Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия сугышы кайтавазы Русиядә ныграк яңгырый


Сочи кешеләре Сүриягә барганда һәлак булганнарны искә ала
Сочи кешеләре Сүриягә барганда һәлак булганнарны искә ала

Соңгы атнада булган вакыйгалар шуны күрсәтә – Сүрия сугышы Русиядә дәвам итә.

Әнкарада Русия илчесен атып үтерү, артистлар һәм журналистлар төяп Сүриягә очкан очкычның җимерелеп диңгез төбенә китүе – бу шул Сүрия сугышының нәтиҗәсе һәм дәвамы инде. Русия Сүрия сугышында катнашмаган булса, аның илчесен дә атып үтермәсләр иде, артистлары да андагы урыс хәрбиләренең рухын күтәрергә бармас иде.

Соңгысына аеруча тукталасым килә, чөнки бу бик тетрәндергеч һәм символик мәгънәгә ия бер фаҗига булды.

Урыслар үзләре “Хотят ли русские войны?” (“Урыслар сугыш телиме?”) дигән җырны бик яраталар, аны шушы очкыч һәлакәтендә бөтен составы белән диярлек юкка чыккан Александров ансамбле дә башкара иде. Бу ансамбль, иҗади төркем булса да, саклану министрлыгына карый, Мәскәү телевидениесе әйткәнчә, “Русия гаскәренең символы булып тора”.

Әйе, урыслар үз илендә сугыш булуын теләми, ә менә башка илләрдә рәхәтләнеп сугыша, яңа төр коралларын да шунда сыный. Сүриядә дә, нигездә, урыс хәрбие һәм урыс коралы сугышты, Асадныкылар урыслар алып биргән Пальмираны да кулда тота алмады. Аның әле тулысынча тетелгән Хәлебе белән дә шулайрак булырга мөмкин.

Елдан артык эссе гарәп чүлләрендә канлы сугыш алып барган урыс хәрбиләрен яңа җиңүләргә рухландырып тору өчен, Русиядән әледән-әле алар янына күренекле артистлар, сәясәтчеләр, язучылар-журналистлар барып торды, алар исә кире илгә кайтып урыс гаскәриләрен милли каһарман итеп тасвирлап маташты. Ягъни, очкыч-очкыч төялеп Сүриягә очкан бу артистлар һәм журналист-язучылар да үзләренең сүзләре, чыгышлары белән бу сугышта катнаштылар һәм аны хупладылар. Кулларында коралы булмаса да алар – идеологик фронт сугышчылары иде. Һәм алар җырларга-биергә барганда түгел, ә рухи сугышта катнашырга барганда һәлак булды да...

Александров исемендәге ансамбль Хәлеб хәрәбәләре уртасында ялкынлы чыгыш ясарга, анда җиңү бәйрәме уздырырга тиеш булган. Ягъни, әле җиргә дә күмелмәгән мөселман сөякләре өстендә җырларга һәм биергә... Әмма бу булмый калды...

Ә хәзергә бөтен дөнья алдында Русиянең символ-тамгалары юк ителә - илчесе, җырчысы, хәбәрчесе, ярдәмчесе... Күп авыру балаларга ярдәм иткән Елизавета Глинка – Доктор Лиза да алар арасында. Әйтерсең, Аллаһ аның мөселманнарга каршы сугыш алып барган урыс хәрбиләре арасында түгел, ә ярдәмгә мохтаҗлар, Хәлеб һөҗүмнәрендә һәлак булганнар арасында хәтер билгесе булып калуын теләгән...

Тик һаман үлем белән уйнаучылар, читтә барган шушы рәхимсез сугышларга мәдхия җырлап торучылар бу хәлләргә нәтиҗә ясый беләме соң? Юктыр, мөгаен, югыйсә, татарларның җәннәттәй җирләрен басып алудан башланган бу явызлыклар һаман дәвам итмәс иде. Русия беркайчан үз гаебен таный белми, тәүбә кылмый, кичерү сорамый...

Димәк, мондый сугышлар һәм мондый һәлакәтләр әле алга таба да булачак.

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG