Accessibility links

Татарстанда 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный


Тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин фикеренчә, Русия җитәкчелегенең сәясәте үзгәрмәсә, авыллар бетүгә таба барачак. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юкка чыккан авыллар турында белешмәлек-китап әзерләде.

Татарстанда 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр меңгә якын авыл, утар юкка чыккан. Бүген 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный.

Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галиме Рафаил Шәйдуллин 90 елдан артыграк вакыт эчендә юкка чыккан авыллар саналганнан күбрәк, чөнки беткән авыллар турында бөтен мәгълүмат та сакланмаган ди. Рафаил әфәнде фикеренчә, әгәр Русия җитәкчелеге авылларга карата сәясәтен үзгәртмәсә, бетү дәвам итәчәк.

Рафаил Шәйдуллин
Рафаил Шәйдуллин

"Авыллар юкка чыкмасын өчен, беренче чиратта, мәктәпләрне, мәдәният сарайларын һәм башка социаль әһәмияттәге оешмаларны саклап калырга, яшәеш челтәрен булдыру кирәк. Яшьләргә шартлар тудыру да зарур. Эшсезлекне бетерү өстендә дә эшләү кирәк.

Җир пайлары кешеләрнең кулларында булырга тиеш. Пайлардан төрле инвесторлар файда күрә. Авылга яшьләрне кайтару өчен төрле ысуллар уйлау кирәк. Медицина хезмәткәре авылга кайтса, 1 млн сум бирәбез дип әйткәннәр иде бит. Бу бик аз акча. Медицина хезмәткәрләрен, укытучыларны һәм башка белгечләрне генә кайтару түгел, ә бүтән юллар да, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгын торгызу өчен эзләнү кирәк", ди Шәйдуллин.

Кырларны кыргыйларча эшкәртәләр

Русиянең башка төбәкләре арасында Татарстанның авыл хуҗалыгы алга киткәннәрдән һәм тотрыклы дип санала. Галим фикеренчә, җирне итенсив куллану озакламый тискәре нәтиҗәләр бирергә һәм бу үз чиратында Татарстанда авыллар юкка чыгуга яңа этәргеч ясарга мөмкин.

"Татарстан әлегә үз-үзен туйдырып килә, аның сөте дә, ите дә, икмәге җитә. Ләкин бу озакка барыр микән? Кырларны кыргыйларча эшкәртәләр, әмма күпмедер вакыт үткәч, ул кырлар уңыш бирми башлый. Элек алай булмаган, хәзер чәчелмәгән басулар да, чүп-чар баскан, куаклар үскән кырлар да бар. Аларның мәйданы елдан-ел арта. Татарстанда элек кырлар 6 млн гектарга якын булган, хәзер 3 млн бар микән", ди Шәйдуллин.

"Татарстанның юкка чыккан торак урыннары" белешмәлегенең бер бите
"Татарстанның юкка чыккан торак урыннары" белешмәлегенең бер бите

Рафаил әфәнде халыкны Себергә күчереп утырту програмын да төптән уйланмаган ялгыш сәясәт, ул акчаларны авылларны тернәкләндерүгә тоту кирәк дип белдерә. Русия хөкүмәте 2014-2016 елга Ерак Себергә кешеләрне күчерү програмы игълан иткән иде. Әлеге програмны 2025 елга кадәр дәвам итү мөмкинлеге дә белдерелде.

2016 ел тәмамланды, бу күчереп утыртуның нәтиҗәләре игълан ителмәде. Програм көчкә кергәндә 35 яшькә кадәр эшли торган кешегә 200 мең, өлкәннәр, инвалидлар һәм балаларга 120 мең, ялгыз белгечләргә 400 мең, югары уку йортын тәмамлаганнарга 800 мең сум биреләчәк диелде.

Ул гына да түгел, 2015 елда Себергә һәм Русиянең биш моношәһәрләренә күчерү өчен 3 млрд сум бүленгәнлеге белдерелде. Ел ахырында беренче нәтиҗәләр игълан ителәчәк дип әйтсәләр дә, хисап ясап торучы булмады. Бу биш моношәһәр арасында Чуашстанның Канаш каласы да бар иде. Күченү програмнары турында мәгълүмат чаралары яза-сөйли башлагач, интернетта социаль челтәрләрдә бер гектар җир бирелә дип, татарларны чакырган язулар да күренгәләде.

Русиядәге кыргый базар мөнәсәбәтләрен җимерү кирәк

"Татар халкының күбесе үз авылында фермер булмаган, каядыр күчеп утыргач фермер булмый инде ул. Фермер булу өчен сәләт кенә түгел, бик күп әйбер һәм бик күп акча да кирәк. Русиядәге кыргый базар мөнәсәбәтләрен дә җимерү кирәк. Анда күчерү өчен шартлар кирәк. Икътисади ягы гына түгел, ә мәдәни ягын да хәл итү кирәк. Беренчедән, күчереп утырту өчен күпме акчалар кирәк. Аннан татар мәктәбен, мәдәният йортын ачарга акчалар каралмаган дип әйтәчәкләр. Әгәр татар халкы күченәм дип чыгып китә икән, мәдәниятен дә, гореф-гадәтләрен дә югалта башлый. Алар арасында күбесенчә башка милләт вәкилләре була", ди Шәйдуллин.

"Татарстанның юкка чыккан торак урыннары" китабы
"Татарстанның юкка чыккан торак урыннары" китабы

Рафаил әфәнде шау-шу кубып төрле програмнар кабул ителә, әмма иң кирәкле эш – халык килеп яши алсын өчен, төп шартлар тудырылмый дип әйтә.

"Кушма Штатларда күчереп утыртканчы башта яшәеш челтәре (инфраструктура) булдырыла. Русиядә киресенчә, башта кешене җибәрәләр, аннан инфраструктура турында уйлана башлыйлар. Әлбәттә, беркем дә барырга теләми. Бездә гел шулай бит инде, башта завод төзиләр, аннан соң гына юллар, торак турында уйлый башлыйлар", ди галим.

Акча исраф итүне Русиянең электән килгән чире буларак та билгеләп үтә Рафаил әфәнде. Авылларны саклыйсы, яхшы тормыш шартлары тудырасы урынга "кирәкмәгән" урынга миллирдлар ыргытыла ди ул.

"Чирәм җирләрне күтәргән вакытта күпме акча тыгылды, күпме акча юкка чыкты. Шул ук акчаны Русиянең кара туфраклы булмаган төбәкләрендәге авылларга кертеп, аларны саклап калып була иде. Әлбәттә, беренче 10 еллыкта Казакъстан җирләре уңышны күп бирде, ә соңыннан бик күп проблемнар барлыкка килде. Туфрак бураннары башланды. Халыкның күбесе аннан кайтып китәргә мәҗбүр булды", ди Шәйдуллин.

Галим фикеренчә, 30нчы еллардагы күмәкләштерү (коллективизация) һәм 60нчы елларда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү авылларның юкка чыгуына китерә. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларын төзү дә Татарстандагы авылларны юкка чыгаруда эзсез булмый. Никита Хрущев чорында перспективасыз авыллар белән көрәшү – мәктәпләр, клублар ябылу да авылларның бетүенә төп этәргеч булып тора.

Бүген дә мәгарифтә оптимальләштерү сәясәте – балалар аз дип мәктәпләрне ябып кую, аның бетүенә юл ача. Татарстанда бүген 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный, аларда 10-20 кеше яши. 2002 елда Татарстандагы 36 авылда кеше яшәмәсә, 2010 елда бу сан 49га җиткән.

XS
SM
MD
LG