Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның салымга ризасызлыгы социаль челтәрләрне җанландырды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның федераль үзәккә салым җибәрүнең яңа тәртибен тәнкыйтьләгән сүзләре социаль челтәрләрдә дә киң чагылыш тапты. Интернетта аның чыгышы "Мәскүне ашатуны туктатырга" дигән исем астында да таралды, гәрчә президент андый сүзләр әйтмәсә дә. Бәхәсләрдә катнашучы татарлар һәм төрки халыкларның бер өлеше аны яклап чыкса да, аларның кайберәүләре "җылы урыннарга урнашучылар якласын" диде.

Үзенең кызыклы комментарлары белән популярлык казанган милли хәрәкәт активисты, милли зыялылар даирәсендә эшләүче Инсаф Хәмитов үзенең Фейсбук битендә Татарстан президентының таянырлык көчләре калдымы дигән мәсьәләне күтәреп чыкты.

"Татарстанны, җанын фида кылырга әзер булып, кем яклап чыгачак икән? 90нчы еллардагы кебек милли зыялылармы? Юк шул, аларны берничә тапкыр инде алдадылар, алар арасыннан бер дистә шагыйрьне, публицистны, журналистны, тарихчыны сатып алдылар, ә калганнарны мескен акчага утыртып калдырдылар. Сәнәгать оешмаларының идарәчеләр элитасымы? Алар да, юк. Алар оныкларының Маямидагы бай тормышларына җитәрлек акча урлаган инде. Түрәләр катламымы? Алар нигездә куркаклар, кода-кодагыйлык һәм эшнәлек аркасында урыннарында утыра. Бәлкем "Бердәм Русия" фиркасенә 102% тавыш биреп һәм сөтне 3 тиенгә тапшырып бара торган татар авылы яклап чыгар? Кем?

Аңа җавап биреп, үзен Ayrat Bilgisiz дип таныткан кеше "25 ел эчендә, җылы урыннарга урнашып беткәннәре якласын аларны. Безгә 10-15 меңгә көн-төн эшләгәннәренә, ни җөмһүрият ул, ни губерния", ди.

Интернетта "Татарстан президентының төбәкләрдән чамадан тыш акча суыру турында сүзләрен тулысынча яклыйбыз" дип язылган рәсем таратыла. Аны фикер алышуларда катнашучылар аргумент итеп тә куллана, ВКонтакте һәм Фейсбук төркемнәрендә дә, бу рәсемне тараталар һәм бер-берсе белән бүлешәләр.

"Европалы Татарстан" проекты җитәкчесе, Дөнья татар яшьләре форумы вәкиле Айрат Фәзрахманов та үзенең Фейсбук битендә федерализмның асылы турында фикер алышу башлап җибәргән:

"...2016 елда Русиянең консолидацияләнгән бюджетында 6 процент тишекне донор-төбәкләр хисабына капламакчылар. Тагын нәрсә аптырата? Татарстанда банклар ишелгәндә, федераль үзәктән бернинди ярдәм килмәде. Әмма шул ук хәлдә булган зур банклар, ВЭБ, Россельхозбанк, яки юкка чыккан Внешпромбанк, Межпромбанк, хәтта Мособлбанк зур күләмдә федераль акчалар алды..." дип яза ул.

Айрат Файзрахманов һәм башка кешеләрнең федерализмны яклаган фикеренә, Рүзәл Мөхәммәтҗанов исеменнән язучы икенче бер укучы каршы чыга: "Сез тагын демократия һәм сайлаулар турында искә төшердегез. Бу бик тар даирә кешеләрнең, үз акчалары турында үзара тарткалашуы гына" ди ул.

Илдар Сәлахетдинов исеме белән икенче берәү аңа каршы чыга: "Әгәр Мәскәү таламаса, Татарстанда яшәү дәрәҗәсе Европаныкы белән тигезләшер иде".

Шулай ук татар милли хәрәкәте активисты, хәзер Америкада яшәүче Ленар Мөхәммәдиев үзенең битендә Миңнехановны яклау сүзләрен белдереп, "Мәскәүне ашатуны туктатыгыз" дигән шигар күтәрә.

Фейсбукта 5 мең кешелек "Татар Тюрк" төркеме Татарстан президентын яклау чакыруы чыгарды. Шулай ук бу төркемдә Татарстан президентының федерализмны яклап әйткән сүзләре тирәсендә фикер алышулар бара.

Бәхәс барышында Шамил Каюмов исемле кеше "бу сүзе белән Татарстан президенты республика бәйсезлеге юнәлешендә кыю һәм тәвәккәл адым ясады! Афәрин!", дип Миңнехановны хуплый.

В ВКонтакте челтәрендә дә реакция шактый көчле. 114 мең кешелек "Татарки и татарочки" төркемендә төбәкләрнең каршы чыгуы турындагы мәкалә астында фикер алышу кайный. Анда үз карашаларын белдерүчеләр "Мәскәү түрәләрен һәм фәкыйрь төбәкләрне ашатуны туктарырга", "Салымнарның 70 процентын Татарстанга, 30 процентын Мәскәүгә җибәрү гаделрәк булыр иде", дип яза. Рафил Гәрәев исемле кеше: "Миңнеханов дөресен әйтте, Мәскәү үзенең талауга корылган кануннары белән бөтен кешене туйдырып бетерде", дигән фикер белдерә.

Error rendering VK.

Төрки халыкларда да бу сүз реакция тудырды. Миңнехановның әлеге белдерүен кумык төркемнәре дә күчереп бастырды, 100 мең кешелек Азәрбайҗан онлайн төркеме дә Татарстан президенты белдерүенә игътибар итте. Бу төркем Миңнеханов чыгышын, "Мәскәүне ашатуны туктатырга" дигән баш исем белән чыгарды, гәрчә ул андый сүзләр әйтмәсә дә.

Error rendering VK.

Әлеге төркемдә "Бу мәсьәләдә сез Татарстан президенты, Мәскәү Кремле ягындамы яки битараф каласызмы?" дигән сораулар белән хәтта тавыш бирү дә бара. Сораштыруда катнашкан кешенең күпчелеге Рөстәм Миңнехановны яклый.

XS
SM
MD
LG