Accessibility links

Комментар: Җавап


Русия илчесе Андрей Карловны атып үтергән Мәүлит Алтынташ
Русия илчесе Андрей Карловны атып үтергән Мәүлит Алтынташ

Әнкарада Русия илчесе Андрей Карловны атып үтерү – Русиянең Сүриядә алып барган сугышлары өчен җавап ул.

Татар халкы "Илчегә үлем юк", дисә дә, күреп торабыз, илчеләрне дә үтереп торалар. Күп очракта илчеләрне үтерү дөньяда зур сугышлар башлануга сәбәпче булган. Ә менә 19 декабрьдә моның киресе булды – сугыш сәбәпле илче атып үтерелде. Әйе, Төркия башкаласы Әнкарада Русия илчесе Андрей Карловны атып үтерү – Русиянең Сүриядә алып барган сугышлары өчен җавап ул. Моны дөньяда бик күпләр шулай кабул итте, Русиянең үзендә дә шул фикердә булучылар шактый, әмма моны кычкырып әйтмиләр. Русия хәрбиләре туры эфирда Хәлебне айлар буе бомбага тотты, ракеталар белән юк итте, моңа җавап итеп бер төрек полицае Русиянең Төркиядәге илчесен туры эфирда атып үтерде.

Әлбәттә, олы яшьтәге коралсыз кешене арттан атып үтерү – егетлек түгел, үтерүче Мәүлит Алтынташ бу адымы белән төрекләрне дә, мөселманнарны да түбәнәйтте. Әмма бу сугыш башта ук бернинди дә әхлак нормаларына сыймады, ерткычлык ике яктан да хәттин ашты һәм дәвам итә. Эшләр болай барса, Русия кешеләрен теләсә кайда теләсә ничек юк итүләр әле алга таба да булачак икән, дигән шомлы уйлар башка килә... Чөнки татар халкы әйтә:

"Ни чәчсәң, шуны урырсың".

"Җил чәчсәң, давыл урырсың".

"Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең".

Бөтен дөнья алдында башкарылган бу үтерү бик күп сораулар да тудыра

Шул ук вакытта бөтен дөнья алдында башкарылган бу үтерү бик күп сораулар да тудыра, һәм бөтен дөнья хәзер шуңа җавап эзли. Кайбер төрек чыганаклары үтерүче Мәүлит Алтынташ җәй көне булган ыгы-зыгылар вакытында полициядән чыгарылган, дип яза. Алай икән, нигә ул башкалар кебек шул чагында ук кулга алынмаган һәм полицай кенәгәсен үзендә калдыра алган? Кайбер чыганаклар бу 22 яшьлек егетне әле һаман полициядә эшләгән, ул гына да түгел, Русия илчелеген саклаган, күргәзмәгә дә илче Карловның тән сакчысы буларак кергән, дип хәбәр итә.

Әйе, видео-фото материаллардан күренгәнчә, ул илче артында бик зур ышаныч белән басып тора, бер кеше дә аннан килеп, син кем, дип сорамый. Куен кесәсеннән пистолетын чыгарып, илченең аркасына төбәп аткач та, аны коралсызландырырга башка сакчылар яки полицайлар йөгереп килми, югыйсә, мондый мәртәбәле урында алар шактый була бит! Әгәр Алтынташ чыннан да Русия илчелеген саклаган булса, ул илчене теләсә кайсы вакытта атып үтерә алган булыр иде бит, нигә кирәк иде аңа туры эфирда бу канлы тамашаны оештырырга?

Алтынташны үтерү нигә кирәк иде, аны бит тереләй кулга алып, барысын да әйттерергә мөмкин иде

Ул гына да түгел, илчене атып үтергәч тә, аңа шактый вакыт үзенең "чыгышын" ясарга ирек бирәләр, Мәүлит Алтынташ анда Хәлеб өчен үч алуын әйтә, һәм әлбәттә инде, "Аллаһу Әкбәр!" кычкыра. Монда да сәерлек бар, чөнки мөселман кешесе беркайчан да сул кулының бармагын күтәреп шәһәдәтлек бирми, бу гамәл бары тик уң кул белән генә башкарыла. "Аның уң кулында корал иде бит", дип әйтүчеләр дә булыр, әмма кулны аның белән дә күтәрергә мөмкин иде. Мәүлит Алтынташның шушы бөтен канлы тамашасын видеога төшереп торучы табылган (имеш, монда очраклы гына килеп кергән), ә аның үзен үтерү мизгеле юк. Ә гомумән, Алтынташны үтерү нигә кирәк иде, аны бит тереләй кулга алып, барысын да әйттерергә мөмкин иде.

Һәм иң мөһиме – ул Сүрия өчен үч алырга ашкынган бер ялгыз фанатикмы, әллә аның артында кемнәрдер торамы? Тора икән – кемнәр? Хәзер интернетта аның көрд тамырларын да, әрмән тамырларын да табарга тырышып карыйлар, гүләнчеләр белән дә бәйләргә омтылалар, артында һаман шул Америка яки Көнбатыш илләре тормадымы икән, дип гоманлыйлар. Һәм соңгы сорау – илченең үлеме кемгә файдалы иде? Төркиягә моннан зыяннан башка файда юк, әгәр бу эш җәйге хәлләргә хәтле булган булса, моның өчен Русия шунда ук Төркиягә каршы сугыш башлаган булыр иде. Ике ил арасында мөнәсәбәтләр яхшыра башлагач кына, менә шушы хәл. Әгәр бу егетнең артында кемнәрдер тора икән, бу бик мәкерле, Русия белән Төркия арасында зур сугыш уты кабызырга омтылучы гамәл булып тора. Бу бик куркыныч нәрсә. Һәм бу сер кайчан да булса бер ачылырмы яки тагын шул Фәтхулла Гүлән һәм ИГИЛга гына сылтап калдырып, эшне ябып куярлармы?

Бу бит илчегә генә түгел, Русиянең үзенә бөтен дөнья алдында терәп ату иде

Русия президенты Владимир Путин бу хәбәрне ишетүгә, 19 декабрь көнне кичен эфирда күренде, илчене үтерү артында кемнәр торуын табарга һәм хөкем итәргә сүз бирде. Әмма аның йөзендә кайгы билгеләре күренмәде, ул артык тыныч иде, шул берничә җөмләне дә алдындагы кәгазьгә карап-карап әйтте. Югыйсә, бу бит илчегә генә түгел, Русиянең үзенә бөтен дөнья алдында терәп ату иде, һәм үтерүче аяк астында илче түгел, тынсыз калып, Русия үзе егылып ята иде... Һәм бу ҖАВАП иде...

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG