Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Венер Мәрдәмшинны иреккә чыгарды


Венер Мәрдәмшин
Венер Мәрдәмшин

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Нефтекама полиция бүлегендә кыйнауларга зарланган һәм талау эше нигезендә тоткарланган Венер Мәрдәмшинны сак астыннан чыгару турында карар кабул иткән.

"Җәзаларны булдырмау комитеты" хәбәр итүенчә, сак астыннан чыгаруны гаепләү ягы сораган. Нефтекамга тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр бүлеге хезмәткәрләре килгән, алар канунсыз тоткарлау турындагы мәгълүматны тикшерә.

20 декабрьдә Оренбурдагы шифаханәдә тоткарланган Мәрдәмшин 21 декабрьдә Нефтекама шәһәре мәхкәмәсе карары белән ике айга тикшерү изоляторына ябылган иде.

46 яшьлек Мәрдәмшин "Җәзаларны булдырмау комитеты"на мөрәҗәгать итеп, 10 ноябрьдә аны өеннән чыгып барганда дүрт ир кеше тотып алуы, башына капчык кидереп һәм кулларына богау салып полиция бүлегенә алып килүе турында әйтә. Мәрдәмшин сүзләренчә, анда аны кыйныйлар, электрошокер белән җәзалыйлар һәм бер ел элек югалган хатынның машинасын һәм телефонын урлау җинаятен үз өстенә алырга кушалар.

Тикшерү комитеты әлеге полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачкан.

XS
SM
MD
LG