Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Ибраһимов эшен Самардагы Идел буе хәрби мәхкәмәсе гыйнварда караячак


Рамил Ибрһимов
Рамил Ибрһимов

Самар юристы Владимир Ярков сүзләренчә, Ибраһимов Татарстанда мәхкәмә карарына йогынты ясый алырга мөмкин дип, мәхкәмә процессын Самарга күчергәннәр.

"Гыйнварда Самарның идел буе хәрби мәхкәмәсе Татарстан инновацияләренең яшь лидерлар берлеге җитәкчесе Рамил Ибраһимов эшен караячак", дип белдерделәр Азатлыкка мәхкәмә канцеляриясендә.

Самар юристы Владимир Ярков фикеренчә, мәхкәмәне Самарга күчерү тикшерүчеләрнең, әгәр дә Татарстанда узса, Ибраһимов мәхкәмәгә тәэсир итәргә мөмкин дип исәпләве белән бәйле.

"Идел буе хәрби мәхкәмәсе хезмәткәрләре беркайчан да коррупциягә бәйле низагларда катнашмаган. Шуңа күрә хөкемдарларның лояльегенә һәм Ибраһимовка минималь җәза бирүгә өметләнмәс идем", ди Ярков.

"Эфир" каналының элекке алып баручысы булганда танылган Ибраһимов АКШның Орландо шәһәрендәге фаҗигане хуплап пост чыгарган иде. Ул Facebook, Вконтакте, Instagram битендә сүгенү сүзләре кушып "Ниндидер әфган малае гей клубта 50 кешене атып үтергән, тагын 53е хастаханәдә ята, кызганыч, алар һаман үлмәгән. Алар үлеп бетәр дип өметләнәбез. Татарстанның инновация яшь әйдаманнары берлеге бу ҮТЕМЛЕ чараны хуплый" дип язып чыкты. Язма бер сәгатьтән соң алып куелды.

Былтыр июнь аенда Тикшерү комитетытының Татарстан идарәсе Ибраһимовка карата Русия Җинаять кодексының 205,2 маддәсе нигезендә ("террор гамәлләре кылуга чакыру һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклау") җинаять эше ачкан иде.

XS
SM
MD
LG