Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елның 5 канатлы сүзе


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

"Әйткән сүз – аткан ук" ди халык мәкале. Сүзнең таралу тизлеген һәм ераклыгын арттырган интернет заманында бу мәкаль тагын да актуальрак булып чыга. Танылган кешеләрнең әйткән сүзләрен шунда ук меңләгән мәгълүмат чарасы тарата, социаль челтәрләрдә фикер алышу башлана.

Азатлык радиосы 2016 елда канатлы сүзгә әйләнгән һәм бик озак вакыт дәвамында игътибар үзәгендә булган биш гыйбарәне туплады.

1. Рөстәм Миңнеханов – татар эстрадасы турында

"Фонограмма, нәрсәдер кигәннәр, нидер җырлыйлар, ничектер селкенәләр шунда...". Бу елның август аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда татар эстрадасының тетмәсен тетте. Аның сүзләре канатлы булып кына калмады, кайберәүләрдә шау-шулы "Үзгәреш җиле" фестиваленә этәргеч булмадымы икән дигән шик тә уятты.

Миңнеханов татар эстрадасын тәнкыйтьли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Быел Татарстан президентының истә калырлык башка сүзләре дә булды. Русия Федерация шурасында финанс министры Антон Силуанов белән бәхәскә кереп ул, төбәкләргә икътисади яктан төрле караш булуын аңлатып, аны "ашаган белми, тураган белә" дигән татар мәкале белән таныштырды. Бу сүзләре дә канат җәеп, социаль челтәрләрдә тиз таралды. Казанның бер кафесында ул хәтта диварга да эленде.

2. "Акча юк, әмма бирешмәгез"

Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның бу сүзләрен һаман оныта алмыйлар. Бу елның иң танылганы – Кырымда премьерга пенсиянең аз булуына зарланган пенсионерларга "Акча юк, әмма сез бирешмәгез" дигән җавабы. Алар социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды, йөзләрчә мемга рухландырды, бу сүзләр 2017 елда да төрле очракларда еш искә алыныр әле.

Медведев Кырым пенсионерларына: Акча юк, әмма бирешмәгез һәм көр күңелле булыгыз
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00

Русия премьеры август анда укытучыларның түбән хезмәт хакына зарлануына "акча эшләргә теләсәгез, бизнеста моны яхшырак башкарып була" дип тә җавап бирде. Аның бу сүзләре дә канат чыгарды.

3. Барак Обаманың микрофон ташлап әйткән сүзләре

Тиздән мөддәте тәмамланачак АКШ президенты Барак Обаманың Ак йортта журналистлар алдында соңгы чыгыш ясавын тулысы белән цитатларга таратып, аларны интернетка чыгаручылар күп булган. Иң тәэсирлесе президентның "Обама китә" дип әйтеп, микрофонны җиргә ташлавы булды.

4. Игорь Шувалов​ – Казан​ фатирлары турында

Елның тагын бер зур гаугасы Русия вице-премьеры Игорь Шувалов белән бәйле булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин белән Казанда яңа төзелгән йортларны караганда, 20 дүрткел метрлы торак сатып алучылар булуы аңа кызык тоелды. "Безгә бүген 20 метр мәйданлы фатирлар күрсәттеләр. Кызык тоела, ләкин халык мондый торак та ала һәм ул бик популяр" диде ул. Аның бу сүзләре интернетта күп көлүләр һәм шаяртуларга сәбәп булды.

5. Метшин җыры

Республика көнендә, Казанда Урицкий паркын ачканда Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән сәхнәгә чыгып, Казан мэры Илсур Метшин "Син дә шулай сагына калсаң" җырын башкарды. Социаль челтәрләрдә тиз очып чыгып, бу язма казаннар күңелен яулады.

XS
SM
MD
LG