Accessibility links

сишәмбе, 25 апрель 2017, Казан вакыты 02:12

Русия Думасы "Хәрби хезмәт турында" канунга үзгәрешләр кабул итте. Бер елга хәрби хезмәткә чакырылганнар да килешү нигезендә хәзер чит илләрдә барган хәрби операцияләргә җибәрелергә мөмкин. Журналист Ирек Мортазин фикеренчә, бу үзгәрешләр Хосусый хәрби ширкәтләр аша ялланып сугышучыларның нык артуы сәбәпле кабул ителгән.

Русия Думасының "Хәрби хезмәт турында"гы канунга керткән өстәмәләре нигезендә, хәрби хезмәт вакыты бетәргә бер ай калганда рекрутларга (срочник) тагын бер елга кадәр килешү төзү мөмкинлеге бирелә ала. Килешүләр ихтыяри булачак дип белдерелә. Әлеге канун нигезендә шулай ук резервтагыларны да шундый килешү белән хәрби хезмәткә җәлеп итә алачаклар.

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин фикеренчә, әлеге канунга үзгәрешләр Хосусый хәрби ширкәтләр (Частная военная компания) аша сугышучылар нык арту сәбәпле, аларны алга таба хәрби операцияләргә килешү нигезендә генә җибәрү максаты белән әзерләнгән.

Ирек Мортазин

Ирек Мортазин

– Канунга үзгәрешләр Русия Думасында икенче һәм өченче укылыш бергә булып, тиз кенә кабул ителде. Шулкадәр тиз тотуның төбендә ни ята дип уйлыйсыз?

– Хосусый хәрби ширкәт сугышчыларын легальләштерү мәсьәләсе көн тәртибенә менде. Бу кампанияләрнең үзләрен легальләштерү турында сүз бармый, ә шундый кампания аша шул ук Сүриядә сугышта катнашкан русияләргә кагыла бу. Әлеге мәсьәлә гаять зур проблемга әйләнде. Русияләрнең Сүриядә сугышуларын яшерү кыенлаша барганга түгел, монысы – ярты гына бәла. Миндә булган мәгълүматларга караганда, март аенда Пальмираны азат иткән вакытта 20ләп русияле һәлак булган һәм 200ләбе яраланган. Һәлак булганнар һәм яраланучылар турында мәгълүматны яшереп була ул.

Әйтүемчә, Хосусый хәрби ширкәтләрнең сугышчылары хәзер бик күп һәм ул зур проблемга әйләнде. Ут-су кичкән, яхшы хәрби тәҗрибә туплаган бу кешеләр Русиягә кайта. Дәүләт тарафыннан кире кагылган, танылмаган шушы кешеләр җинаятьчел төркемнәрнең кызыксыну даирәсенә эләгергә, җинаятьчел хәрби төркемнәргә кушылырга мөмкин. Хәзер дәүләтнең сайлау мөмкинлеге калмады. Йә аларны криминал буларак таный, йә легальләштерә.

2014 елда Хосусый хәрби ширкәт җитәкчеләре Сүриягә 200 ихтыярины җибәргән өчен ирекләреннән мәхрүм ителде

Криминаллаштыруның ике варианты бар. Аларның сугышта катнашуларын танымау һәм җинаятьчел төркемнәргә кушылуына мөмкинлек бирү, инде булмаса, икенче ягы – бу төркемнәргә яллануларына карата җинаять эше ачу. Моңа мисаллар бар. 2014 елда "Славянский корпус" дип аталган Хосусый хәрби ширкәт җитәкчеләре Вадим Гусев, Евгений Сидоров Сүриягә 200 ихтыярины җибәргән өчен, 359нчы маддә нигезендә, өчәр елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

8 декабрь Каһарманнар көне уңаеннан Кремльдә кабул итүгә килгәннәр арасында Дмитрий Уткинны күреп алалар. Бу хакта "Фонтанка" язып чыкты. "Вагнер" атамалы Уткин Хосусый хәрби ширкәт командиры буларак билгеле. Күрәсең Кремльдә әлеге ширкәтләрне легальләштерү турында да сүз булган.

–​ Сүрияне алсак, анда хәзер русияләр ике төрле юл белән саклану министрлыгы аша һәм төрле ширкәтләр аша сугыша булып чыгамы?

– Бу канун көчкә керсә, ширкәтләр аша килүчеләр дә саклану министрлыгы белән килешү төзергә тиеш була. Алар алга таба турыдан-туры министрлыкка караячаклар, хәрби хезмәттәге кешеләр булып саналачаклар һәм бөтен ташламаларга да ия булачаклар. Әнә шулай итеп, Сүрия өчен Хосусый хәрби ширкәтләр бетерелергә мөмкин. Сүз сугышта катнашучылар турында түгел, ә террорга каршы операцияләрдә катнашучылар турында бара.

