар.

Иранга барам дигәч, дусларым да куркып калды, берәүләр, Иран белән Гыйракны бутап ахры: “ничек сугыш барган җиргә барасың” диделәр, башкалар: "анда кеше урлыйлар бит, ничек ялгыз ике кыз шундый илгә барырга ниятләдегез? дип шөбһәләнделәр. ​

Уйдырмалардан арынудан тыш, Иранга баруымның максаты фарсы сәнгате белән танышу, тарихи урыннарны: Зороастризм музеен, бизәкле мәчетләрне күрү, яңа дуслар табудан гыйбарәт иде.

"Иран халкы бик ачык булып чыкты"

Иранга барыр алдыннан ук, мин илдәге гаиләләрдә яшәргә мөмкинлек биргән Couchsurfing сайты аша килергә теләу турында игълан калдыруга, безгә 200дән артык кеше җавап биреп, өйләренә кунакка чакырды. Шул вакытта ук, иранлыларның нинди ачык, кунакчыл, ярдәмчел икәнен аңладым. Ә инде Тәһранга үзенә килеп төшкәч, моңа тагын да ныграк инандым.

Беренче минуттан ук шул сайтта танышкан яңа дустыбыз безне үзенең якын туганы сыман кабул итте. Безгә шәhәр харитасын әзерләп куйды, акча алыштырырга җитешмәбез дип, гомердә беренче күргән кешегә акча тоттырды, кичке аш белән сыйлады, кайда барырга, нәрсә карарга, җентекләп аңлатты. Иранда танышкан кешеләрнең барысы да ачык йөз күрсәтеп, безне үз илләренә гашыйк итте.

Бер көнне урамда безнең белән бер кеше танышты, кафега чакырды, музыкаль кибеткә кереп Иран музыкасы яздырылган дисклар сатып алып бүләк итте, базарга алып барды, анда бүләкләр алды, аннары таксида өйгә алып кайттып куйды, хәтта өенә кичке ашка чакырган иде, әмма без бара алмадык.

Иран бик арта калган, ярлы ил дип уйлаучылар бу катып калган фикердән дә арынды. Аның өчен Чулпанның Инстаграм битендә яшәгән бүлмәнең рәсемен, тауларга ачылган манзараны күрү дә җитә иде. Ул Hilton кебек кыйммәтле кунакханәләр районында, спа һәм спорт үзәкләре булган затлы йортта яшәгән икән. Хәер, Чулпан үзе дә, бу - чит ил кешеләре яши торган, кыйммәтле район дип искәртә.

"Баш очына яулык тагып чыксагыз, шул җитә"

Чулпанның Инстаграмына аның үзенең яулыклы, чалма чорнаган иптәш кызының рәсемнәре чыгуга, Фейсбуктагы дуслары, "Иранда туристларга да яулык бәйләргә кушалармы, Русия хатын-кызларына мөнәсәбәт нинди?" дип сораша башлый. "Ах, егетләрегез бик чибәр!" дип көнләшүчеләр дә булды.

Чулпан (у) һәм аның дусларының Тәһранда тау итәгендәге иртәнге ашлары
Чулпан (у) һәм аның дусларының Тәһранда тау итәгендәге иртәнге ашлары

Иранның мөселман иле икәне һава аланына төшкәч үк сизелә: бөтен хатын-кыз да чәчен капларга тиеш, әмма, ул күбрәк аксессуар сыман тоелды миңа.

Яулыкка бәйле бер хикәя сөйлим әле: беркөнне урамга чыгарга җыенабыз, мөселман иле, кагыйдаләр катгый дип, матур итеп яулыкларыбызны бәйләдек, озын күлмәкләребезне кидек.

Без яшәгән йортта өй җыештыручы бер апа безне күрде дә, аптырап китте: “Нигә шулкадәр капландыгыз? Безнең Иран кызлары бу кадәр ябынмый, баш очыгызга яулык элсәгез, шул җитә", диде. Без аңа "Русиядә мөселманча шулай киенәләр, без дә шулай кирәк дип уйладык", дип сөйләдек. Моңа ул тагын да күбрәк гаҗәпсенде.

Бу ил әле ул кадәр туристлар белән тулмаган, урамда барысы да безгә бик кызыксынып карады (чит ил кешеләре белән аралашырга бик тә яраталар). Урамда ачык киемнән беркемне дә күрмәдек. Чехия, Германия туристларын очраттык.

Аңлавымча, алар өчен ак тәнле, сары башлы хатын-кызлар экзотика булып тоела. Бик кызыксынып карыйлар, хәтта Иран хатын-кызлары да. Без татар кызлары, фарсы кызларыннан аерылмабыз дип уйладык. Әмма, юк, алай түгел икән. Егетләр: "Cезне күзләрдән танып була, шулай ук сез артык бизәнмәгәнсез", диделәр.

