Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары өчен көрәшүче Леонид Чернов вафат


Леонид Чернов
Леонид Чернов

Русиядәге "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе, татар милли хәрәкәте вәкиле Леонид Чернов вафат булды.

10 гыйнвар Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй хастаханәсендә "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов вафат булды. Ул 57нче яше белән бара иде. Мәрхүмнең дуслары үлем сәбәпләрендә табибларның гаебе булу ихтималлыгы бар дип исәпли. Бу турыда Азатлыкка "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенең Кушнаренко бүлекчәсе рәисе Илфир Гәрәев хәбәр итте.

Леонид Чернов 1960 елның 1 июлендә Бакалы районының Яңа Илек авылында дөньяга килгән. Туган авылында сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Бакалы авылында һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Бакалы районының Куштирәк мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбендә белем алганнан соң милициядә эшли, подполковник дәрәҗәсенә кадәр үсә. Хезмәтенең соңгы елларында Октябрьски шәһәрендә оешкан җинаятьчелеккә каршы бүлек белән җитәкчелек итте.

2003 елдан алып хаклы ялда. “Яблоко” фиркасе әгъзасы, соңгы елларда әлеге фирка идарәсендә дә эшләде. “Яблоко”ның 2016 елда узган корылтаена кадәр фирка бүлекчәсе рәисе урынбасары вазифасын башкарды.

2008 елдан "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсен җитәкләде. Халык санын алулар, сайлау кампанияләрендәге канун бозулар уңаеннан бик күп мәгълүматлар җыеп, мәхкәмәләшүләр эшендә катнашты. Аның тарафыннан якланучыларның җиңү очраклары да булды.

Милли хәрәкәттә беренче адымнарын керәшен татарлары күпләп яшәгән Бакалы районында татар иҗтимагый үзәген оештыру һәм җитәкләү адымнарыннан башлады. Татар мәктәпләренең ябылуы, укытучыларның эшсез калуы уңаеннан аларны яклау чаралары оештырды. Соңгы елларда милли хәрәкәттә катнашкан һәр татар кешесенә бушлай хокукый ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнде.

Леонид Чернов 12 гыйнвар туган ягы Яңа Илек авылында җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG