Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 март 2017, Казан вакыты 19:28

Кырымтатарлар Акмәчеттә язучы Идрис Асанинны искә алды


Кичәдә катнашучылар

Кичәдә катнашучылар

27 декабрь Акмәчетнең Исмәгыйль Гаспринский исемендәге республика кырымтатар китапханәсендә кырымтатар язучысы Идрис Асанин истәлегенә багышланган кичә үтте.

Чарада язучылар, кырымтатар җәмәгәтчелеге вәкилләре, язучының туганнары катнашты. Язучы Урие Эдемова Асанинның кырымтатар әдәбиятында тоткан урыны, милли хәрәкәттә эшләгән эшләре хакында мәгълүмат биреп чыгыш ясады. "Магариф" укытучылар берлеге, Сафуре Каджаметова, сүз остасы Риза Юсуф, җырчы Юнус Какура, язучы Певат Зети, журналистлар Идрис Асанинга бәйле истәләкләре белән уртаклаштылар.

Идрис Асанин 1927 елда Бакчасарайның Фоти-Сала кырымтатар авылында туа. Мәктәптә укыган чакта ук (1939-1941 еллар) шигырьләр яза башлый. 1944 елда бөтен халык белән сөргенлеккә җибәрелә. 1947 елда аларның өендә тентү уздырганда Идриснең күп кенә шигырьләре табыла. Аларда "совет режимына каршы юллар" табалар. Аңа 25 ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгелиләр.

Чарада Идрис Асанинның төрмәдә язылган шигырьләре күрсәтелде

Чарада Идрис Асанинның төрмәдә язылган шигырьләре күрсәтелде

Сталин үлеменнән соң, 1956 елда Асанин иреккә чыга. 1957 елдан аның язмалары Ташкентта басылучы кырымтатар матбугатында дөнья күрә башлый.

Идрис Асанин – берничә шигъри җыентык авторы, "Кырымтатар милли хәрәкәт юлында" исемле 3 томлык китаплар авторы була. Бүген дә аның 70ләп шигыре басылмый тора.

Чарада җырчы Юнус Какура "Порт Артур" кырымтатар халык җырын башкарды. Бу җыр 1905 елда Рус-япон сугышына алынып һәлак булган кырымтатар егетләренә багышлана. Сүз остасы Риза Юсуф Идрис Асанин шигырьләрен укыды.

Идрис Асанинның хатыны Лемара ханым китапханәгә мәрхүм иренең кайбер язмаларын тапшырды. 2009 елда аның архивы тулаем китапханәгә тапшырылган иде.

Язып калдырган юллары Асанинның кем булганын раслый:

Ут чәчеп килде алар
Киек өлкә, ерак яктан.
Ватаныма тулыштылар,
Караклардай дүрт-биш яктан.
Кылычагы күп аларның,
Кулында җеп... Яшәерсе дә.
Баскын китте... Баскын килде,
“Коткарам !”– дип кычкырса да.

XS
SM
MD
LG