Чыннан да Тәһранда тышкы кыяфәткә бик зур игътибар бирәләр шикелле. Хатын-кызларның кашлары татуаж ысулы белән каты сызылган, пластик операцияләрдә төзәтелгән борыннар, ясалган иреннәрне күп күрдек. Хәтта ир-артлар да борыннарын төзәтә. Пластика бу илдә артык кыйммәт түгел дип аңладым. Матур булып күренер өчен, төсле линза киеп йөргән бер ир кешене дә очраттык, аннан башка да чибәр генә кеше иде, минемчә.

Алкоголь эчемлекләр гомумән тыелган, бер җирдә дә сатмыйлар. Илгә алып керергә дә тыелган. ​Бу теманы күтәрмәдек. Бер кичәдә булган идек, шунда безнең Мәскәүдән икәнебезне, әмма эчми-тартмаганыбызны белгәч, бик нык аптырдылар: "Сезнең кебек кызлар – чын хазинә", диделәр. Аларнын да Русия турында үз стереотиплары бар булып чыкты".

Чулпан баш очына яулык элү турында гына язса да, барыбер бер тапкыр аңа баштан аякка кадәр капланырга туры килгән. Инстаграм фото рәсеменә караганда, Тәһран үзәгендәге мәчеткә урамда йөргән кием белән керергә рөхсәт ителмәгән, ул аны карап чыгар өчен өстенә өстәмә җәймә капларга тиеш булган.

Тәһран базарындагы бизәкле савытлар. Чулпанның әйтүенә караганда, бәясе - Мәскәүдән Тәһранга барып кайту бәясенә тиң.
Тәһран базарындагы бизәкле савытлар. Чулпанның әйтүенә караганда, бәясе - Мәскәүдән Тәһранга барып кайту бәясенә тиң.

Чулпанның дуслары аның Инстаграмга чыгарып барган матур мәчет бизәкләрен, зур базардагы савыт-сабаларны күреп, Иранга барырга теләкләрен белгертте һәм фото астындагы коментарларда иминлек мәсьәләләрен сорашты. Чулпанның дусларына һәм Азатлыкка да биргән җавапларына караганда, ул бернинди куркыныч сизмәгән.

Илдә туристлар аз, булганнарын да җирле кеше озатып йөри. Без дә шулай йөрдек. Базарга барырга уйлагач, без яшәгән өйдәге җыештыручы апа бөтен эшен ташлап, алай гына да түгел, улын да чакырып, бөтен җирдә безне озатып йөрде. Алар безне бик кайгыртты, алдамасыннар, үпкәләтмәсеннәр, әйберләрне урламасыннар дип, бер минутка да безне игътибардан читтә калдырмады.

Әйтергә кирәк, төрек теле белсәң, бу илдә аралашу жиңелрәк булачак. Күбесе төрекчә сөйләшә, фарсы-төрек, азәрбайҗан-фарсы катнаш гаиләләр күп. Бар кеше дә бик ачык, һәрвакыт ярдәмгә килергә тора, хәтта полиция вәкилләре дә.

Безне җирле кешеләрнең озатып йөрүе, куркыныч янаганга түгел, ә бу аларга дәрәҗә, абруй өстәгән кебек тоелды, безне озатып йөргән апа һәм улы шундый горурланып йөрделәр.

Тәһрандагы музей
Тәһрандагы музей

Бөтен планлаштырылган урыннарны карарга җитешмәдек әлбәттә, әмма күргән кадәре дә искиткеч тәэсир калдырды. Мин иптәш кызым белән Иранда барлыгы 4 көнә көн булдым. Шул вакыт эчендә берничә музейга, мәрмәр сараена, зур базарга барырга, Дарбанд районына барырга җитештек. Шул райондагы биек тауларга сокланып, шарлавык тавышын тыңлап, иртәнге аш ашау искиткеч булган иде!

Һәр минутны бик файдалы итеп үткәрдек, яна дуслар таптык, бераз гына булса да илнең сәнгате, тарихы белән таныштык. Планда – бу илгә тагын бару, Исфахан, Шираз, Язд шәһәрләрен күрү, ә бәлки чаңгы шуарга да барып кайтырмын әле. Анда бик яхшы чаңгы шуу курортлары бар дип мактаган иде дусларым. Мин бу илгә гашыйк булып кайттым.

Чулпанга бу фоторепортажлары барышында, виза алу авырмы дигән сорау да бирәләр. Чулпан Азатлыкка әйткәнчә, ул аны Мәскәүдә Иран консулатында 40 евро түләп, өч көн эчендә җиңел генә алган. "Анда консуллык вәкиле кыска гына вакыт эчендә бик күп сораулар бирде, сәфәрнең максаты, туктарга җыенган урыннар, кайсы кунакханәдә калу турында төпченде, хәзер инде визаны илнең үзендә һава аланына килеп төшкәч ук, 15 минут эчендә алып була дип ишеттем", ди Чулпан. Ягъни, Иран визасын алу авыр дигән уйдырма да юк ителде.

XS
SM
MD
LG