Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда төшерелгән алты иң шәп Mannequin Challenge видеосы


Татарстанда төшерелгән Mannequin Challenge видеосындагы күренеш
Татарстанда төшерелгән Mannequin Challenge видеосындагы күренеш

Узган ел ахырында киң таралган Mannequin Challenge флешмобы видеолары Татарстанда да үз эзен калдырды. Дәүләт органнары, спорт, мәдәният оешмалары бу алымны пиар өчен кулланса, кайберәүләр дәүләткә үз фикерләрен җиткерер өчен файдаланды.

Mannequin Challenge флешмобы концепциясе буенча видео каһарманнары тынып калырга тиеш, шул вакытта камера тирә-яктагыларны барлык ракурслардан төшереп чыга. Соңгылардан булып флешмобка Камаз-Мастер такымы кушылды. Татарстан узышчылары видеода "Дакар" узышының чираттагы этабына әзерләнә.

Халыкара флешмобка Казанның "Зенит" волейболтакымы да үзенең сыйфатлы видеосы белән кушылды.

Яңа ел алдыннан Mannequin Challenge видеосын үзенең Вконтакте сәхифәсенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов куйган иде. Республика башлыгы анда үзенең офисындагы яраткан ракурсыннан Ирек мәйданы фотосын төшереп тора. Видеода шулай ук президентның офис хезмәткәрләрен һәм бүлмә интерьерын күрергә була.

Mannequin Challenge флешмобын пиар яки күңел ачу түгел, ә гамәли файда өчен кулланучылар бар. Татфондбанк һәм Интехбанк финанс кризисы корбаннары әлеге видеоны декабрьдә Казансу елгасы янында төшергән. Каһарманнар анда хәерчеләргә ошап төшкән, берничәсе "Татарстан кече бизнесы" дип язылган табут тоткан. Авторлар бу видео ярдәмендә проблемга һәм үзләренең авыр хәленә хакимиятнең игътибарын җәлеп итәргә тели.


Гаугалы "Салават күпере" торак комплексы корбаннары да бу ысулны куллана. Фатирларына ия була алмаган "Яшь гаилә" һәм социаль ипотека програмнарында катнашкан казаннар Mannequin Challenge видеосын үзләренең чираттагы урам чарасында төшергән. Кемгә мөрәҗәгать итүен ассызыклап видеога алар Миңнехановның Mannequin Challenge кадрларын да керткән.

Мәдәният әһелләре дә Mannequin Challenge-тан читтә калмады. Мәшһүр пианист Денис Мацуев Татарстан симфония оркестры белән бергә төшерелгән видео тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG