Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Путинның зур матбугат очрашуын бер көнгә кичектерә


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Төркиядәге Русия илчесе Андрей Карловны җирләү сәбәпле Русия президенты Владимир Путинның зур матбугат очрашуы бер көнгә кичектерелә. Матәм чарасында атнакич Русия президенты да катнашачак.

Русия президенты Владимир Путинның 22 декабрьгә планлаштырылган, ел саен була торган матбугат очрашуы 23 декабрь, җомгага күчерелде. Бу хакта Путинның сүзчесе Дмитрий Песков белдерә.

Аның сүзләренә караганда, президент әлеге карарны Әнкарада үтерелгән Русия илчесе Андрей Карлов белән хушлашу чарасында катнашу белән бәйле кабул иткән.

Сишәмбе кич Мәскәүгә Әнкарадан 19 декабрьдә үтерелгән Русия илчесенең җәсәде кайтарылды.

Шул ук көнне үтерүне тикшерүдә катнашыр өчен Әнкарага Русия белгечләре китте. Төркия җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, дипломатка атучы элекке полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташның алты туганы тоткарланган. Үзе ул һөҗүм урынында атып үтерелде.

Төркия дә, Русиядә дә Андрей Карловны үтерү ике ил арасындагы күптән түгел генә җылына башлаган мөнәсәбәтләрне какшату омтылышы дип саный.

XS
SM
MD
LG