Accessibility links

Бала табу йорты урынына кеше яру урыны. Авылдан бер караш


Бер яктан, авылларда хастаханәләр ябыла, икенче яктан, алар урынына морглар ачыла. Түрәләр мәдәният йортларын төзеп авылны яшәтмәкче була. Әмма бу гына җитми.

Каршылыклы чорда яшибез. Газета хәбәрләре белән танышканда ике каршылыклы фикергә тап булдым. Аның берсе – начар. Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән республиканың 8 районында (Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Чирмешән, Апас, Кайбыч һәм шул исәптән үзем яшәгән Балык Бистәсе районында бала табу йортлары ябылуы турындагы хәбәр бәян ителгән. Ябылу сәбәпләрен тезеп киткәннәр. Шартларның начар булуы, заманча җиһазларның җитмәве һәм кадрлар мәсәләсенә бәйле дип санап узыла. Хәзер әлеге районнарда яшәүче бала табучы хатыннарның 30-100 чакрым ераклыктагы бала табу йортларына барып табарга тиешлеге турында хәбәр ителә. Газеттагы мәкаләдә бала табу йортлары ябылу сәбәпле килеп туган авырлыклар, уңыйсызлыклар санап узылган.

Акча коралландыруга табыла, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә тамызып гына бирелә

Балык бистәсе районыннан Казанга 96 чакрым булса, районның икенче башында яшәүчеләргә бу ара 150 чакрымга җитә. Элек бала табу йорты авылдан 7 чакрым ераклыкта иде. Аны ябып, район үзәгендә генә калгач, бу ара 40 чакрымнан артты. Бүген бу ара тагын да ераклашып, киләчәктә Мәскәүдә генә калдырмасалар ярый инде... Булмас димә! Бүген акча коралландыруга табыла, ә менә сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә тамызып кына бирелә.

Бу яңалык район халкы тарафыннан төрлечә кабул ителә. Олы яшьтәгеләр "бала табасым юк әле", дисә, авылдагы яшьләр башка фикердә.

Авыл советы муниципаль берләшмәләренең XI нче корылтаенда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: "Авыл халкын җирдә калдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырабыз – бу безнең төп бурыч" дип яңгыраткан иде. Халыкны җиргә беркетүгә нинди мәгънә салынгандыр – белмим.

Морг өчен 6 миллион сум акча тотылган

Газетларда тагын бер хәбәр укыдым. Монысы шатлыклы. Анда элек бала табу йорты булган бинаның район халкы өчен бик кирәклеге язылган. Бу бинада районда паталогоотономия бүлеге (морг) ачылды дип хәбәр бирелә. Язмада "Заманча технология нигезендә эшләнгән һәм өр-яңа җиһаз-җайланмалар белән тулыланган бу бинаны төзүгә 6 миллион сум акча тотылуы" турында языла. Бу бинаның районга "аеруча кирәкле булуы" ассызыклана. Бинаны ачу тантанасыннан район түрәләренең фотолары да бирелгән. Бу бина өчен "хөкүмәтебезгә һәм район җитәкчелегенә чын-чынлап сөенү һәм хөкүмәткә рәхмәт белдерелә...".

Мин бу хәбәрне авыллардагы халык дөрестән дә күтәренке рухта каршы алгандыр дип саныйм. Чөнки бүгенге көндә уртача зурлыктагы авылларда елына берничә бала туса, үлүчеләр дистәләгән. Хәзер 80 яшьтән узып, картлыктан үлгәннәрне дә ярмыйча күмдермиләр бит... Мәшәкате күп.

Һәр кеше кешечә карашка лаек

Балаларны да күп тапмыйлар хәзер. Әллә инде шартлар булмаганга, балалар саны азайдымы соң? Әмма түрәләрнең авылда матур тормыш төзибез дип әйткәннәре мөнбәрдән яңгыраган купшы сүзләр генә булып кала бирә.

Салаларда мәдәният йортларын гына төзү авылны яшәтү мәсьәләсен хәл итми. Бу төп чара түгел. Аның өчен авыл мәктәпләрен япмаска, кешеләргә эш урыннары булдырып, хезмәт хакын шәһәрнеке белән тигезләргә кирәк. Хастаханәләр дә, бала табу йортлары да ябылмаска тиеш. Без бит XXI гасырда яшибез. Һәр кеше дә үзенә кешечә карашка лаек. Боларны булдырмыйча, халыкның салаларга берегеп матур тормыш корып ятулары турында хыялланырга кирәкми. Бер яктан бала табу йортларын оптимальләштерәләр, морглар ачалар. Бала тапмау урынына кинәнеп үләргә дә ярый дигәнгә бер киная.

Менә шундый яңалыклар. Алар да бүгенге көн чынбарлыгы...

Нурулла Гариф
галим

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG