Accessibility links

шимбә, 25 февраль 2017, Казан вакыты 12:29

Кукмарада итек басучыларсыз гына киез итек бәйрәме уздырдылар


Кукмарада авыл җирлеге башлыклары басучылардан итек җыеп алып килеп ярминкә үткәрде. Тулысынча диярлек урысча барган, Масленица, Раштуа данланган бу бәйрәмгә итек басучылар үзләре чакырылмаган. Ярминкәдән соң Аш-Буҗи авылында яшәүче Марсель Шәфигуллин Азатлыкка итек басу серен бүлеште.

Кукмара яклары нинди генә итекләр җитештерми. Энҗеләп чигелгәннәре дә, каюлы читек рәвешенә китерелгәннәре дә, төрле бизәкләр төшерелгәне дә, аклы-каралысы да, катасы да, табанлысы да, чеби чигелгәне дә һәм тагын әллә нинди төрлеләре бар. Хәтта киездән түбәтәйләр дә эшли башлаганнар.

Кукмарада киез итек бәйрәме

Кукмарада киез итек бәйрәме

Әмма татарның осталыгы, көн иткән кәсебе булган итеккә багышланган, ярминкә татар өчен ят бер бәйрәмне хәтерләтте. 3 гыйнвар Кукмарада узган ярминкәгә, беренчедән, җитештерүчеләр чакырылмаган иде. Аларның киез итекләрен авыл җирлеге башлыклары үз эшләре сыман тәкъдим итте. Икенчедән, итек бәйрәме тулысынча диярлек урысча гына барды.

Кыш бабайларның "С новым годом!" дип шау-гөр килеп, йөреш ясап мәйданга килеп керүеннән башлап, район башлыгы Сергей Дмитриевның (керәшен) урысча чыгыш ясавы да, монда дәүләт теле булган татар теленең санда түгел икәнлеген күрсәтте. Сәхнәдән дә, нигездә, урычса гына җырлар яңгырады.

Кукмарада киез итек бәйрәме

Кукмарада киез итек бәйрәме

Бәйрәмдә "Рождество! Новый год! Масленица!"лар гына телгә алынды. Сирәк-мирәк булса да, бер-ике татар җыры ишетелде. Гәрчә, ярминкәдә аралашу теле татарча булса да.

Ярминкәдә катнашучыларның бер өлеше итектән басып торса, күпчелеге итек кимәгән иде. "Бүген җылы, шуңа кимәдек", дип аңлатты алар. Шулай да, "Минем аякта гел итек. Салган юк. Бүген җылы булгач, галош белән кидем", дип мактанучылар да булды.

Авыл башлыклары итек сатты

Ярминкәдә барлык итекләрне дә авыл җирлеге башлыклары тәкъдим итте. Ни өчен җитештерүчеләр килмәде, дигән сорауга җирле түрәләр төрле сәбәп тапты. "Кайбер итек басучылар шушы тирәдә генә йөри, ә күпчелеге килмәскә булды", дип кыен хәлдән чыгучылар да булды.

Кукмарада киез итек бәйрәме

Кукмарада киез итек бәйрәме

"Быел итеккә ихтыяҗ зур. Узган ел кыш җылы булгангамы, бәясе 500 сумга кадәр төшеп беткән иде. Быел 700 сумга кадәр җитте. Башкортстаннан күпләп алып китәләр. Хәтта итекләрне сатып алганда, сыйфатын карап та тормыйлар", дип сөйләде итек сатып торган Байлангар авылы башлыгы Илфат Миңнегалиев.

Киез итекләрдән кала, ярминкәдә мамык, йон оеклар, шәл, бал, тозлаган кыярларга кадәр күрергә мөмкин иде. Иң зур сәүдә киштәсе Кукмара итек фабрикасыныкы булды. Биредә резина табанлысыннан алып, кулдан милли бизәкләр белән чигелгән итеккә кадәр бар. "Иң кыйммәтлесе – 6 мең сум. Ул кулдан ясалган", дип күрсәтте сатучы.

Сатып алучылар арасында: "Кыйммәтләнгәне сизелә, 200 сумга арткан" дип үз зарын белдерүчеләр дә булды.

Кукмарада киез итек бәйрәме

Кукмарада киез итек бәйрәме

"Бүген 30лап итек саттык. Халык күбрәк ак-соры төстәгесен сайлый. Агы белән карасы да үтә. Шулай ук резин табанлы итек алалар", дип сөйләде Туембаш авылыннан килгән Гүзәл Нәҗипова Азатлыкка.

Итеккә ихтыяҗ зур булса да, итек басучылар, аерым алганда, Олыяз якларында елдан-ел азая бара икән. Бу хакта Олыяз авылы җирлеге башлыгы Рамил Маликов сөйләде.

"Соңгы елларда итек басучы хуҗалыклар азайды. Чөнки бездә "Урал" хуҗалыгы көчле. Бик зур мегафермалар салдык. Кеше шунда эшли. Кемнәрнең эше юк, алар итек баса", ди ул.

"Әмма итек басучылар яхшы яши. Барысында да чит ил маркалы машина", дип әңгәмәгә кушылды Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.

"Кибәргә дә өлгерми, итегемне алып та китәләр"

Азатлык ярмикәне карагач Аш-Буҗи авылында 20 елдан артык итек басучы Марсель Шәфигуллин белән очрашты. "Итек бәйрәме ул Кукмараның итек фабрикасы өчен уздырыла дип беләм. Ярминкәгә аерым итек басучыларны чакыручылар юк", диде Марсель әфәнде.

Шәфигуллин ел дәвамында итек баса. "Бер итеккә сәгать тә 40 минут вакыт китә. Итекләр кибеп бетәргә дә өлгерми, сатып алып китәләр", ди ул.

Шулай да проблемнар да бар икән. Ярминкәдә авыл җирлеге башлыклары йонга кытлыкны яшерергә тырышсалар да, Марсель әфәнде бу мәсьәләнең кискен торуын әйтә.

"Быел чыннан да йон кытлыгы. Итекләр яхшы сатыла чөнки. Хәтта Чуашстанга барып, тонналап барып саталар. Йон җитми. Мин үзем август аенда Башкортстанга барып, 3 цетнер йон алып кайткан идем. Итек сатып алучылар да алып кайтып бирделәр. Төрле җирдән сатып алабыз инде", Шәфигуллин.

Ул итек басып көн итүләрен – зур йорт салып чыгуларын, машина алуларын да куанып сөйләде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG