Accessibility links

дүшәмбе, 23 гыйнвар 2017, Казан вакыты 01:40

Азюрка мәктәбенең элекке мөдире: "Яулык өчен ахырга кадәр көрәшәм"


Азюрки мәктәбе укучылары

Азюрки мәктәбе укучылары

Мордовиянең Азюрка (Белозерье) мәктәбендә хакимиятләрнең яулыклы укытучыларны эштән җибәрүенә протест белдереп балалар чыршы бәйрәменә килмәгән. Басым дәвам итсә, ата-аналар балаларын мәктәпкә йөртмәячәк.

30 декабрь Мордовия мәгариф министры Евгений Маркачев Азюрка мәктәбенең элекке директоры Адилә Яңгличеваны үз янына чакырып алган. Сүз янә мәктәптәге яулыклы укытучылар мәсьәләсенә төртелеп калган. Яңгличева сүзләренчә, яулыклы укытучылар һәм укучылар уку-укытуга тискәре йогынты ясамауны югары түрәләр ишетергә дә теләми.

"Мин бу мәктәпкә гомеремне куйдым, Казанда югары уку йорты бетергәч 1985 елдан эшли башладым. Министрлык хәзер Азюркада килеп туган шау-шудан куркып калган", ди Адилә ханым. Күптән түгел Азюрка мәктәбендә Яңгличева урынына Вера Липатова куелган.

Адилә ханым сүзләренчә, министрлыкта булган очрашуга кадәр аңа Сарански шәһәрендә "зур акчалы" эш тә тәкъдим иткән булганнар.

"Алар миңа беркая да барма, берни дә сөйләмә дип тәкъдим иттеләр. Яулык өчен ялгызың гына көрәшмә, йөрмә дип тә әйттеләр. Алар (түрәләр - ред.) кабинетларына кереп утырганнар, халыкның фикерен белмиләр, ишетергә дә теләмиләр. Безне авылыбыз белән рәнҗетеп бетерделәр. Мин акчага алданып, акчага ялланмыйм. Әгәр китәм икән, бу мәктәптән башкача китәм", ди Яңгличева. "Әмма ахырга кадәр көрәшәчәкмен", дип тә өстәде. Адвокат белән бергә мәктәптәге хәлләрне прокуратурага шикаять итү мөмкинлеген дә кире какмады.

Адилә Яңгличева укучысы белән

Адилә Яңгличева укучысы белән

Адилә ханым сүзләренчә, бала-чага авылда машина күренгән саен яулыкларны салдырырга киләләр дип куркуга кала. Яңа ел алдыннан мәктәптә яулыклы укытучыларга басым башлангага, укучылар чыршы бәйрәменә килмәгән.

Азюрка мәктәбендә татар балалары гына укый. Укытучылар арасында руслар да бар, алар районнан килеп-китеп эшләп йөрүчеләр. 375 укучыдан 5-11 сыйныфтагы барлык кызлар да, алар 200дән артык, яулык яба. "Ата-аналар яулык мәсьәләсе куерып, кызларга да салырга куша башласалар, балаларыбызны мәктәпкә җибәрмәячәкбез дип белдерә", ди Яңгличева.

Яулыклы укытучыларны яклап сүз әйткән ата-аналарга да басым башланган. Адилә ханым сүзләренчә, Яңа ел алдыннан авылда кем генә булмаган. ФСБ хезмәткәрләре дә, ОМОН да, министлык вәкилләре дә килгән. Укытучыларны, мәктәпне яклаган ата-аналарны штрафлар белән куркытканнар.

30 декабрьгә Азюркада дүрт укытучы басымга түзә алмыйча эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булган.

"Балаларның җомга кая киткәнен без беләбез"

24 декабрь көнне Азюркага республика мәгариф министрының ике урынбасары, район мәгариф түрәләре килеп мәктәптә яулык бәйләп йөргән дистәдән артык укытучыны җыеп, Яңгличева сүзләренчә, дөреслеккә туры килмәгән гаепләүләр белдерә.

Мәгариф министры урынбасарларының берсе Галина Явкина: "Уку-укыту планы үтәлешенә сораулар бик күп. Дәресләрегез тулы күләмдә үткәрелми, аннан да кала сезнең укучылар җомга көннәрендә китә, дәресләрне калдыра. Без аларның кайда киткәнлеген беләбез", дип тә белдерде.

Үзегез китмәсәгез, куу сәбәбен барыбер табачакбыз

"Безнең балалар җомга намазларына үзләре китә. Аларны без җибәрмибез. Әгәр җибәрмәсәк, икенче көнне мәктәпкә дә килми алар. Алар дәресләр беткәч китәләр (мәчеткә - ред.)", ди Яңгличева.

Аның сүзләренчә, мәктәптә барсы да тәртиптә. Укытучылар барсы да аттестацияләрне вакытында үтә. Укучылар да башка мәктәпләр белән чагыштырганда төшеп калганнардан түгел, районда олимпиадаларда беренчелекне алалар, республика күләмендә узган бәйге-ярышлардан да урыннар алып кайталар. Яулыкның уку-укытуга бернинди зыян салмаганын да белдерә ул.

"Алар өченче ел инде безнең башыбызны катыралар. Нигә тотынганнарын үзләре дә белмиләр. Әгәр яулыгыгызны салмасагыз һәм үзегез гариза язып китмәсәгез, куу сәбәбен барыбер табачакбыз дип белдерәләр", ди Яңгличева.

Министр урынбасары Явкина яулыкты укытучыларны дисквалификация белән эштән кудырачагын да әйткән иде 24 декабрьдәге җыенда.

Путин сүзләреннән соң мәктәптә яулык тыю очраклары арта

8 декабрь Кеше хокуклары шурасы утырышында журналист Максим Шевченко, Русия президенты Владимир Путинга сорау биреп, Ставропольеда мәктәптә яулык ябу хокукын яклаган имамның үтерелү мәсьәләсен күтәргән иде.

Путин сорауга җавап биргәндә, Европа илләрендәге тыюларга да сылтап, бу мәсьәләдә мәктәп формасын билгеләү хокукы уку йортларына бирелгән һәм аны шулай ук Русия кануннары кысаларында хәл итәргә кирәк диде.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, яулык мәсьәләсе илдә мөселманнарга барган басымның дәвамы һәм Путин сүзләреннән соң яулыкка бәйләнү очраклары артырга мөмкин.

"Русия президентының яулык мәсьәләсен мәктәп җитәкчелеге хәл итә дигән сүзе дөреслеккә туры килеп бетми. Бөтен мәктәпләр, район, шәһәр мәгариф идарәләре, министрлыклар хакимият вертикаленә буйсына. Чынлыкта мәктәп бернәрсәне дә үзе хәл итә алмый. Яулык мәсьәләсе дә җирле хакимиятләр карашына бәйле булып чыга.

Әлбәттә, Путин сүзләре канун кебек яңгырый. Яулыкны тыю өчен аңа сылтарга мөмкиннәр, ягъни Русия буйлап тыю очраклары артырга мөмкин. Мондый хәлләрне фаш итәргә, дөньяга чыгарып, хокук бозуга юл куймаска кирәк.

Бу күптәннән барган сәясәтнең дәвамы. Урыс православ чиркәвенә бернинди каршылык юк, мәктәпләргә православ мәдәният дәресләрен кертүне беркем тыймый, киресенчә, дәүләт аны популярлаштыра гына", ди Айсин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG