Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәчетендә бер төркем кырымтатар тоткарланган


Кырым мәчете (архив фотосы)
Кырым мәчете (архив фотосы)

9 декабрь Кырымның Акъяр янындагы Мамашай (Орловка) авылы мәчәтендә бер дистә кырымтатар тоткарланган. Җомга намазыннан соң мәчәткә өч машинада килгән кораллы кешеләр аларны полиция бүлегәнә алып китткән.

Мөселманнарның нәрсәдә шикләнелгәне билгесез. Алардан бармак эзләре, ДНК анализлары алынган. Бу хакта Фейсбукта Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев язды. Бу Кырымның экстремизмга каршы “Э” үзәге хәзмәткәрләре булырга мөмкин дип фаразлый ул.

9 декабрь Кырымның аппеляция мәхкәмәсе бинасы каршындагы мәйданчыкта Мәҗлес рәисе урынбасары Ахтем Чийгөз балалары, оныклары аның азат ителүен таләп итеп пикет үткерде. Ике ел изоляторда тотылган Чийгөз өстеннән мәхкәмә дәвам итә.

Чийгөз белән бергә мәхкәмәгә тартылган дүрт бала атасы Али Асановның хатыны Эльнара Асанова Киевта үткән матбугат очрашуында Украина җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп, "Кырымда утырган сәяси тоткыннар сүз иреклеге өчен утыралар, аларны кырымтатарларны куркыту өчен хөкем итәләр" дип алар хакында күбрәк сөйләргә чакырды.

Киевның тимер юл вокзалында кырымтатар һәм украин активистлары Мәскәүгә баручы юлчыларга Русиянең Украинада, Кырымда кылган гамәлләре хакында мәгълүмат тарата башлаган. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров вокзалга килеп бу акцияне яклаган һәм "Без моны Мәскәүгә баручы кешеләргә чынбарлыкны җиткерү өчен эшлибез" дип белдергән.

XS
SM
MD
LG