Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Зиннәтуллинны Facebook сәхифәсендәге постына бәйле прокуратурага чакырганнар


Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллинга кичә Казан прокуроры ярдәмчесе шалтыраткан. Бүген ул прокуратурага үзе барып Facebook сәхифәсендә язган постына бәйле аңлатма бирә.

25 декабрьдә Руслан Зиннәтуллин Кара диңгез өстендә һәлакәткә очраган Ту-154 очкычында Иосиф Кобзон булмавы турында кызгану белдереп пост язган иде. Очкыч казасында Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле әгъзалары һәлак булды.

Һәлакәтнең икенче көнендә Татарстан прокуратурасы Зиннәтуллинның Ту-154 турындагы постының нәфрәт уяту һәм кешелек абруен түбәнсетү мөмкинлеген тикшерүе турында белдерде.

Иосиф Кобзонны Русия балаларын чит ил кешеләре тарафыннан уллыкка алуны тыю турындагы "Дима Яковлев" канунын Думада кабул итү белән бәйлиләр.

XS
SM
MD
LG