– Хәрби хезмәткә чакырылып 11 ай үткәннән соң "террорга каршы операцияләрдә катнашырга" теләүчеләр күп булыр дип уйлыйсызмы?

– Кирәккә караганда да күбрәк булыр дип уйлыйм.

– Ни сәбәпле?

– Урысларның данлыклы күңеле шундый бит инде, шуңа бәйле ул.

– Фатир сатып алырга акча эшләү, булган кредитларны каплау өчен дә килешү төзергә мөмкиннәрме?

– Хосусый хәрби ширкәтләрдә булганнар белән сөйләшкәнем бар. Акча ягы да әһәмияткә ия, әмма алай да, иң беренче максат түгел.

– Бу операцияләр өчен хәрбиләр күп кирәк булып, килешүләрне мәҗбүри имзалатырлар дип уйламыйсызмы?

– Хәрби хезмәткә яңа гына килгән кешегә мәҗбүри рәвештә килешү имзалату мөмкин әле ул. Хезмәтен тәмамларга бер ай гына калган кешегә исә нидер имзалату мөмкин түгел диярлек. Тик Русиядә сугышырга теләүчеләр һәрвакыт җитәрлек булды. Мин килешү төзү белән проблем булыр дип уйламыйм, үзләре теләп имзалаучылар да җитәрлек булачак.

Сүриянең Хәлеб шәһәренең көнчыгыш өлеше

Сүриянең Хәлеб шәһәренең көнчыгыш өлеше

– Ничек уйлыйсыз, алга таба Русиядән Сүриягә солдатлар күбрәк җибәрелерме?

– Пальмирадагы соңгы вакыйгалар гарәпләрнең сугышырга теләмәүләрен күрсәтте. Русиягә ике генә юл кала. Беренчесе – контракт төзеп Хосусый хәрби ширкәтләр аша 5-10 мең кешене җибәрү. Икенче вариант – менә, егетләр, без сезгә Хәлебне азат иттек, алга таба ни эшлисегез килсә, шуны эшләгез, без китәбез, дию. Ике айдан Хәлебтәге вазгыять 2015 елның сентябрендә булган хәлгә кайтачак. Ике вариант та яхшы түгел. Хәрбиләрне арттырмый торып Русия Сүриядәге вазгыятьне кулда тота алмаячак.

– Хәрбиләр күбәйтелгәндә һәлак булучылар да артырга мөмкин бит?

– Әлбәттә, югалтуларсыз барып чыкмаячак. Әмма хәрби хезмәткә яңа гына килгәннәрне сугышка ташлагандагы кебек хәтәр булмаяак.

– Русиянең Әфганстандагы сугышын һәм Сүриядәге сугышын алсак, ни аерыла?

– Әфганстанда хәрби хезмәткә чакырылганнар сугышты, 13 мең кеше һәлак булды. Аларны берничә ай эчендә әзерләделәр һәм сугышка җибәрделәр.

– Арадашчы роле үтәгән Хосусый хәрби ширкәт​ләр, алай да, Русиядә ни сәбәпле оештырылды соң?

– Әйтә алмыйм, чөнки белмим. Минем бу ширкәтләрнең ветераннары белән очрашканым бар, аларның ничек сугышка эләгүләре турында әйтә алам. Танышлары, танышларының танышлары аша киткәннәр.

Хосусый хәрби ширкәтләр бит башта зур икътисади объектларны, нефть белән бәйле корылмаларны саклау өчен төзелгән. 2012 елның апрелендә Владимир Путин Русия премьер-министры булган вакытта ук андый саклау ширкәтләрен хуплавын белдергән иде.

– Украина көнчыгышындагы хәрби низагта русияләрнең әлеге ширкәтләр аша сугышуы мөмкинме?

– Ялланган һәм хәрби ширкәт аша килгән ни белән аерыла? Ялланган рәсми хакимиятләр аша түгел, ә теләсә кем чакыруы белән эшли. Сүриядә хәрби ширкәт аша эшләүчеләр алар Сүрия хакимиятләре чакыруы белән анда килүчеләр. Донбассны алсак, үзләрен ЛНР, ДНР дип белдерүчеләр ягында сугышучыларны хосусый ширкәт кешеләре дип тә, контрактниклар дип тә санап булмый. Алар барысы да ялланганнар. Донбасска Русиядән килгән Моторолла да ялланган кеше иде.

– Хосусый хәрби ширкәт​ләр акчаны каян алган соң? Аны Русия саклану министрлыгы финанслыймы, әллә башкалармы?

– Аларга Сүрия акча түли.

– Бәшәр Асад режимымы?

– Әйе, рәсми Димәшк (Дамаск) түли. Әлегә кадәр шулай иде. Хәзер инде "Хәрби хезмәт турында"гы канунга кыска вакытлы контрактлар хакында үзгәрешләр кертелгәч, акча түләү Русия саклану министрлыгы аша булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG