Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обамадан әхлак дәресләре


Обама кызлары Малия һәм Саша белән
Обама кызлары Малия һәм Саша белән

Тагын берничә көннән АКШ президенты Барак Обаманың президентлык мөддәте тәмамлана. Азатлык аның сигез еллык эшчәнлегенә сәясәт күзлегеннән түгел, ә гади кеше сыйфатларын бәяләп нәтиҗә ясарга булды.

Барак Обаманың сигез еллык президентлыгына карашлар төрле. Кемдер аны мактый, кемдер сүгә, кемдер, гомумән, мыскыл итә. Тик күбесе бер нәрсә белән ризалаша – ул кызыклы шәхес. Азатлык Обаманың сигез еллык тормышында иң кызыклы вакыйгаларны барлады. Бу язма сәясәтче түгел, ә шәхес турында.

1. Мөселманнарга караш

АКШ президентлары арасында Барак Обама, мөгаен, мөселманнарга иң җылы һәм хөрмәт белән караганы булгандыр. АКШта исламга каршы чыгышлар арта барганда, консерватив американнар радикаллардан куркып мөселманнарга мөнәсәбәтен үзгәрткән чорда Обама Вашингтон белән Нью-Йорк арасында урнашкан Балтимор мәчетенә сәфәр кылды. Шулай ук ул ел саен Ак йортта зурлап ифтар мәҗлесләрен дә оештыра.

АКШ президенты Барак Обама мәчеткә килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

2. Балаларны ярату

Ике кыз атасы һәм үрнәк ир, гаилә башлыгы булган Обама теләсә нинди бала белән бик тиз уртак тел таба, җылы мөнәсәбәт урныштыра, дуслаша ала. Ак йортта даими үткәрелә торган Олы көн яки Һэллоуин бәйрәмнәре уздырылды, Обама үзе балаларга бүләкләр өләште, уйнады, аларга әкиятләр укыды. Самимилеген югалтмаган Обама Ак йорт буйлап балалар белән йөгерешеп уйнады. Бу күренешләр балаларга битараф булмаган һәр кешенең йөрәгенә сары май булып ятты. Моның матур мисалларын Popsugar әзерләгән язмада күреп була.

3. Мохтаҗларга ярдәм

Президент мохтаҗларга ризык тарата. Мондый адымга бик сирәк илләрнең президентлары бара. Ә Обама моннан чирканмады, киресенчә, мохтаҗларга ярдәм итәргә ашкынып торды. Мәсәлән, ул Вашингтон бүлгесендә йортсызларга Шөкерана көне уңаеннан кичке аш оештырып, үзе аны таратуда катнашты. Моны PR дип әйтүчеләр дә табылыр. Әлбәттә, анысы да бардыр. Тик югары урын биләгән һәр кеше мондый PR оештырса, мохтаҗларга зыянга булмас иде.

4. Өлкәннәргә хөрмәт

Менә сезгә тагын бер ризык өләшү мизгеле. Бу юлы хатыны Мишель белән ул АКШ ветераннарын сыйлый. Барак Обаманың өлкәннәргә хөрмәте зур булуы - билгеле факт.

5. Китап уку

Барак Обама китап укырга ярата. Үзе укыган китапларны укырга киңәш итә, биреп тора, уртаклаша. Гомумән, ул кешеләрне дә күп китап укырга өнди, һәрхәлдә, аның шәхси тормышына караган әңгәмәләрендә бу тема еш очрый. Балалар өчен дә ул үлеп китеп әкиятләр укырга ярата.

6. Ачык күңеллелек

Сәясәтчене ни өчен яраталар? Аның халыкка ачык булганы өчен. Бу сыйфатка Обама, һичшиксез, ия. Күпсанлы тамашаларда, телевизион тапшыруларда аның җырлау, бию, көлешү очраклары күп. Кешеләр белән җиңел аралаша ул. Сәясәтче буларак катлаулы сүзләр белән түгел, ә гади, халык телендә сөйләшә. Мисалы бу видеода.

7. Үрнәк гаилә

Югарыда әйтелгән сыйфатлардан тыш Обаманың сокланырлык гаиләсе бар, үрнәк гаилә башлыгы ул. Аның хәләл җефете Мишельны мактыйсы юк, Ак йорт каршында экологик яшелчәләр үстергән бакчасы гына ни тора. Барак белән Мишельның ике кызы бар һәм алар матур гаилә үрнәген күрсәттеләр.

XS
SM
MD
LG