Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 08:32

Галимнең "Мифтах әл-Коръән" дип аталган китабы 130 ел билгесезлектә яткан һәм күптән түгел генә табылган. Әлифба тәртибендәге Коръән сүзлеген тәшкил иткән хезмәт исламны өйрәнү өлкәсе өчен зур әһәмияткә ия.

Бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Каюм Насыйринең "Мифтах әл-Коръән" (Коръән ачкычы) дип аталган хезмәте бары тик 100 данәдә китап итеп чыгарылды. Аның тәкъдим итү чарасы 20 декабрьдә Татарстан милли музеенда узды. Басма ике томда тәкъдим ителә: "Каләм Шәриф" – галим тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимиле һәм "Мифтах әл-Коръән" кулъязмасы факсимеленнән гыйбарәт.

"Әлеге хезмәт бик зур әһәмияткә ия, чөнки ул ислам дөньясында беренче Коръән сүзлеге булып тора. Мифтах әл-Коръән – Изге Китап буенча күрсәткеч, маршрут буларак хезмәт итә дияргә була", дип сөйли Каюм Насыйри музее мөдире Раушания Шәфигуллина.

Насыйри әлеге китапны "иҗтиһадымның иң олысы" дип билгели, ягъни ул галимнең фәнни эшчәнлегенең иң югары ноктасы һәм нәтиҗәсе булып тора.

Ул нәкъ менә бу хезмәтне үзенең фәнни эшчәнлегенең иң югары ноктасы дип билгели

"Бу хезмәтне ул зур тырышлык белән дүрт ел дәвамында яза. Насыйри тел, әдәбият, дин турында бик күп хезмәтләр авторы бит. Шул ук вакытта ул нәкъ менә бу хезмәтне үзенең фәнни эшчәнлегенең иң югары ноктасы дип билгели", ди Шәфигуллина.

Китап 130 ел дәвамында билгесезлектә була. Күптән түгел ул Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә табыла.

Хәзер китап бары тик кулъязма буларак кына, ягъни факсимиле рәвешендә басыла. Аны өйрәнү, тирән итеп төшенү һәм халыкка тәкъдир итү – галимнәрнең бурычы, ди музей мөдире.

Басманың фәнни мөхәррире, тарихчы Айдар Хәйретдинов сүзләренчә, Мифтах әл-Коръән язылган вакытта ук шактый актуаль хезмәт булган.

"Ул заманнарда Коръән гел телдә булган. Гел кабатлаганнар, гел ишетелеп торган. Ул мөселманнар өчен табигый мохит булган", ди ул.

"Каюм Насыйринең мирасы яхшы өйрәнелгән. СССР заманында аны өйрәнгәннәр. Соңрак яшәгән булса, аңа "халык дошманы" дип тамга сугарлар иде. Ә ул элегрәк яшәгән. Шулай ук аның фәнни эшчәнлегенең күп өлеше идеологиядән ерак тора бит. Мәсәлән, ул авыл тарихын, фольклорны күп өйрәнгән, тәрбия мәсьәләләре, җәдвәлләр белән шөгыльләнгән. Аны милли мирас буларак өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Менә, мәсәлән, Муса Бигиев идеология дошманы буларак сызып атылган иде, аны телгә дә алырга ярамый иде", дип дәвам итә Хәйретдинов.

Ул бит зур дин галиме дә булган, бу китап аңа дәлил булып тора

"Әмма, Каюм Насыйри СССР заманында өйрәнелсә дә, аннан күбрәк мәгариф, мәгърифәт белгече ясаганнар. Ә ул бит зур дин галиме дә булган, бу китап аңа дәлил булып тора. Ул вакыттагы исламның, мөселманнарның, мәдрәсәләрнең халәтенә фәлсәфи яктан килеп бәя биргән", ди тарихчы.

"Мифтах әл-Коръән" китабы хәзер күпчелек фәнни оешмаларга, институтларга, китапханәләргә таратылган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG