Accessibility links

Саранскида укучы кызларга яулыкларын салырга йә өйдә укырга кушылды


Марат Ашимов
Марат Ашимов

Элек Азюрка авылында ислам дине кушканча яулык ябынып йөрүче укытучыларны эзәрлекләсәләр, хәзер мәгариф өлкәсендәге түрәләр республика башкаласы Сарански мәктәпләрендәге яулыклы кызларга бәйләнә.

Мордовиядә мөселман хатын-кызларының яулык бәйләве тирәсендәге вазгыять тагын да катлаулана. Киң җәмәгатьчелектә бу мәсьәләгә карата туган ризасызлыкка һәм киңкүләм мәгълүмат чараларындагы күпсанлы мәкаләләргә карамастан, төбәк җитәкчелеге үз таләпләреннән баш тартырга җыенмый. Хәзер яулыкка каршы көрәш республика башкаласына да күчте.

12 гыйнварда Сарански мәктәпләрендәге барлык яулыклы укучы кызлар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр уздырылды. Аларга "үз теләкләре белән" мәктәптә укуны ташларга һәм өйдә укуга күчәргә, ә инде моңа риза булмасалар, яулыкларын салырга кушылды.

Адвокат Марат Ашимов сүзләренә караганда, Мордовия дәүләт педагогия институтының бишенче курсында укучы яулыклы мөселман кызларга кичәге имтиханнарга яулык киеп килүне тыйганнар, бу турыда алар сүздә кисәтелгән. Соңрак билгеле булганча, кызларны имтиханга керткәннәр. Моның турыда Азатлыкка Ашимов үзе белдерде.

Шул ук вакытта Мордовия мөфтие Илдуз Исхаков мөселман кызларның хокукларын яклавын сорап төбәк башлыгы Владимир Волковка мөрәҗәгать иткән.

"Республикабызның төп байлыгы – аның халыклары арасындагы тынычлык һәм татулык. Мордовия мәктәпләрендәге укучылар һәм укытучыларның яулык ябынып йөрүләре тирәсендә туган ызгыш, республикабызның мөселман җәмгыяте вәкилләре белән беррәттән, мине дә борчуга салды. Безгә Азюрка һәм Алтар авылларының урта мәктәп укытучылары һәм укырга яулык бәйләп йөрүче кызларның әти-әниләре мөрәҗәгать итте. Алар миннән үзләренең дини ирек өлкәсендәге хокукларын якларга ярдәм итүемне сорый. Кайбер белгечләр нигезсез рәвештә яулыкны сәясәт белән бәйли, хәтта иминлек һәм террорчылык мәсьәләләре белән дә бәйләргә тырыша. Яулык ябынып йөрү бернинди дә проблем китереп чыгармый. Яулыкларда кемгәдер куркыныч тудыру да, ниндидер гадәттән тыш әйбер дә юк", диелгән мөфти Илдуз хәзрәт Исхаков мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG