Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Гомум мәҗлесе Сүриядә кан коюны кичекмәстән туктатырга чакыра


Хәлебнең иске шәһәр өлеше. 9 декабрь 2016
Хәлебнең иске шәһәр өлеше. 9 декабрь 2016

Гомум мәҗлес кабул иткән документта кан коюны кичекмичә туктату, ил халкына һуманитар ярдәм күрсәтү, бөтен шәһәрләрне чолганыштан азат итү турында әйтелә.

Җомга БМО Гомум мәҗлесе күпчелек тавыш белән Сүриядә кан коюны кичекмичә туктату, ашыгыч рәвештә бөтен ил халкына һуманитар ярдәм күрсәтү, Хәлебне (Аллепо) дә кертеп, бөтен шәһәрләрне чолганыштан азат итү турында резолюция кабул итте. Әлеге документны Канада әзерләде.

Гомум мәҗлес документлары мәҗбүри түгел, ә тәкъдим булып тора.

Җомга һавадан ярдәм белән Сүрия хөкүмәте көчләре Хәлебтә Бәшәр Асад режимына каршы торучыларга һөҗүмнәрен дәвам итте дип белдерелде. Әлеге режим ягында Русия хәрби һава көчләре һәм иранлы шигыйлар сугышуы билгеле.

Җомга шулай ук Русия хәрби җитәкчелеге Хәлебтән 18 меңгә якын кешенең чыгарылуын белдерде. Бу мәгълүматны әлегә бәйсез чыганаклар расламады.

Сүриядә биш ел ярым эчендә булган кораллы бәрелеш вакытында йөз меңнәрчә кеше һәлак булды, илдге халыкның яртысы йорт-җирсез калды, II дөнья сугышыннан соң янә иң авыр миграция кризисы башланды.

XS
SM
MD
LG