Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага төрле төбәкләрдән гармун ясатырга киләләр


Уфага төрле төбәкләрдән гармун ясатырга киләләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:14 0:00

"Уфага төрле төбәкләрдән гармун ясатырга һәм төзәтергә киләләр"

Гармун ясау һәм төзәтү остаханәсе тоткан Филүс Гәрәев сәнгатьтә табигый тавышка игътибар арта, әнә шул сәбәпле гармун ясатучылар да күбәйде ди. Азатлык әлеге остаханәдә булып кайтты.

Филүс Гәрәевнең Уфа читендәге остаханәсендә нинди генә гармуннар юк. Үзләре ясаган, түшләре елкылдап торган, 14 телле һәм биш тавышлы тальян да, узган гасырның 40нчы елларында Германиядә эшләнгән аккордеон да, ике рәтле шуйски гармун да һәм тагын башка бик күп төрдәге гармуннар остаханә киштәләренә сыенган.

Әлеге остаханә гармуннар ясау һәм төзәтү белән дан тота. Даны соңгы елларда Татарстан, Башкортстан гына түгел, ә Русиянең башка төбәкләренә дә таралган. Ясалган гармунның киштәдә ятканы юк ди оста һәм вакытына өлгертә алмаган очраклары булуны да яшерми.

Тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылыннан булган егет Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, аннан соң сәнгать институтында белем ала. Укуын тәмамлагач гармун төзәтү эшенә керешә. Аның сүзләренчә, әлеге һөнәр тормышының аерылыгысыз бер өлешен тәшкил итә.

"Бу эшемне бер гармуннан башладым. Гармуннарны сүтеп-җыеп үзем өйрәнеп киттем. Бу эш белән шөгыльләнә башлаганга сигез ел булды. Башта үзем генә идем, хәзер ике остам бар. Бергәләп эшлибез", ди ул.

Төрле сәнгать коллективлары чын гармуннар гына түгел, ә бутафор гармуннар ясатырга дип аларга мөрәҗәгать итә. Бию төркемнәренә нәкъ шундыйлары кирәк тә.

Филүс сүзләренчә, аның белән аралашкан музыка мәктәбе укытучылары гармун-баянда уйнарга өйрәнергә теләүчеләрнең артуын сөйләгән. "Гармунның киләчәге бар", ди ул. Бу хәлне соңгы вакытта концертларда табигый яңгырашка (живой звук) игътибар арту белән бәйли.

Филүснең киләчәктә гармуннар музее ачарга да теләге бар. "Бу музейга Германиядә эшләнгән әлеге тарихи аккордеонны куярмын дип хыялланам. Анда уйнап булса да, мин аны сатмаячакмын", ди ул.

XS
SM
MD
LG